kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Без исән бит әле

Тормыш кайчагында иярдән сугып төшерә дә тояк астында калдыра. Менә шундый чакларның берсендә мең төрле уй белән каткан башның авырлыгын күтәрә алмыйча юл уңаендагы парк эскәмиясенә килеп утырдым. Тәмәке ярым вакыт узуга ниндидер якты тавыш ишетелде. “Гафу итегез” — диде бугай. Дөресен әйткәндә, кемнедер гафу итәргә атлыгып тормый идем. Һәм мин аның үзен күрдем. Озын гына буйлы какча, тыгыз гәүдәле карт. Алтмыш бишләр тирәсендә булыр. Җыйнак, пөхтә.

— Сезгә комачауламыйммы? — диде ул һәм өнсез генә ризалашуымны күреп эскәмиянең икенче башына килеп утырды. Ошады ул миңа ни өчендер. Олы кешене бөтенләй илтифатсыз каршылавым өчен кыенсынып нәрсәдер әйттем бугай. Һәм сүз үзеннән үзе ялганып китте.

— Хатынның сеңлесенең кызын җирлисе бар, — диде ул – Шуңа кирәк-яраклар алырга дип чыккан идем. Әле моргта. Иртәгәдән соңга җирлиләр. Кырык биш яштә иде.

Аның авызыннан бу сүз авыр ишетелмәде. Бары тик үземнең дә шул яшьтә икәнемне уйлап куйдым. Һәм моргта түгел, ә паркта икәнемне.

— Бигрәк яшьли киткән.

Мин мондый чакта әйтелә торган “авыр туфрагы җиңел булсын” — дигән сүзнең русчасын табалмый төртелеп калдым. Карт русча, тик ниндидер акцент беләнрәк сөйләшә иде. Чын урыс түгелдер инде.

— Әйе. Яшь. Минем улым белән туган көннәре бер иде. Аны да кырык биш яшендә җирләдек. Унбиш ел элек инде. Ул чакта карчыгым да исән иде әле.

Картның тавышында кайгы да, газап та ишетелмәде. Ул үлемгә безнеңчә карамый иде.

— Әле бер көн зияратка барган идек. Анда кызык безнең. -ул кеткелдәп куйды, — Монда олы улым ята, монда — уртанчысы, монда — карчык, аның янында минем урын, аннан хатынның сеңлесе ята, аннан баҗай… Бөтенебез бергә. Табындагы кебек. Мин генә юк.

— Өлгерерсез әле.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

— Әйе өлгерәм әле. Артык күп тә калмагандыр инде. Миңа сиксән ике. Аллага шөкер.

Мин тагын төртелеп калдым. Күңел яктылыгы, рух күтәренкелеге кешене яшьрәк итеп күрсәтә, ахры. Югыйсә, бу бит инде ике улын җирләгән, ун ел чамасы карчыгыннан башка яшәгән сиксән ике яшьлек карт. Кайгы күрмәгән дип әйтеп булмый.

— Әле кече улым белән икәү яшибез, — дип дәвам итте ул, — Хатыны белән аерылыштылар. Хатын-кызы да кызык хәзер, ирен ташлап китәргә генә тора. Хәтта патшаларны ташлап китәләр. Белмим, ни җитмидер. Ә малай үзе җебек булды. Дүрт ел инде менә охранда йөри. Ике көн тегендә. Ике көн өйдә чабата киптерә… Югыйсә, ир кеше гаилә җанлы булырга тиеш тә бит. Тәрбия җитмәгән дип тә булмый, барсын да үзе күреп үсте бит инде. Вакыты белән мин бишәр урында эшләдем, җиткерергә, гаиләне ач итмәскә тырыштым. Төне буе вагон бушатып иртән эшкә киткән чаклар да бар иде. Шулай җайланып китте соңыннан. Дәрәҗәсе дә, акчасы да килде… Бәлки, боларның да тормышы көйләнер әле.

Бу сүзләрне дә ул зарланып түгел, ә ничектер җиңел һәм ихлас әйтте. Күрәсең, тормышның ачысын да, төчесен дә күреп гомер үренә менгәндә кеше бернәрсәгә дә артык гаҗәпләнми, барсын да гадәти дип тыныч кабул итәдер.

— Төрле чак булды. Баш китәрлек авырлыклары да, кайгылары да. Үкенечләре дә. Әле дә бар алар. Тик мин — бәхетле кеше. Нәрсәгә тотынсам – эшем уңып торды, кайда барсам – хөрмәт иттеләр. Озын гомер кичердем. Кызганыч, улларым, карчыгым озак яши алмады. Тик шушы бәхетне мин аларга алып барачакмын…

Карт шунда нәрсәнедер исенә төшереп тиз генә хушлашты да кузгалып китте. Яктылыгы миңа йогып калды. “Мин бит әле паркта утырам, ә кайсыдыр яшьтшем моргта ята — дип уйладым, — ике улым да исән-сау, хатыным янымда. Без исән бит әле!..” Берничә мизгел элек кенә җиңелмәслек булып тоелган авырлыклар шушы яктылыкта эреп юкка чыкты. Чынында алар авырлык та түгел, ә бары тик яшәүнең шәүләсе булган, ахры.

Бераздан мин картка рәхмәт әйтергә теләп урынымнан кузгалдым. Тик ул инде юкка чыккан иде. “Әллә Хызыр Ильяс булды инде” — дип уйлап куйдым. Бәлки. Барыбыз да адәм кыяфәтендә булгач, бу дөньяда кемнәр йөргәнен кем белә инде.

(Барлыгы 39 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .