kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ике пакет

Авылда театр да, спорт сарае да юк, әмма күңелсезрәк булып китсә капка төбенә чыгып утырырга мөмкин. Эшләрне бераз төгәлләгәч, кичкә каршы яңасына тотынмыйм дип, мин дә чыгып утырдым. Бернинди кызык та юк. Тынлык. Шәһәр җирендә мондый тынычлыкны беркайда да очрата алмыйсың. Хәер, авылда да озакка сузылмады.
Сәләм, нишләп утырасың моңаеп?!. — дип тыкрыктан бер егет килеп чыкты. Күптәнге танышлар булсак та, күп кенә эшләрдә миңа ярдәм итеп йөрсә дә чын исемен хәтерләмим. Үзе хәтерли микән? Һәрхәлдә, ул танышканда: “Февраль” — дип таныштыра. Февраль, әлбәттә, матур яңгырый. Әмма бу кыска ай, тулы түгел… Ләкин егетне сантый дип булмый, бик күп эшләрнең җаен белә, ялкау да түгел, килде-китте сүз дә сөйләми. Бик акыллы, булдыклы егет дияр идең, бер кимчелеге бар – эчәргә ярата. Бу мәсьәләдә беребез дә оҗмах кошы түгел инде, әмма моныкы үзенчәлеклерәк. Бераз хәл белешүгә ул:
— Юктыр?
Бу — сорау түгел, үтенеч тә, теләк тә түгел. Салырга яраткан кавем аны болай гына, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка дип, “на всякий случий” гына ычкындыра. Җавап та таләп ителми. Әмма үземнең дә ашказаны ятимсерәбрәк торгандай тоелды, шуңа сүзне игътибарсыз калдырмадым.
— Бар.
— Сал, алайса! — күзләрендәге нурдан көн балкып киткәндәй тоелды, — утырасың, юк-бар сөйләп…
— Монда түгел шул.
Мин аңа акча тоттырдым. Ул шундук китеп барды һәм борылып:
— Бернеме?
— Берне. Бер литр. Мин сорады дип әйт.
Тәҗрибәле эчкече буларак, бер шешә генә җитмәячәген чамалап торам инде. Артса, калыр. Җитми калса кыен була ул. Аннан соң, бер чебен кунган бәлешкә икенче чебен дә кунучан була…
Бәйрәм икән бәйрәмчә булсын дип бераз ит алып уксуска салып куйдым. Ярты сәгать дигәндә әзер була. Әйбәт закуска. Ихатага чыккач, бакчасында нидер эшләп йөргән күршегә дә дәштем.
— Кәефең булса, кер, хәзер бер шешә алып киләләр.
Бераздан теге кайтып керде. Ике кулына ике пакет тоткан.
— Нәрсә күтәрдең шул кадәр, күченеп килүең түгелдер бит?
— Мин менә нәрсә алдым! — дип кечкенә шешә тартып чыгарды ул, — Шәп бу!  Трояр!
— Ә аракы кая?
— Алмадым. Монсы яхшы. Коньягың бер якта торсын!
— Яп-яланаяк икән… Алыштырып кайт инде.
— Мин берсен ачтым инде…
— Ах, шайтан суккан малай! — Минем пыр туздыруга карышып тормады бу, ике пакетын күтәреп кибеткә кире элдерде.
Мин кешенең сәерлегенә аптырап артыннан карап калдым. Югыйсә, кушканны гына алса да артыгы белән җитәрлек бит инде. Ә аңа тагы да күбрәк кирәк. Ул ике пакет спиртне, үлмәсәң, бер атна буе эчеп ятарга була. Менә, хәстәрлекле кеше.
Кире әйләнеп кайтмады. Караңгы төште. Бәйрәм теләге юкка чыкты.
Икенче көнне таң белән килеп керде. Кичә кабат баруына кибет бикләнгән булган. Сатучының өенә киткән. Авылның бер очында торалар алар, шунда кадәр ике пакет күтәреп барып керсә – ишекләре бикле, өйдә кеше юк. Шуннан үзенә, авылның икенче очына кайткан. Бер шешәне бушаткан инде. Бүген иртән ике пакетын күтәреп тагын сатучының өенә барган. Бикле. Кибеткә килгән. Бикле. Шуннан миңа килгән. Чәй эчеп алды да ике пакетын күтәреп тагын кибеткә китте. Ике сәгать чамасы үтүгә, тагын килеп җиткән бу. Кулында тагын ике пакет. Кибеттә ревизия бара икән, бераз көтеп торган да миңа килгән… Мин нишләтим инде? Бераздан тагын кибеткә китте, төшке ялга эләгер микән…

(Барлыгы 55 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .