kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хатыннар авылы

Бүгенге авылның йөрәге кибет бугай ул. Бөтенесе белән шунда очрашасың, бөтен яңалыкны шунда ишетәсең. Хәер, бәлки авылда яшәмәгән кеше өчен генә шулай тоеладыр. Әле дә кибеттән чыгып ике-өч адым атлавым була, бер машина килеп туктый һәм таныш тавыш ишетелә:
— О-о-о, бырат, хәлләр ничек?!.
Мин борылам һәм аны күрүгә колачымны җәям:
— О-о, син… күрешмәгәнгә ничә ел!
Мин авылга ким дигәндә аена бер тапкыр кайтып киләм. Ул авылда яши. Менә дигән йорт салып куйган, алма кебек хатыны, берсеннән берсе матур балалары бар. Бу минем бала чактан бирле дус булып йөргән кешем, сыйныфташым. Ә күрешкән юк икән. Бары тик таныш-белешләр аша бер-беребезгә сәләм әйтешеп кенә торабыз. Һәм шулай озак күрешмәүнең сәбәбе…
Бу сәбәпне ул минем авылда тормавымда күрә. Бераз хаклыдыр да: санаулы вакытка гына кайтасың, билгеләнгән эшләреңне эшлисең. Ә кичләрен кем беләндер очрашып торырга, кунакка йөрергә хәлең дә дәртең дә калмый. Һәм китеп тә барасың. Минемчә, сирәк күрешүебезнең сәбәбе – аның авылда тормавы. Ул Себердә эшли. Кайтып бераз ял итә дә тагын берәр кыска вакытлы эшкә чыгып китә.  Кайвакыт күрше авылга түбә ябарга, кайвакыт мунча салырга. Оста куллы, тынгысыз егеткә эш табылып кына тора.
Ул арада дусның хатыны килеп чыга. Исәнләшәбез.
— Карале, ничә ел күрешкән юк икән бит, — дим шулай шаулашуыбызны акларга теләбрәк.
— Синең түгел үземнең дә күргән юк әле, — дип елмая хатыны, — Үтте инде гомер шулай.
— Дөньяны алып барырга кирәк бит, — дип аклана дус, — Өйдә генә булсаң рәхәт тә бит…
Когалымда эшли икән. Вахтовик. Ай ярым тегендә, ай ярым монда. Хезмәт хакы аена кырык мең тирәсе чыга. Бер карасаң, әлләни дә кебек түгел. Икенче карасаң, фермада эшләүченең еллык хезмәт хакы.
— Бәләкәе генә укып чыксын да туктыйм инде, — ди дус, — Ялыктым.
Мин аңа ышанам. Олгая-олгая бик читтә йөрисе килми башлый. Үз табыныңда ашап, үз караватыңа барып егылудан да рәхәте юк сыман тоела. Бүтәннәрен әйтеп тә торасы түгел инде. Бераз сөйләшеп торгач, кичке якка очрашырга сүз куешып аерылышабыз.
Аның белән очрашканчы уйлаганым юк иде, әллә ничә ел буена күрешмәгән башка авылдашлар да күп икән, ләбаса. Һәм алар, кайдадыр читкә чыгып киткән кешеләр түгел, барсы да авылда яши, гаиләләре шушында. Барсы да уңган, булдыклы егетләр. Корган дөньяларына керсәң – урап чыккысыз, барлык уңайлыклары белән төзелгән. Ә үзләрен күргән юк. Алар я Себердә, я башка җирдә акча эшли. Әлбәттә, эш урыннары, заманына ярашлы хезмәт хакы булса аларның берсе дә читтә йөрмәс иде…
Кайтып инәйгә сөйләгәч, ул:
— Сугыш вакытындагы кебек улым, ирләр табу җиңел түгел, — дип кеткелдәп куйды һәм былтыр булган хәлне исенә төшерде, — Каз өмәсенә дип хатыннарга әйтеп чыктым, күрше карты белән сөйләшеп куйдым. Ә аны кичтән “скорый” алып киткән. Иртән хатыннар җыелды, ә каз суярга кеше юк. И эзлибез, и эзлибез. Табалмадык. Кем эшкә киткән, кем кайда. Санаулы бит инде алар. Шуннан күрше хатыны фермага китте, үзе аның урынына эшкә калып, ирен төшереп җибәргән. Көлешкән булдык инде соңыннан…
Ирле килеш тол сыман яшәгән хатыннарга да җиңел түгелдер. Әмма алар бик зарланып бармый. Эшенә дә чыга,  балаларын да тәрбияли, мал-туарын да карый, коймалары купса, аны да кадаклап куя. Җәен печәнен хәстәрли, язлы-көзле бакчаларын карый. Барсына да өлгереп, сабыр гына гомер итәләр. Азып-тузып йөрмиләр, кеше теленә кермиләр. Югыйсә, ир куенында назланып кына яшәрлек яшьтә бит әле алар. Бары тик кайчагында гына:
— Ирне үземнең дә күргән юк әле. Үтте инде гомер шулай, — дип моңсу  елмаеп куялар.

(Барлыгы 60 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .