kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Саран кешегә эшкә урнашыгыз

Закон һәркем өчен дә бер, әмма җаза сроклары гына төрлечә.

* * *
Идеаль ир эчми, тартмый, читкә йөрми, талашмый, һәм гомумән… булмый…

* * *
Аз гына күләмдә хәмерне күпме эчсәң дә була.

* * *
Саран кешегә эшкә урнашыгыз. Саран ике тапкыр түли.

* * *
Кызы бар кешегә кырык ялчы килә.

* * *
Иң кыен урын — үзен синең белән тиңләүче тинтәкләр янында.

* * *
«Наполеон» тортын «Бородино» икмәге белән бергә ашамыйлар…

* * *
Сүзнең эштән, эшнең намустан, намусның хөкемнән азат булуы хәзер демократия дип атала

* * *
Россиядә кануннар тулысынча үтәлгән бердәнбер өлкә – физика.

* * *
Кеше тормышын үзгәртүнең иң ышанчлы ысулы — туй.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Күңелле ярлылык үзе бер байлык.

* * *
Кешене күңелдән алып ташлау мөмкин түгел. Тәрәзәдән — мөмкин.

* * *
Тормышта яши алмаган нәрсә хыялда яши.

* * *
Элек киноны тамашачы өчен төшерәләр иде, хәзер — грант бирүчеләр өчен.

* * *
Әдәплелек — хазина, аны сөйгән ярыңа, туганнарыңа, дусларыңа әрәм итәргә ярамый.

* * *
Яхшы кунак килгәндә үзеңне өеңдәге кебек хис итәсең.

* * *
Кайбер башларга фикер әҗәл эзләп килә.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 380 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .