kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тормыш дулкыннарында

татарча сценарий

( Теге яки бу шәхеснең юбилее, эшчәнлегенә N ел тулу уңаеннан уздырыла торган театрлаштырылган концерт программасы өчен татарча сценарий. )

Беренче бүлек

Зал — теплоход салонын, ә сәхнә теплоходның алгы өлешен хәтерләтә. Задник капитан бүлмәсенә керү урыны сыман эшләнгән. Уртада арка рәвешендәге ишек. Артислар шул ишектән дә кереп-чыгып йөри. Өстәрәк – экран.

Сәхнә караңгы.

Экранда күренеш. Экранда елга күренеше дулкыннар уйный. Теплоход яр буенда.

Порттагы динамиклар тавышы.

Озатырга килүчеләр игътибарына! Озатырга килүчеләр игътибарына! Кесәләрегезне, кәшилүкләрегезне игътибар белән тикшерегез, теплоходка утырырга теләүчеләрнең билетлары сездә калмасын. Һәм хәерле юл сезгә!

Экранда күренеш. Теплоходка утыру барышы. Анда әледән әле (Юбиляр)ның йөзе чалынып кала.

Теплоходтагы динмиклар тавышы. (ягымлы-иронично) Хөрмәтле пассажирлар! Сезне «Речьфлот» компаниясе сәламли. “Юбилярның исеме” теплоходына рәхим итегез! Кораб капитаны – ерак арага йөзү буенча атказанган спорт мастеры – (артистның исеме). Сезгә күңелле сәяхәт телибез!

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Экран алдында ике матрос пәйда була.

Икенче матрос. Карале, йөзү спорты белән безнең капитан кайчан кызыксына башлады икән?

Беренче матрос. Теплоход беренче тапкыр һәлакәткә очрагач… Пассажирларны урнаштырып бетердеңме?

Икенче матрос. Әйе. Пассажирларның барсы да үз урыннарында.

Беренче матрос. Яхшы. Әйдә, артистларны хәстәрли торыйк.

Сәхнә акырын гына яктыра. Капитан чыга.

Капитан. Хәерле кич, хөрмәтле пассажирлар! Безнең белән сәяхәт итәргә булганыгыз өчен чиксез зур рәхмәт сезгә!

Мин шушы теплоходның капитаны булам. Һәм сезнең сәфәрегез күңелле үтсен өчен барсын да эшләячәкмен. Әгәр сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез, теләкләрегез, бүләкләрегез бар икән, менә монда язып җибәрегез. Аларны миңа тапшырырлар. Шулай ук балаларыгызга, якыннарыгызга, туганнарыгызга тапшырырга теләгән кыйммәтле әйберләрегезне дә, завещание… мирас кәгазьләрен дә шушында җибәрергә мөмкин.

Бүгенге сәфәребез “Тормыш дулкыннарында” дип атала һәм (Юбиляр)ның … эшчәнлегенә (яки башка сәбәп) N ел тулуга багышлана.

Ә хәзер креслоларга җайлап утырыгыз, каешларыгызны эләктерегез. Җырлы-моңлы сәяхәткә кузгалабыз!

Күмәк бию.

Капитан чыга. Тирә-ягына күз йөгертеп ала.

Капитан. Матрослар! Ко-о-мне!

Ике матрос абына-сөртенә йөгереп чыгып аның каршысына баса.

Безнең бу сәяхәтнең сәбәбен беләсез?

Икенче матрос. Беләбез, иптәш капитан. (Юбиляр)ның N еллыгы…

Капитан. Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз, (Юбиляр) турында мәгълумәт.(капитанның чыгышы музыкаль фон һәм экрандагы кадрлар белән озатыла.)

Юбиляр турында кыскача мәгълумәт. Монда аның биографиясен, хезмәт уңышларын һ.б. әһәмиятле һәм кызыклы вакыйгаларны сөйләргә мөмкин. Бүләкләр һәм рәсми котлауларны да шушы урында уздырырга ярый. Һәм, әлбәттә, бу шәхесне теплоход белән бәйләү дә отышлы булачак.

Беренче матрос. (сәхнә артына ымлап) Иптәш капитан…

Капитан. (аны ишарә белән туктата) Һәм без, кораб экипажы, (Юбиляр)ны котларга тиеш булабыз. Бүләк әзерләү бурычы сезгә йөкләтелә… Аңлашылдымы?

Беренче матрос. Аңлашылды, иптәш капитан… Бүләк әзерләү бурычы сезгә йөкләтелә…

Икенче матрос. Сезгә түгел, безгә…

Капитан. (аларны ишарә белән куып җибәрә дә артистны каршы алырга бара) Сәхнәдә —

Җырчы чыгышы

Ниндидер төргәк тоткан Беренче матрос атылып керә.

Беренче матрос. Иптәш капитан! Иптәш капитан! Таптым!

Капитан. Нәрсә булды?

Беренче матрос. Мәгез!

Капитан. Нәрсә?!

Беренче матрос. Йөгән. (Юбиляр)га.

Капитан. Аны йөгәнләп нишләтмәкче буласың?

Беренче матрос. Нәрсә эшләсә дә эшли, минем анда эшем юк. Бу — бүләк. Нигә сезнең бер дә телевизор караганыгыз юк мени?.. Артистыр, язучыдыр, кыскасы, берәр күренекле адәм юбилей үткәрсә, аңа әбизәтелне йөгән бирәләр.

Капитан. (аңлап) Ә-ә—ә… Алар бит йөгән түгел, ә ат бүләк итә!

Беренче матрос. Алдашып тормагыз әле. Мин әйме, бөтен юбилейларны да карап барам. Берсенең дә сәхнәгә ат күтәреп менгәне юк. Гел йөгән бирәләр.

Капитан. Хәзер ат бирү модадан чыкты бит инде.

Беренче матрос. Соң, мин дә шуны сөйлим бит инде. Хәзер ат бирмиләр, йөгән генә бирәләр дим. Иң модный бүләк!

Капитан. Вобщем то, хәзер машина, яки фатир ачкычы бирү модныйрак булыр иде дә… Ярый уйлашырбыз әле, бар син эзлә, эзлә… Ә без чираттагы җырчыбызны сәхнәгә чакырыйк.

Җырчы чыгышы

Ике матрос.

Беренче матрос. Карале, малай, нинди бүләк әзерлибез соң?

Икенче матрос. Белмим инде… Нәрсә дә булса табарга кирәк… Бүләк — ул кирәкле кешегә кирәкмәгән нәрсәне бирү.

Беренче матрос. (уйланып) …кирәкле кешегә кирәкмәгән нәрсәне бирү. Тә-әк… Әнә тегендә кем басып тора ул? Нинди артист?

Икенче матрос. Фәлән Фәләнев бит! Шуны да танымыйсың мени?!

Беренче матрос. Таныйм — Фәлән Фәләнев. Ул сиңа кирәкме?

Икенче матрос. Нәрсә?!

Беренче матрос. Миңа да кирәкми. Давай шуны бүләк итәбез!

Икенче матрос. Сантый!

Беренче матрос. (килешеп) Сантый шул… Ләкин аны сәхнәгә чакырмый булмый инде, әнә бит исемен ишетү белән халык кул чаба башлады.

Икенче матрос. Сәхнәдә —

Җырчы чыгышы

Икенче матрос. Ха-ха-ха-ха! (эчен тотып, буынсыз булып көлә-көлә сәхнәгә чыга) Карагыз әле тегене! Карагыз әле, нинди карачкы киеме кигән. Чык әле монда. Бу нәрсә дип атала инде? Син әллә эштән китәргә уйладыңмы?

Беренче матрос. Нәрсәдән көлгән буласың?

Икенче матрос. Киемеңнән инде.

Беренче матрос. (каранып) Нәрсә, әллә берәр төймәсе ычкынганмы?

Икенче матрос. Ычкынмаган да… Сине гражданский киемнән күргәнем юк иде. Адәмчә киенсәң, кешегә ошыйсың икән.

Беренче матрос. Матурмы?! Мин бит (Юбиляр)га бүләк әзерләдем.

Икенче матрос. Нинди бүләк?

Беренче матрос. Җыр, әлбәттә! Шундый шәп кешеләр өчен җырдан да яхшырак бүләкнең булуы мөмкин түгел.

Икенче матрос. Әйдә, алайса! Өздер! Сәхнәдә —

Беренче матрос җырлый. Әгәр ул җырлый белмәсә — Җырчы чыгышы

Җырдан соң Икенче матрос чыга.

Беренче матрос. Ничек, яхшы бүләк булдымы?

Икенче матрос. Яхшы, яхшы… Ай, яхшы булды… Маладис!

Беренче матрос. Әллә тагын җырлыйм?

Икенче матрос. Тагын җырла.

Беренче матрос. Бернеме?

Икенче матрос. Берне дә җырла, икене дә, өчне дә, дүртне дә җырла… Җырларга өйрәнгәнче җырла. Түлке сәхнәдә түгел…

Беренче матрос. Нәрсә, әллә бик хөрт булдымы?

Икенче матрос. Юк, юк… Бик хөрт булмады… монда синнән дә начаррак җырлаучылар да бар бит инде… Алар арасында бик сизелми… Бар инде син капитан күргәнче киемнәреңне алыштыр. Бүләк эзләргә кирәк. (Беренче матрос кулын селтәп китә) Ә мин берәр юньлерәк җырчыны чакырыйм. Әнә, үзе дә чыгып килә, каршы алыгыз –

Җырчы чыгышы

Икенче матрос атылып керә.

Икенче матрос. Иптәш капитан! Иптәш капитан! Таптым!

Капитан. Нәрсә булды?

Икенче матрос. Мәгез!

Капитан. Нәрсә?!

Икенче матрос. Фатир ачкычы. (Юбиляр)га.

Капитан. О-о! Менә монсы егетләрчә!

Икенче матрос. Ну, сезнең идея инде, иптәш капитан. Сез бит фатир ачкычы модада дидегез. Һәм мин… модный бүләк булсын дип, үземнең фатир ачкычын…

Капитан. Нәрсә?! Ә үзең нишлисең?

Икенче матрос. Ну, иптәш капитан… Миндә запасной ачкыч бар.

Капитан. Запас ачкыч? Ә ордер?

Икенче матрос. Нинди ордер? Миндә ордер юк, үзем дә снимайть итеп кенә торам бит. Ну, ачкычын биргәч, ордер сорамас әле.

Капитан. Дундук! Бар, югал күз алдымнан! Хәер, көтеп тор… Син әнә теге егетне таныйсыңмы?

Икенче матрос. Әлбәттә, таныйм! Аны тамашачылар да яхшы белә. Яхшы белә һәм үз итә. Каршы алыгыз, дуслар –

Җырчы чыгышы

Икенче матрос чыга. Аны Беренче матрос куып җитә.

Беренче матрос. Син берәр төрле бүләк таптыңмы? (Юбиляр)га.

Икенче матрос. Фатир ачкычын бирергә дигән идем дә, капитан яратмады. Бәлки, машина ачкычын бирергәдер?

Беренче матрос. Машина ачкычын?! Нәрсә, син аңа машина бүләк итәргә җыенасың мени?!

Икенче матрос. Машинасы юк аның. Урладылар.

Беренче матрос. Бәй, бүләк ит, алайса. Бик әйбәт булыр.

Икенче матрос. Тукта, әнә, капитан килә. Шуннан сорыйк әле. Иптәш капитан! (чыгып китәләр)

Җырчы чыгышы

Беренче матрос. Ә бүләксез генә котларга ярамыймы икән?

Икенче матрос. Ярамый, әлбәттә! Ул бит безнең вип-клиент!

Капитан чыга. Тирә-ягына күз йөгертеп ала.

Капитан. Матрослар! Ко-о-мне!

Ике матрос абына-сөртенә йөгереп чыгып аның каршысына баса. Үрә каталар.

Сез нәрсә белән генә шогылләнәсез монда? Бүләк һаман әзер түгел. Артистлар канәгатьсезлек белдерә. Безгә теплоход экипажы тарафыннан бернинди дә игътибар юк диләр. Һәрбер артистка аерым игътибар булсын! Аңлашылдымы?!

Икенче матрос. Аңлашылды, иптәш капитан. Һәр артистка игтибар бүлербез, һәрберсенең күңелен күрербез.

Беренче матрос. …һәм алар канәгатьлелек белдерә башлар.

Капитан. Югалыгыз күз алдымнан! Хәер, көтеп торыгыз… Сез әнә теге егетне таныйсызмы?

Икенче матрос. Де жавью!..

Беренче матрос. Әлбәттә, таныйм! Аны тамашачылар да яхшы белә. Яхшы белә һәм ярата. Каршы алыгыз, дуслар –

Җырчы чыгышы

Икенче матрос Җырчыны бөтен титуллары, мактаулы исемнәрен әйтеп аңлата һәм сәхнәдән җитәкләп алып чыгып китә. Беренче матрос чираттагы Җырчыны җитәкләп алып чыга. Матур сүзләр белән игүлан итә. (Иң чибәр, иң талантлы җырчыларыбызның берсе… и һ.б.)

Җырчы чыгышы

Икенче матрос сәхнәгә чыгып матур эпитетлар белән Җырчыны аңлата. Беренче матрос аны сәхнәдән озатып куя һәм кире чыга.

Икенче матрос. Син нәрсә монда торасың. Бар, чираттагы артистыбызны җитәкләп алып чыгарга әзерлән. Һәрберсенә аерым игътибар булырга тиеш, диделәр бит.

Беренче матрос. Слушай, мужыт җитәкләп йөртмәбез, ә?

Икенче матрос. Нигә? Нәрсә булды?

Беренче матрос. Җитәкләргә дип кулыннан тоткан идем, акаеп кына бер карады да: ”Тагын берәр нәрсәне тоттырырга кирәкмиме?” – ди. Дөрес әйтә инде ул…

Менә Хатын-кыз җырчыларны җитәкләп йөртү килешә ул. Ә ирләрне җитәкләп алып чыксаң, тамашачы дөрес аңламаска мөмкин. (пауза) Бик бирешкән, үз хуты белән йөрерлек тә рәте калмаган икән, җитәкләп кенә йөртәләр дип уйлаулары бар.

Икенче матрос. Ха! Улмы! Аның рәте калмаганмы?!. Ул әле унсигез яшьлек кызларны… күтәреп йөртерлек бар! Әйткәндәй, (Юбиляр) да аның җырларын бик ярата. Шулай булгач, син аны җитәкләп кенә түгел, күтәреп алып чыгарга тиешсең әле.

Беренче матрос. Сезнең алда –

Җырчы чыгышы

Икенче матрос. (Баядан бирле сәхнә артында нәрсәдер карап торган Икенче матроска) Нәрсә күрдең анда? Нәрсә карыйсың?

Беренче матрос. Безнең капитан һәр артистка аерым игътибар күрсәтегез диде бит. Шуңа һәр артистка аерым игътибар белән карап торам әле. Болар да әлләни һуш китәрлек нәрсәләр түгел икән. Фигуралары да ташка үлчим генә… Әнә тегендә бер хатын тора инде… Әллә чалбарының алдын артка кигән? Синең күзең яхшы күрәме, кара әле.

Икенче матрос. Юк, дөрес кигән ул.

Беренче матрос. (эчен күрсәтеп) Бәй, бу төшендә нәрсә өелгән соң?

Икенче матрос. Бәй, олгая башлагач, хатын-кызның бөтен фигурасы шунда җыела инде. Син анда карама, әнә яшь кызларга кара! Әнә, берсе килә, карале —

Җырчы чыгышы

Беренче матрос. Карале, әнә теге мужикны. Бөтен хатын-кызны кочаклап чыкты.

Икенче матрос. Кем? Әнә теге адәм мени?! Нинди мужик булсын ул, безнең капитан бит. Әллә ул да җырларга итә инде. Точно! Сәхнәгә чыгарга әзерләнә.

Беренче матрос. Сәхнәдән урап керер өчен генә шулай бөтенесе белән кочаклашып хушлашмаса да ярар иде инде. Черек помидор ыргытканнан гына берәүнең дә үлгәне юк әле.

Икенче матрос. Ярый, әйдә, каршы алыйк инде –

Җырчы (Капитан) чыгышы

Икенче матрос. “Кичке сәяхәт” теплоходының капитаны, … – Фәлән Фәләнов!

Беренче матрос. Хөрмәтле пассажирлар! Без яр буе тукталышына җиттек. Бераз ял итеп алыгыз. Кафега керергә, су коенырга, куаклар арасына барып килергә мөмкин.

Икенче бүлек.

Сәхнәдә — өстәл. Өстәлдә чәкчәк, чынаяклар, стаканнар….

Капитан. (“гражданский” киемгә күчкән) Күпләрегез безнең белән беренче тапкыр гына сәяхәткә чыкмый һәм белеп торасыздыр. Теплоход күренекле сәхнә йолдызларының җыр-моңы астында елга портыннан кузгалып китә дә яр буе тукталышына җиткәч, кечкенә сабантуйга охшаш бәйрәмгә әверелә. Монда — моңлы тамашалар, һәртөрле уеннар һәм бәйгеләр оештырыла. Сәяхәтчеләребез җырлап-биеп, уйнап-көлеп рәхәтләнеп күңел ача. Көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән арынып тора. Гаиләләре белән килүчеләр хисләрен яңарта, ә ялгызлар үз яртысын таба.

Менә без дә яр буе тукталышында. Җырлы-моңлы кичәбез дәвам итә. Сәхнәдә бүгенге тамашаның сәбәпчесе (Юбиляр) ның иң яраткан артисты…

Җырлый-җырлый Беренче матрос чыга. Пакетыннан аракы алып өстәлгә куя.

Беренче матрос.

Бер яртыны бишкә бүләек

Беребез өчен беребез үләек

Шул хөрмәткә берне салаек,

Берсе бетсә, бишне табаек.

Капитан. Монсы нәрсә тагын?! Алып куй тизрәк. Мөселманга килешә торган нәрсә түгел…

Беренче матрос. Килешә, иптәш капитан. Бу бит үзебезнең мөселман аракысы. Мәчет тирәли өч тапкыр әйләндереп чыгардым.

Капитан. Тукта, әллә үзең дә салгансың инде?

Беренче матрос. Мөселман аркысы ничек була микән дип кенә бер ярты “дыңкытып” куйдым, иптәш капитан. Ну, әйбәт… Әйбәт! Сразы диннигә әйләндерә. Кичтән күбрәк җибәрсәң, иртән иртүк:”алла!” – дип уянасың.

Капитан. Ну, ярый алайса… Куй өстәлгә… Сәхнәгә менгән пассажирларга әзрәк кенә авыз иттерерсең. Ну, үзең якын киләсе булма.

Беренче матрос. Рәхмәт, иптәш капитан!.. (пакетыннан тагын вино, шампанский һ.б. алып өстәлгә куя да авыз эченнән җырлап чыгып китә)

Бер алманы бишкә бүләек

Беребез өчен беребез үләек…

Капитан. Бер алманы бишкә бүләек, дигәннән… Җырлы-моңлы кичәбез дәвам итә. Сәхнәдә бүгенге тамашаның сәбәпчесе (Юбиляр) ның иң яраткан артисты —

Җырчы чыгышы

Капитан чыга. Тирә-ягына күз йөгертеп ала.

Капитан. Матрослар! Ко-о-мне!

Икенче матрос абына-сөртенә йөгереп чыгып аның каршысына баса. Авызын сөртеп ала. Ул нормаль киемдә.

Капитан. (иснәп) Әллә эчкәнсең инде?

Икенче матрос. Никак нет, иптәш капитан!

Капитан. Ну, исе килеп тора бит

Икенче матрос. Кичәгенеке иптәш капитан.

Капитан. Ну, бит кичә дә ис килә иде.

Икенче матрос. Ансы бит өченче көнгенеке иде.

Беренче матрос ашыгып чыгып баса. Ике кулы белән корсагын кочаклаган. Ул тельняшкадан.

Капитан. Без инде яр буенда. Җирдә. Сәнгать кешеләре арасында. (Юбиляр)ның юбилеенда. Эш формаларын салып, кешечә киенегез дип әйттемме? Әйттем! (Беренчегә) Син нигә тельняшкадан? (Беренче башын ия) Смирно! (Беренче смирнога баса. Кулын җибәргәч, бая тотып торган нәрсәсе төшеп, тельняжка итәге астында асылынып кала.) Монсы нәрсә тагын?

Беренче матрос. Йозак, иптәш капитан. (Капитан аңламагач) Артисткалар су коена башлады.

Капитан. (аңламыйчарак) Шуннан?!

Беренче матрос. Шуннан менә… Йозаклап куйдым…

Капитан. Бәләкәйрәк йозак тапмадың мени?

Беренче матрос. Бәләкәе не помогает, иптәш капитан.

Капитан. Ярар, артисткаларның су кергәнен карап интегеп йөрмәгез. Яр буе тукталышында без, гадәттә, һәртөрле уеннар, бәйгеләр оештырабыз. Ул сабантуйга охшап китә. Әйдәгез, бу сәяхәттә дә берәр нәрсә уйларга кирәк. Барыгыз, сезгә өч минут вакыт бирәм. (Матрослар чыгып китә) Тамашабызны иң хөрмәтле кунакларыбызның берсе дәвам итә —

Җырчы чыгышы

Икенче матрос артистны аңлата. Чәчәк мендерүче булса, өстәл яныннан уратып алып килә. Капитан чыга.

Капитан. Ничек, уеннар турында уйладыгызмы? Икенчегез кая әле?

Икенче матрос. Белмим. Ул бер ханым белән каютасына кереп бикләнде инде. Әле колак салып киткән идем, уеннары уңышлыга охшаган.

Капитан. Нәрсә, аның хатыны юк мени?

Икенче матрос. Юк, иптәш капитан. Аерылдылар бит. Йөзүдән кайтып керсә, шкафында бер мужик утыра икән. Трамвай көтеп.

Капитан. Шуннан нәрсә?

Икенче матрос. Шуннан көнләгән дә… аерылыштылар.

Капитан. Ну, дур-рак! Шкафыңдагы һәр ирне хатыңнан көнли башласа-а-аң!..

Икенче матрос. Иптәш капитан, мин теге каютаны карап килим әле.

Капитан. Сабыр ит. Үзем карап киләм. Ә сез уеннар оештыру турында уйлый торырсыз. (китә)

Икенче матрос. Сәхнәдә —

Җырчы чыгышы

Икенче матрос. Капитанның бу сүзен дә үтәмәсәк, точно эштән куачак.

Беренче матрос. Син нәрсә турында?

Икенче матрос. (Юбиляр)га бүләк әзерләргә кушты, без булдыра алмадык.

Беренче матрос. Җыр җырладык бит инде – җитте…

Икенче матрос. Артистларга аерым игътибар күрсәтегез диде, ансын да…

Беренче матрос. Мин берсенә игътибар күрсәтә башлаган идем, күзен тондырып каютага килеп җиткән… Үзе гаепле. Ул әле пассажирларга да зур бүләк әзерләргә кушып китте.

Икенче матрос. Нәрсә эшлибез инде.

Беренче матрос. Концертка килгән тамашачы өчен бүләк ул – җырчы. Ә иң зур бүләк ул – иң зур җырчы.

Икенче матрос. Аңлашылды. Каршы алыгыз дуслар, сәхнәдә халкыбызның иң зур җырчысы —

Җырчы чыгышы

Ике матрос зал белән уен оештыра. Уен ахрына Капитан чыга. Өстәлгә карап тора.

Капитан. Яхшы түгел. Яхшы түгел.

Икенче матрос. Нәрсә яхшы түгел, иптәш капитан?

Капитан. Өстәл тулы шешәләр утыра. Стаканнар… Монда бит инде иң беренче булып самавыр чыгарга тиеш.

Икенче матрос. Без эзләп карадык ул… Дөньяда самавыр калмаган бит, иптәш капитан. Хәтта музейдагыларын да цветметка сдавать итеп бетергәннәр.

Капитан. Ну, барыбер… Татар-башкорт халкында иң беренче чәй булырга тиеш…

Икенче матрос. Менә бу шешәдәгесе чәй аның, иптәш капитан. Иң беренче булып өстәлгә чыгарып куйдык. Менә монсы чәкчәк. Парафиннан ясалган. Музейдан алып килдек.

Капитан. Милли ашлар музейга күчеп бара мени инде? Ә милли моң мәсьәләсе ничек? Ансы да тарихта гына калдымы? Гармун моңына җырлаулар? Ә?

Икенче матрос. Юк, иптәш капитан. Милли моңнар югалмаган әле. Алар исән һәм гөр килеп тора. Каршы алыгыз, сәхнәдә — ….

Капитан. Менә монсы яхшы! Һай, маладис!..

Җырчы чыгышы (халык җыры)

Беренче матрос җырчыны аңлата. Капитан чыга. Өстәлдән чәкчәк алып каба.

Беренче матрос. Иптәш капитан, ул чәкчәкне ашарга ярамый. Бутафор бит ул. Парафиннан ясалган.

Капитан. Менә шундый җырлардан соң, парафинга да чәкчәк тәме керә. Ышанмасаң, менә үзең тәмләп кара.

Беренче матрос. (чәкчәкне алып) Чынлап та! (тәмләп чәйни) Моңа халкыбызның җырлары сәбәпче булды инде.

Капитан. Җыр-моң белән ашлар тәмләнә, җыр моң белән тормыш ямьләнә. Кызганыч, теплоходны юлга әзерләргә вакыт җитә. Ә җыр яхшы иде…

Беренче матрос. Алайса, тагын бер мәшһүр шәхесебезне чакырыйк әле. Каршы алыгыз дуслар —

Җырчы чыгышы

Соңгы җыр ахырына катнашучылар сәхнәгә чыга. Юбилярны зурлап чакыралар, аңа сүз бирелә.

Капитан. Хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге җырлы-моңлы сәяхәтебез ахырына да якынлашты. Безнең белән бергә булганыгыз өчен чиксез зур рәхмәт сезгә. Без әле сезнең белән хушлашмыйбыз. Идел буйлап теплоходтагы сәяхәтләребез җәй әйләнәсенә дәвам итәчәк. Яңа сәфәрләрдә очрашканга кадәр сау булыгыз!

Бетте

Тормыш дулкыннарында — татарча сценарий

(Барлыгы 108 карау, бүген - 10 кеше)
@Mail.ru .