kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Очкычта хәвефсезлек

Самолетлардан файдаланырга яратабыз. Җайлы да бит, санаулы вакыт эчендә үзең теләгән урынга барып җитәсең. Ләкин әледән-әле һәртөрле һәлакәтләр тетрәнергә мәҗбүр итә. Шуның аркасында самолеттан куркучылар да бихисап. Аларны да гаепләп булмый. Һавага күтәрелүчеләрне алла үзе сакласын. Ә кайбер вак-төякләрне ходайга калдырмыйча, үзең хәстәрләргә дә мөмкин икән. Һава иминлеген махсус өйрәнүчеләр дә бу җәһәттән бик җитди киңәшләр бирә. АКШ-ның Транспорт иминлеге буенча дәүләт шурасы менә нәрсәләр тәкъдим итә.

1. Олырак самолетларны сайлагыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, зур самолетлар җиргә бәрелгәндә, кешеләрнең исән-сау калу ихтималы күбрәк.

2. Бүтән бер җурында да тукталыш ясамыйча бер ноктага гына оча торган самолетны сайлагыз. (Күп аварияләр җиргә төшкәндә, яки күтәрелгәндә килеп чыга. Һәм тагы бер мөһим нәрсә — җинаятьчеләр дә туры рейсларда сирәгрәк була.)

3. Самолетка һәртөрле зарарлы, куркыныч матдәләр йөкләп керүдән тыелыгыз.

4. Самолетка кергәч, баш өстендәге йөк киштәсен авыр һәм каты әйберләр белән шыплап тутырмагыз. Әгәр самолет һава өермәсенәкерсә, йә мәтәлеп төшсә, киштәдән ишелүче нәрсәләр берәр җирегезгә төшеп имгәтергә мөмкин. (Авыр сумкаларны утыргыч астына кую яхшы, бердән — хәвефсез, икенчедән — самолеттан төшкәндә әлләкайдан үрелеп алып мәшәкатьләнәсе юк).

5. Артыгын эчмәгез. (Монсын без башта пилотлар өчен әйтелгән сүз дип уйладык. Россия кешесе буларак. Сүз хәмер турында түгел икән. Гомумән, бернинди сыекчаны да күп эчәргә кирәкми самолетта. Хәтта бәдрәф өчен җиргә төшеп йөрисе булмаса да…)

6. Һәрчак уяу һәм игътибарлы булыгыз. Ел саен самолетлардагы әллә күпме юлчы йә кайнар чәй, йә кофе белән пешә. Шулай ук байтак җәрәхәтләр самолет бәдрәфендә дә алына.

7. Самолет экипажы әгъзаларының хәвефсезлек чаралары хакында әйткән киңәшләрен игътибарлап тыңлагыз. Өч минутка диккать бүлү гомерегезне саклап калырга булышыр.

8. Иминлек каешын очыш вакытында да ычкындырмаска тырышыгыз. Әлеге хәвефсезлек чарасы самолет җиргә бәрелгән чакта гына түгел, ә күктә гайрәтле һава өермәсе очрагында да файда итәргә мөмкин.

9. Һәр утыргычка куелган язма-киңәшләрне җитди өйрәнегез. Һичьюгында, фаҗига очрагында ачылучы якындагы өстәмә ишекнең кайдалыгын чамалап куегыз. Әгәр самолетта ниндидер тишек хасил булса, кислород битлеге кияргә сезнең нибары 15 секунд кына вакытыгыз кала. Әгәр самолетта янгын башланса, төтен йотмаска, ә берәр чүпрәк аша суларга тырышыгыз. самолет җиргә төшүгә үк, аңардан тизрәк чыгу җаен карагыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

10. Самолетта кесә телефоннарын куллануның иң төп кагыйдәсен онытмагыз: самолетның ишекләре ябык икән — телефоннан сөйләшергә ярамый.

Самолетлар ул кадәр үк коточкыч нәрсә түгел. Автомобильләр дә, поездлар да, кораблар да һәртөрле һәлакәткә очрап тора. Өеннән беркайда да чыкмыйча, ваннасында батып үлүчеләр дә бар. Әҗәлең җитсә, аннан беркая да качып котылып булмый торгандыр. Куркырга кирәкми. Ләкин сакланырга, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Аны бер дә юктан гына уйлап чыгармаганнар бит инде. Кешеләр бәла-казага юлыкмасын, максатларына ирешсеннәр дип тырышканнар. Уңышлы очышлар сезгә!

 

(Барлыгы 81 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .