kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Шикәргә анализ бирер алдыннан

Теге анекдотны хәтерлисез инде. Бер шук егет анализ урынына бер банка алма согы тутырып алып килә. Шуннан медсестра: «Бигрәк күп китергәнсез бит» — дигәч, «Ярый, хәзер азайтабыз аны» — дип яртысын эчеп куя. Медсестраның күзе маңгаена менә.
Анализ дигәндә мин гел шул мәзәкне искә төшерәм. Ә әлегә сүз анализга кан бирү турында бара. Матур гына шәфкать туташы каршына кереп утырасың да беләгеңне сызганып, кызның берәр матур җиренә карыйсың — шулай итсәң, авыртуны баса торган тәэсире бар. Һәм кан тамырына кергән энәнең чеметтерүен дә сизмәгән кыяфәт чыгарасың. Вәт, нинди маладис, янәсе.
Алай гына түгел икән. Анализ бирергә килер алдыннан күпмедер дәрәҗәдә әзерлек тә кирәк икән. Бигрәк тә ул шикәр чиренә анализ булса.
Шикәргә канны тамырдан, я бармактан алалар.

Психоэмоциональ киеренкелек, яки стресс хәлендә кешенең канында глюкоза күләме арта икән. Әгәр сез бик дулкынланасыз, ни өчендер борчыласыз икән, бу очракта анализ алуны кичектерергә киңәш ителә. Чөнки нәтиҗәләре барыбер дөрес булмаячак.
Бармактан кан аласы булса, кулны нык итеп юарга, аңа кадәр һәртөрле кремнар, хушбуйлар һәм шуның ише бизәнү-төзәнү әйберләре кулланмый торырга кирәк.

Салкын тигәндә, травмалар, хроник авырулар вакытында да глюкоза күтәрелә. Димәк, бу очракларда анализ бирергә киңәш ителми. Шулай ук физиотерапия дәвасы алганда, рентген чагылышыннан соң һәм УЗИ узганнан соң организмдагы эшчәнлек нормага килсен өчен берничә көн вакыт сорала.

Бер тәүлек алдан шикәрле һәм баллы ризыклар, фастфуд, кондитер ризыклары, пакетлы соклар, газлы сулар куллануны туктатырга кирәк. Углеводлы ашамлыклар глюкозаның күтәрелүенә китерә. Хәтта тулысынча сәләмәт кешенең организмында да шикәр нормага килсен өчен хәтсез вакыт таләп ителә. Өч тәүлек алдан алкоголле эчемлекләрдән баш тарту сорала — моңа квас та керә. Шулай ук тозлы-борычлы, майлы ризыклар да киңәш ителми.

Кичке аш җиңелчә һәм файдалы булырга тиеш. Ботка, суда пешерелгән ит, яки балык, яшелчә. Киптерелгән җимеш ашарга да ярый. Слива, алма, груша да шикәргә бик тәэсир итми. Кефир эчәргә мөмкин. Кыскасы, җиңелчә диета сыманрак нәрсә килеп чыга. Шул ук вакытта, артык кырыс диета да әйбәт түгел — аз углеводлы ризыклар шикәрне киметә һәм бу анализ нәтиҗәсендә дә чагыла.

Канны ач килеш бирәләр — анализ биргәнчегә кадәр сигез сәгать ашамый тору яхшы. Иртән ашарга, кофе, чәй, шикәр кебек нәрсәләр кулланырга ярамый. Су эчәргә мөмкин, тик бу анализга кадәр бер сәгать алдан булырга тиеш. Тәмәке тартмый торырга кирәк. Бу кан биргәннән соң күңел болгану, баш әйләнү кебек нәрсәләр китереп чыгарырга мөмкин. Гомумән, тәмәкене ач килеш тарту бик зарарлы. Һәм тагын бик искә алынмаган нәрсә: теш чистарту пастасы составында да шикәр заты булырга тиеш түгел.

(Барлыгы 110 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .