kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча котлаулар кызыма

    • Балаларны туган көннәре белән котлау.

 

    • Тирә-юньгә якты нур сибүче кечкенә кояшыбыз, кадерлебез … . туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм яхшы билгеләренә генә укып, безне гел сөендереп, торуыңны, зур үрләр яулавыңны, изге теләкләреңнең тормышка ашуын телибез!
    • ***
      … бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете-тәүфыйгы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын.

 

    • Аңа (исеме белән)бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп кенә үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез!

 

    • ***
      Беренче юбилеең ак бәхетләр китерсен, … !

 

    • … кем ул дисезме? Аның әнисе — … , әтисе — … . … – гаиләдәге иң олы бала. Сеңлесенә … зур һәм акыллы апа, әти-әнисенә тыңлаучан, булышучан бала. Мәктәптә “4” һәм “5” ле билгеләренә генә укучы ул. Гел бәхетле, сау-сәламәт, көләч йөзле бул, … !

 

    • ***
      Үзем кечкенә чакта, әле син булмаганда, мин кайбер кызларга көнләшеп карый идем. Ачуым килә иде, чөнки аларның кечкенә сеңелләре (яки энеләре) бар иде. Аларның бар, ә минеке юк… Ә хәзер мин беркемгә дә кызыгып карамыйм. Карамыйм, чөнки минем дә сеңлем (яки энем) — син бар. Дөньяда синең кебек сеңлем (яки энем) булу белән мин бәхетле.

 

    • Әле хәзер дә синең кечкенә чагыңны искә төшерергә яратам. Әти, әни, үзем дә син булганга сөенеп туя алмыйбыз.

 

    • Матур, чибәр, акыллы … ! Сине чын күңелемнән … яшь тулган көнең белән тәбрик итәм. Бәхетле, тәүфыйклы, сәламәт, озын гомерле, тәртипле бул!

 

    • Сине яратып … .

 

    • ***
      Кызым (улым)!

 

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

    • Мин элек, син әле юк чакта, төнге күккә карап: “Нинди яктылар, нинди матурлар!” – дип, йолдызларга карап соклана идем. Хәзер аларга соклансам да, андый сүзләрне әйтмим. Чөнки беләм, галәмдәге иң матур, иң якты йолдыз – син ул!

 

    • Мин элек болын, бакчаларда йөргәндә чәчкәләрнең матурлыгына, нәфислегенә, сафлыгына исем китеп: “Нинди гүзәллек!” – дия идем. Хәзер гөл-чәчәкләр гүзәллегенә исем китсә дә, алай димим. Чөнки беләм, җир йөзендәге иң гүзәл чәчәк – син!

 

    • Мин элек күңел кылларыма кагылган моңлы һәм тәэсирле җыр ишеткәндә: “Моннан да матуррагы була алмыйдыр”, — дия идем. Хәзер җыр тыңлаганда, хисләрем кайнап, өнсез калсам да, дәшмим. Чөнки беләм, иң моңлы, иң хисле, иң якты җырым – син!

 

(Барлыгы 3 352 карау, бүген - 58 кеше)
@Mail.ru .