kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Адәмчә булмас инде…

ФГС — фиброгастроэндоскопия дигән сүздән кыскартылган. Энодоскоп дигән нәрсә ярдәмендә ашказанының бөтен җирен күрергә һәм анализлар өчен кирәкле нәрсәләрне алып чыгарага була икән. Халык аны гади генә итеп «шланга йоту» дип йөртә. Башта тел төбенә ниндидер сыекча сиптерәләр, ул тамак төбен туңдырган сыман итә. Шуннан сул ягыңа яткыралар да авызыңа пластик боҗра каптыралар, аны тешләрең белән кысыбрак торырга кирәк. Шул боҗра эченнән эндоскоп дигән нәрсәне кертеп җибәрәләр.

Сөйләгәндә шулай гади генә тоелса да шланга йоту бик җиңел түгел. Авызыңа теләсә-нәрсә кабып өйрәнмәгәч, организм һәрбер ят әйберне куып чыгарырга омтыла. Минем дә рефлексларга карыша-карыша күздән яшьләр чыгып бетте. Хәтта авырту да бер азга онытылып торгандай тоелды. Ниһаять, эшне бетерделәр. Һәм торып утыру белән врач сорап куйды:
— Йөрәгең кайсы якта синең?
Сорау беркатлырак тоелса да врачның кыяфәте җитди булгач, шаяртуны уңайсынмадым, сулдадыр инде дип кенә җавапладым.
— Алайса, уң ягыңда нәрсә тибә соң? — диде ул алдакчы малайны шелтәләгән сыман.

Мин дәшмәдем. Без космоста ниләр барлыгын, мең ел элек нәрсәләр булганын яхшы белсәк тә үзебезнең организм белән бик таныш түгел бит инде. Шулай булгач, ни әйтәсең. Врач бертын сынап карап торды да күкрәкне тыңларга тотынды. Һәм өстәл башында нәрсәдер язып утырган шәфкать туташына эндәште:
— Гаҗәп!.. Син дә тыңлап карале.
— Уң ягында да нәрсәдер бар шул… — дип аптырады шәфкать туташы да.
Һәм мин гомер эчемдә беренче тапкыр акыллы сүз ычкындырдым:
— Аппендикс түгел микән диләр бит. Бәлки, шуның кайтавазыдыр?
— Юк инде. Бу бит югарыда. Йөрәгең икәү түгелдер бит?

Үз организмымның адәмчә түгеллегенә вакыты-вакыты белән аптыраган чаклар бар, әлбәттә. Артык үзенчәлекле, артык көтелмәгәнчәрәк инде ул. Шуны гына әйтү дә җитә. Җентекләп тикшергәннән соң бик авыр диагонзлар куйган берничә очрак булды. Ә беркадәр вакыт узуга теге чирләрнең үзен дә, эзен дә тапмадылар. Шуңа күрә, моңарчы уйлаганым булмаса да  “әллә чынлап та икәү микән соң” дип шикләнеп куйдым.

Яудан соң, яки ниндидер хәлиткеч вакыйгалардан соң сине “ике йөрәкле” дип атасалар рәхәттер, әлбәттә. Бу бит инде синең әйбәтлегеңне үзеңнән башка да кемдер күрә дигән сүз. Ә шул ук сүзне больницада ишетү рәхәт түгел икән.
Гомумән, минем беркемнекеннән дә аерылмаган гади генә тормыш белән гади кеше булып яшисем килә. Барып кына чыкмый… Я фикерләр, я кылган гамәлләр белән аерылырга туры килә. Монсына инде бераз күнегелде дә кебек. Шуның өстенә, организмыңның төзелеше белән дә аерылу… Кискен аерылу… Монсы бик авыр булып тоелды.

Бәхеткә каршы, андый-мондый уйларга бирелеп торырга вакыт булмады. Ашыктырдылар. Һәм оперцияга алып киттеләр. Кайсыдыр ак халатлының:”Ярты сәгать инде аңа…” — дигәне истә калган.

Тик монда да адәмчә булып чыкмады. Операцияне өч сәгатьтән артык ясаганнар. Соңыннан әйттеләр инде, сукыр эчәк бавыр астында урнашкан булган. Мондый очрак пациентларның нибары 2 процентында гына очрый һәм диагноз кую буенча да, операция ясау буенча да катлаулылар рәтенә керә икән. Шуңа күрә, андый пациентларның авыраеп  китү очраклары ешрак була, үлүчеләр саны да 25 процентка күбрәк исәпләнә.

…Мин инде палатадагы караватта. Барсы да өн аралаш төш кебек кенә.
— Авыртачак инде, бөтен дөньяңны актарырга туры килде бит… Мондый очракның күптән булганы юк иде, — ди хәл белешергә килгән хирург, — Укол биреп торырлар. Өч көндә бераз аруланыр. Шуңынчы ашамый торырга кирәк.
— Рәхмәт сезгә… — дим мин һәм төртелеп калам. Исемен онытканмын. Югыйсә, операциядән чыккач шәфкать туташларыннан берничә тапкыр сораган идем. Ул киткәч, монда ничек килеп эләккәнемне хәтерләргә тырышам. Булмый. Палатадагы күршемнән хирургның исемен сорыйм. “Онытмаска кирәк, — дип уйлыйм, — Катлаулы исем дә түгел бит. Кем иде әле?..” Һәм искә төшерә алмыйм… Куркыныч булып китә. Хәтерсез дә калгач, адәмчә яшәп булмас инде…
— Борчылма, — дип тынычландыра палатадаш, — Наркоз тәэсире генә бу. Озакламый бар да яхшы булыр.

(Барлыгы 46 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .