Ялкау малай
Тәүге әкиятнең нинди кеше тарафыннан, кайчан барлыкка килгәнен бер кеше дә хәтерендә саклый алмаган. Ләкин әкиятләрне бала-чага да, олылар да бик ярата. Татар халык әкиятләре дә атадан улына күчеп безнең дәвергә чаклы сакланып калган. Искиткеч тылсымлылыкка таянуына да карамастан, аларның үз морале, мәгънәсе бар, әкиятләр дөрес яшәргә өйрәтә. Әкият — тормыш чагылышы дип әйтергә дә була, чөнки анда халык акылы чагылдырыла.
Ялкау малай
(Татар халык әкияте)
Бер кеше, улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.
Бу кеше, улына күрсәтеп:
— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны!—дигәч, малай:
— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң… Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.
Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, малай — арттан, әтисе алдан бара, ди. Ә әтисе, малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.
Инде әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, улына:
— Менә шулай, улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһәсенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Моннан соң, бер иелергә иренеп, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә вакытыңны да кызганырсың,— дип әйткәч, малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.