kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Үзеңнеке — үзеңә

Тирә-юндәге хәлләрдән бик кәефе киткән патша, үз-үзен кулга алалмыйча кала һәм вакытсыз кергән вәзирнең яңагына чабып җибәрә.
— Ни өчен? — дип сорый вәзир.
— Барсы өчен дә.

Вәзир патшага каршы бер сүз дә әйтә алмый. Дәшми кала. Әмма күңелендәге канәгатьсезлек хисе тынмый, кайда гына барса да, нинди генә эшкә тотынса да эчен тырмап тора. Аның саен ачуы кабара, нәфрәте арта, бөтен дөньядан үч алу теләге уяна. Һәм ул үзенең хезмәтчесен чакырып китерә дә теге нең яңагына шаңлап җибәрә.
— Ни өчен? — дип сорый хезмәтче.
— Барсы өчен дә.

Хезмәтче берни дип тә әйтә алмый. Юк гаебе өчен гафу үтенә-үтенә чыгып китә. Әмма тиз генә тынычлана алмый. Башта ни урында гөнаһ кылдым икән дип үртәлә, соңрак инде вәзирнең аны кешегә санамавы, санламавы өчен өзгәләнә. Нәфрәте артканнан арта бара. Һәм ул үзеннән түбәнрәк вазифа башкарган хезмәтче янына китә…

Ә вәзир… Ул хезмәтчесен шаңлап җибәрү белән бераз тынычланып кала һәм кичкә кадәр дәүләт эшләре белән мәш килә. Өенә кайтып гүзәлләрдән гүзәл хатынын күрүгә кәефе тагы да күтәрелә төшә һәм ул күзләрен ялтыратып сөйгәне янына килә. Хәләленең күңелен күрергә теләп матур сүзләре әйтергә дип авызын ачуы була, хатыны аның яңагына сугып җибәрә.
— Ни өчен?
— Белмим, — ди хатын үз хәленә үзе дә гаҗәпләнә төшеп, — Әнием бер дә юктан яңагыма сугып җибәрде, ә сәбәбен әйтмәде. Көне буена үртәлеп йөрдем дә, менә ачуымны синдә чыгардым…
— Үземнеке үземә әйләнеп кайтты, — ди вәзир иртәнге хәлләрне искә төшереп.

(Барлыгы 133 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .