kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кадерлем

17. 30
Егет: Алло, сәлам. Кич нишлисең?
Кыз: Белмим әле. Ә нәрсә?
Егет: Шашлыкка чакыралар. барасыңмы?
Кыз: О, әлбәттә! Барам. Ничәдә?
Егет: Тугызда анда булырга кирәк.
Кыз: Яхшы. Сигездән соң мин яр буе урамында булам, шалтыратышырбыз.

20. 25
Егет: Син яр буе урамындамы?
Кыз: Әйе. аз гына буш түгел.
Егет: Нәрсә?
Кыз: Ахирәтемне очраттым. Кафега кердек. әйдә, берәр ун минуттан шалтырат.

20. 41
Егет: Алло, ну, ничек анда?
Кыз: Әйбәт, хәзер барабыз. Әле монда ахирәтем белән кофе эчәбез. Кил, әйдә.
Егет: Ничек «хәзер барабыз»?
Кыз: Ну, яхшы. Аны өендә калдырырбыз, юл уңаенда яши ул. Ой, ә без монда дессертка да заказ биргәнбез икән. Әйдә, син бер унбиш минуттан кил, ярыймы.
Егет: Яхшы. (Өенә кайта)

21. 22
(Ул үзенекен ишегалдына куя да дустының машинасына утыра, шәһәр читенә баралар.)
Кыз: Алло, син көтәсеңме әле?
Егет: Әйе.
Кыз: Без тагын чүт кенә утырабыз инде. Ликерга заказ биргәне идек. без бит ахирәтем белән атнага якын күрешмәгәнбез икән.
Егет: Ярый, бик яхшы.

22. 05
(Ул инде шактый майланган, шашлык ясыйлар.)
Кыз: Сәлам! Ә монда шундый рәхәт. Без тагын ликер алдык. Тик кыйбатрак ул монда.
Егет: Ярый, син борчылма.
Кыз: Алайса, без тагын дессерт алабыз әле.
Егет: Яхшы, яхшы… Мин монда, машинада, көтеп утырам.

22. 45
(Дуслары янында. Шашлык ашыйлар. )
Кыз: Алло, мин монда тагын бер ахирәтемне очраттым әле. Ул егете белән. Без аларны өйләренә илтеп куя алабызмы?
Егет: Әйе, куябыз.

23. 25
Кыз: Алло, без кайтырга җыенабыз. Син кайда әле?
Егет: Яхшы, хәзер килеп җитәм.
Кыз: Безнең акча җитми.
Егет: Яхшы. Күпме кирәк?
Кыз: Алты мең сигез йөз.
Егет: Ярый, көтегез.

23. 50
Кыз: Алло! Син кайда соң ул?
Егет: Дустымны очраттым. Аз гына сөйләшеп аласы бар. Әйдә, син бер ун минуттан шалтырат.

00. 01
Кыз: Алло! Син кайда ул, ә?!. Монда бөтен официант җыелды безнең янга.
Егет: Ой, гафу ит инде… Бүген килеп булмас, бүген дустымның этен прогулкага алып чыгасы бар, ә ул шәһәрнең бөтенләй теге ягында яши. Ярый, сау бул. Тыныч төннәр. Үбәм, кадерлем.

Марат Кәбиров

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 38 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .