kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Мәктәпкә әзерләнү

Балаларны мәкттәпкә әзерләү чоры җитә. Бу ата-ана өчен ярыйсы ук ыгы-зыгы тудыра торган күренеш, чыгымнары да җитди генә. Без бу чараны җиңеләйтү, чыгымнарны бераз киметү ысуллары турында белештек.

Гипермаркетлардан алыгыз
Гипермаркетлар, гадәттә, беренче сентябрь алдыннан махсус бүлекләр ача. Анда канцелярия товарлары, дәфтәрләр, пеналлар, рюкзаклар һ.б. кирәк-яраклар башка кибетләргә караганда арзанрак була.

Онлайн кибетләр
Тотып, үлчәп, киеп карау таләп ителмәгән нәрсәләрне интернет-кибетләрдән алу отышлырак. Анда бәяләр күпкә арзанрак. Ләкин товар озаграк килә. Шуңа күрә, заказны алданрак бирү хәерле.

Көтегез
Август ахрында сатылып бетмәгән товарларны сентябрь урталарында арзангарак, яки төрле ташламалар белән сата башлыйлар. Бүгеннән үк кирәк булмаган нәрсәләрне шул чорда алырга мөмкин. Әйтик, бала бер-ике атна буена иске портфель, яки рюкзак белән дә йөри ала, ә сентябрь уртасында иң затлысын да килешле бәягә алырга мөмкин.

Күмәртәләп алыгыз
Дәреслекләрне, яки дәфтәрләрне күмәртәләп алу күпкә арзангарак төшә. Башка ата-аналар белән сөйләшеп-килешеп, барыгыз өчен дә бер юлы алсагыз, сизелерлек акча янда калыр.

Тикшереп чыгыгыз
Узган елдан калган әсбаплар арасында яңа гына башланган дәфтәр, карандаш, фломастер һ.б. кебек әйберләр булырга мөмкин. Аларны барлап чыгыгыз, эшкә яраклыларын калдырыгыз. Бер-ике тапкыр гына кулланылган әйберне ташлап, яңаны алу өстәмә чыгым гына бит инде.

Баланы артык көйләмәгез
Бала һәрвакыт яңаны, матурны сорый дип аның көенә генә тормагыз. Ашаган белми, тураган белә. Һич югында ул кызыккан берәр нәрсәне яңаны алырга, ә эшкә яраклы бүтән әйберләрнең искесен калдырырга мөмкин.

 

(Барлыгы 46 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .