kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Акча турында төрле жанрда

Башваткыч:
Ни өчен күп очракта аз акчаны да күп итеп күрүче күпчелекне, күп акчаны да аз итеп күрүче азчылык җитәкли?

Рецепт:
Слероз белән беркайчан да авырырга теләмәсәгез, күп кешеләргә һәм күп итеп әҗәткә акча биреп торыгыз.

Хикәя.
Акчалы кеше һәм Акыллы кеше очрашты. Алар озак сөйләштеләр. Аерылганда Акыллы кеше акча туплап, Акчалы кеше акыл туплап китте.

Эссе
Хезмәт хакы ул газиз балаң шикелле. Никадәр генә үсмәсен, барыбер кечкенә булып тоела.

(Барлыгы 105 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .