Белем бирүне тыярга!
Көне-төне укыту турында сөйлиләр. Белем бирү системасын яхшыртырга, укытучыларны даими рәвештә тикшереп торырга кирәк, диләр.
Бер яктан, дөрес эшлиләр. Балага белем бирергә кирәк. Укытучыларны да даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. Ничек итеп? Бар да гади генә. Менә, әйтик, ниндидер чинауникның дөньясына килеп керәсең – ә анда-а!.. Яшәгән фатирының мәйданы километрга якын, мебельләре һәр кайсы миллион сум тора. Банкта акчасы – буа-буарлык. Кайдан алган ул боларны?!. Әлбәттә, урлашкан. Укытучыларны да шулай тикшерергә кирәк. Һәр ай ахырында – имтихан. Менә бер гади генә татар теле укытучысы, әйтик. Ә белмәгән нәрсәсе юк! Беркем беркайчан ишетмәгән Кандалыйларга кадәр белә. Хәтта борыңгы татар телен аңлый. Хәтта чит ил язучыларын укыган. Һәм иң гаҗәбе – хәтта бүгенге заман язучыларын белә! Юк, ул гади генә бер татар теле укытучысы. Аңа җөмлә төзелешен, Тукай белән Җәлилне һәм тагын бер-ике классикны белсә җитә. Ә ул… Кайдан алган ул бу тиклем белемне?!. Икенең бере генә: я укучыларга дип бүленгән белемне үзләштергән, я башка коллегаларыныкын урлаган. Мондый комагай бәндәнең урыны, әлбәттә, мәктәптә түгел.
Икенче яктан, дөрес эшләмиләр. Балага белем бирергә кирәкми. Менә үзегезнең бала чакны искә төшерегез әле. Сез бик тырышып укыдыгызмы? Кирәк идеме сезгә белем? Кирәкми иде, әлбәттә. Кирәкмәгән нәрсәне мәҗбүриләп тагу яхшы түгел. Бигрәк тә бер гөнаһсыз балага. Олы кеше әле ул туда-суда… Әйтик, кемдер сезгә ун ел элек пешерелгән икмәк ашатырга тели. Ул аны мәҗбүриләп кулыгызга тоттыра, авызыгызга тыга… “Аша, бу бик файдалы, чын бодайдан пешерелгән. Моны иң яхшы пекарняда пешергәннәр. Бу сиңа кирәк булачак.”- ди. Сез нишлисез? Балага белем бирү дә нәкъ шуның сыман. Өстәвенә бу тормыш канунына, иктисад канунына каршы килә. “Кеше сатып алырга теләмәгән нәрсәләрнең кирәге юк” — ди ул канун. Ә сез биргән белемне бала бушлай да алырга теләми.
Өченче яктан, нинди генә бай ил булсак та сакчыллык кирәк. Дөрес инде, безнең гыйльми үсешебез дә, мәдәни, тарихи, тагы әллә нинди мирасыбыз да зур. Аң-гыйлемгә бай халык без, кыскасы. Ләкин бу бит әле ул белемнәрнең кадерен белмәскә дигән сүз түгел. Кадерен белергә кирәк. Әрәм-шәрәм итмәскә, теләсә-кемгә таратмаска. Киләчәк буыннар өчен сакларга. Ә иң үтемлесе – аны талон буенча бирергә. Күз алдына китерәсезме?!. Китап кибетләре юк, китапханә киштәләре буп-буш. Интернетта китап тыелган. Белем чыганагын бер җирдән табарлык түгел. Һәм иң кирәк чакта гына сиңа талон килеп төшә. Шушы талон буенча син бу айда ике бит китап укый аласың… Шәп бит!
Югыйсә, кайберәүләр белемнең кадерен белми башлады. Менә бер вуз профессоры (!) акча җитмәүне сәбәп итеп (!) базарга йөкче булып урнашкан. Стажы булмагач, сатучы итеп тә алмаганнар. Йөкче. Бу бит иң зур оятсызлык! Беренчедән, акча җитмәү – җитди сәбәп түгел. Акча ул беркемгә дә, шул исәптән миллиардерга да, җитми. Икенчедән, белем – иң зур байлык. Менә шушы әйтеп бетергесез хазинаны акчага, ниндидер йөкче зарплатасына алыштыру… Моңа сүз табып булмый. Бу – хаянәт… Исраф итү… Илнең гыйльми байлыгын талау. Бу сиңа акча урлау гына түгел. Моның өчен судка бирергә кирәк!
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Ә бит мондый бәндәләр бер ул гына түгел. Алар көн саен арта. Теләсә нинди базарга килеп кер – гел шуның ишеләр. Элегрәк урнашканнары – сатучы, соңрак килгәннәре – охранник, яңалары – йөкче, идән сеперүче… Шуңа хәзер швабра болгап кычкырып йөрүче Хөббениса апалар юк. Болары швабраларын тотып елмаялар: “Зинһар өчен сул аягыгызны егерме биш сантиметр читкәрәк алып торыгыз әле… Юк, ул якка түгел, утыз биш градус төнъяк-көнбатышка…” Ә яңа гына диплом алучылар күпме?!. Алар биржаларда чират тора. Сатучы, каравылчы, идән юуучы булып эшләр өчен.
Илнең белем запасын исраф итмәү максатында мондый тәкъдим кертәм. Бетерергә кирәк бөтен югары уку йортларын. Профессорларын куарга. Кирәкми берсе дә. Безгә ике төрле уку йорты гына кирәк. Берсендә сатучылар әзерләсеннәр, берсендә – каравылчылар. Гади халык өчен шул җитә. Нәчәлник балалары әти-әнисе юлыннан китсен. Вундеркиндлар үз бизнесен ачсын.
Без укыган вакытта белем бирелде, хәзер балаларда, ФГОС дигән булып, эксперимент үткәрәләр. Быел бездә(Башкортостан) башлангыч класлар биш көнлек укуга күчте, хәзер 1-2 класта туган тел дә, дәүләт теле дә укытылмый.Милләтнең киләчәген күз алдына китерү куркыныч… Укытучының саны юк…
Менә безнең Илеш районын гына алыйк! БДУ вакытында укытучылар имтихан тотучыларга үзләре үк эшләп бирәләр.Ник укучы тырышсын инде укырга.