kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Яшәртүче 7 ризык

Кеше үзенең олыгаюын тоймый. Сизелми дә ул. Бары тик аз гына сыгылмалылык югала, аз гына көч кими, аз гына сәләмәтлек бетә, аз гына көзге ямьсезләнә… Ә хыял, нәфсе, юләрлек, дәрт — барсы да элеккечә. Мин үземне әле дә унсигез яшьтәге кебек тоям. Унсигез яшьтә түгел икәнемне хатын гына белә һәм гел кисәтеп тора:”Тагын нәрсә кыланырга уйлыйсың инде, унсигез яшь түгел бит инде сиңа…” — ди. Мин һәрвакыттагыча, хатын ялгыша дип уйлыйм. Ләкин унсигез яшьлек кызларның улларымнан да бәләкәйрәк икәненә ышангач, үземнең дә олгаю белән килешергә туры килде. Шуннан яшәрү серен эзли башладым. Әл дә шул “Сөембикә” журналы бар хикмәтле нәрсәләрне эзләп табарга. Шуннан таптым. Яшәрүнең бер кыенлыгы да юк икән, бары тик ризыкларны гына сайлый белергә кирәк. Сезгә дә тәкъдим итәм. Бәхетле булып, кайгы-хәсрәткә юлыкмыйча, тормышның рәхәтен күреп яшәгез.

“Сөембикә” журналыннан:

Тыгыз тән, төз гәүдә, ныклы сәламәтлек – һәрберебез әлеге яшьлек күрсәткечләрен озаграк сакларга телибез. Туклану монда ярдәмгә киләме? Әлбәттә! Сезнең өчен картаюга каршы торган 7 төрле ашамлык исемлеге әзерләдек.

Авокадо
Бу җимештә 20 төрле файдалы матдә бар. Аларның берсе – органимзны рактан саклаучы авокатин В. Авокаданың майлылыгы 70% ка кадәр җитә. Ул ялкынсынуны (картлык авыруларына китергән сәбәпләрнең берсе) баса һәм гәүдә авырлыгын нормальләштерә. Шуңа да ябыгучылар өчен төп ризыкларның берсе. Аннан нигездә салат ясыйлар.

Брокколи
Ул хатын-кызлар азыгы. Анда эстроген гармоны алмашуы бозылганда барлыкка килгән матдәләрдән саклый торган элиментлар бар. Гармоннар эшчәнлеге көйсезләнү сәламәт күзәнәкләрне зыянлауга китерә. Нәтиҗәдә тән тиресе картая башлый, онкологиягә китерүче сәбәп тә булырга мөмкин.

Гөмбә
Яшьлекне саклау буенча гөмбә тылсымлы азык булып тора. Андагы дисахарид – трегалоза иң яхшы пребиотик (эчәкләр өчен файдалы бактерияләр). Шулай ук әлеге матдә күзәнәкләрдә җыелган “чүп-чар” чистартуны стимуллаштыра. Фән телендә бу процессаутофагия дип атала.

Карри
Бу аш тәмлеткечендә полифеноллар, аерым алганда, куркуминбар. Ул ДНК молекуласын зыянланудан саклый. Шул рәвешле, үзгәргән геннар санын киметә. Ә ул яшь барган саен җыелып, картайтуны тизләтә. Каррины кара борыч белән куллану зарур. Болай эшләү организмга куркумин тәэсирен көчәйтә.

Кечкенә майлы диңгез балыклары
Балыкларда булган Омега-3 май кислотасы организмдагы ялкынсынуны киметә, йөрәк-кан системасын саклый. Балыкны суда яки томалап пешереп, тозлап ашау файдалы.

Кара виноград
Аның җимешләрендә ресвератролматдәләре бар. Ул картаю процессын генетик дәрәҗәдә көйли. Төгәлрәк әйтсәк, организм картаюын тизләткән геннар активлыгын киметә. Виноградны ашау арасында чикләвек белән бергә куллану мөһим.

Зәйтүн мае
Составында булган Е витамины һәм антиоксидантлар күзәнәкләр картаюга каршы тора. Шулай ук май кислоталары организмдагы ялкынсынуны киметә.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 65 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .