kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Заказга шигырьләр язу

Бу түбән эш түгел икән. Европада моның белән танылган шагыйрьләр шөгылләнә һәм исемнәрен дә яшереп тормый. Алар “Поэзия — кешеләр өчен!” — дигән шигарь астында эшли. Заказ бирүчеләрнең күплеге, алардан килгән рәхмәт сүзләре шигырьгә ихтыяҗ зурлыгын дәлилли. Мондый сервис хәзер татарда да бар. Zakazbir.ru сайты кыска гына вакыт эчендә татарларның да шигырь яратуын раслады. Бу шулай булырга тиештер дә. Сез нинди бүләк бирсәгез дә ул туза, искерә, юкка чыга, онытыла. Ә үзенә багышланган шигырьне кеше гомере буена саклый. Кәгазе таушалса күчереп яза, язмаса да күңелендә йөртә. Бу шигырьне кем бүләк иткәнен дә онытмый ул. Ни өчен шулай?

* * *
Моңа кадәр бик игътибар иткәнем юк иде. Әле авылда бер мәҗлестә булырга туры килде. Юбилей инде. Юбилярны котлап берәү тост әйтә. Шигырь белән:
Туган көнең белән котлыйм сине
Теләкләрнең телим изгесен…
Күп тә үтми икенче кунак сүз ала:
Туган көнең белән котлап сине…
Дежур сүзләр. Мең тапкырлар кабатланып, тапалып беткән чиле-пешле шигырьләр… Мин шигырьдән чистый гайрәтем чигеп кайттым.

Менә шушындый мәҗлесләр бүген кешене шигърияттән, әдәбияттан читләштерүгә хезмәт итә кебек тоелды. Белмим, ни өчен шулай?!. Бу кешеләрнең наданлыгыннан киләме? Югыйсә, әйбәт шагыйрьләр дә күп бит инде. Хәер табын артында классика, әйтик, Тукай, Җәлил шигырьләрен сөйләп тә булмыйдыр инде… Бүгенге тере классикларыбызныкын да… Ләкин заказга котлау шигырьләре язучылар интернетта бик күп бит. Үзләре шундый актив. Хәтта миңа да шигырь язып бирергә тырышканнары бар.

Теге мәҗлестән кайткач, шул шигырьләр белән танышып чыктым. Хәтта берничәсенә заказ да биреп карадым. Бер строфа (куплет) өчен 500-700 сораучылар булды. Түләдем. Тик шигырьләре генә… Белмим инде, кайсы аяклары белән яза торганнардыр… Интернетта ирекле әйләнештә йөргән котлау шигырьләре дә бик әлләни түгел икән. Әйбәтләре инде меңәр тапкыр кабатланып, ятланып беткән. Аларны сез минем сайтта да таба аласыз — менә бу биттә. Калганнары — гайрәт чикерерлек.

Менә шундый мәҗлесләрдә укырлык, бер-береңне котлашырлык шигырьләр бик юк икән шул. Заманында минем «Күңелле табын» да, әнә шул кытлыкны каплаган өчендер инде, кототокыч тизлек белән сатылып бара иде. Хәзер андагы шигырьләр халыкныкына әйләнеп бетте инде. Тагын кирәк икән.

поздравления с днем рождения на татарском

Безнең язучылар югары темалар, югары әдәбият дип тырыша инде. Мәңгелек әсәрләр иҗат итәләр. Ләкин бүгенге көн кешесе өчен кирәкле гади язмалар турында да онытырга ярамыйдыр. Ихтыяҗ бар икән, эшләргә кирәк. Югыйсә, хәлләр хөрт… Әйбәт әсәрләрең киләчәккә барып җитәр ул җитүен, укучыларың барып җитәлмәс. Шуңа күрә, бу өлкәләрне дә күздән ычкындырырга ярамый. Менә шундый уйлардан соң, мин төрле бәйрәмнәр белән котлау шигырьләре яза башладым. Бу үзем өчен беркадәр ял, шаярып алу, ә кешеләр өчен файда булыр сыман иде.

«Заказга шигырь язам!..»

Социаль челтәрләрдә дә бу хакта постлар урнаштырдым әле. Бәлки, күргәнсездер дә. Анда төрле фикерләр булды. Хуплаучылар да күп булды. Марат Кәбиров дәрәҗәсендәге шагыйрьгә мондый нәрсә килешми, дәрәҗәңне төшермә, диючеләр дә шактый җыелды. Дәрәҗәне төшерү турындагысын бик җитди кабул итмәдем инде. Мин әллә нинди темаларга, әллә нинди жанрларда эшли ала торган кеше. Эш бит нәрсә язуыңда түгел. Эш НИЧЕК язуыңда, НИНДИ әсәр тудыруыңда.

Заманында мин “Күңелле табын” дип аталган китап та чыгарган идем. Анда туган көн котлаулары, бүләк биргәндә укыла торган теләкләр, табын уеннары, кызыклы тостлар, тагын әллә нәрсәләр бар. Бик популяр китапка әйләнде. Кәгазь варианты гына 100 меңнән артып китте, электрон китапны алучылар да шул чама  җыелгандыр. Әле дә алалар. Теләсәгез, сез дә алыгыз — менә монда ул.

Шуңа күрәме, юбилейлар, туган көн белән котлаулар бик кызык тоелмады. Мин эшне беркадәр катлауландырырга булдым. Конкрет шәхескә багышланган шигырь язарга. Әйтик, сез әниегезне, әтиегезне, тормыш иптәшегезне, яраткан кешегезне, улыгызны, кызыгызны, начальнигыгызны, хет кемне инде… ниндидер бәйрәм белән котларга, яки юк сәбәпне бар итеп аның турында шигырь яздыртырга телисез икән, миңа заказ бирәсез. Ә мин аның үзенчәлекләрен, сезнең теләгегезне исәпкә алып, нәкъ сез теләгәнчә шигырь язып бирәм.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Бу идея миңа бик кызык тоелды. Үзем өчен әдәби күнегү, тренировка кебек нәрсә, ә заказ бирүчегә файда, шигырь багышланган кешегә — сөенеч. Соңгысын мин бик яхшы беләм, үзенә багышлап шигырь язсаң, хәтта бик кырыс, таш йөрәкле кебек тоелган кешеләр дә эреп төшә, сабый бала кебек шатлана.

Шигырьгә заказ бирүче булмас, дигән идем…

Zakazbir.ru доменында сайт ачтым, төрле каналлар буенча игълан тараттым. Шигырьгә заказ бирүче табылмас, табылса да күп булмас кебек тоелды. Беренче көннәрдә чынлап та беркем дә заказ бирмәде. Ләкин… бер мәлне заказлар ява башлады. Берсенә язып, берсенә язмасаң — кемнедер кимсеткән кебек. Ә вәгъдә биргәч, эшләү мәҗбүри.

туган кон белэн котлау сузлэре

Аптырагач, мин бу эшне түләүлегә әйләндердем. Шулай итсәң, заказлар туктар, һич югында кимер кебек тоелды. Алар чынлап та бераз кимеде, ләкин миңа болары да күп иде. Бәяне тагын бераз күтәрергә туры килде. Сизелерлек үзгәреш булмады. Ник тотындым моңа, дигән көнгә төштем. Заказ буенча шигырьләр генә язып ятмыйм ич инде, әдәби әсәрләргә дә җитешергә кирәк.

Һәм мин беркадәр тырышканнан соң, бу эшне бөтенләй туктатырга уйладым. Сайтта да, социаль челтәрләрдә дә шул хакта хәбәр тараттым. Ләкин моны беркем дә ишетергә теләмәде. Заказлар һаман килә торды. Каршы төшәрлек чама юк иде. Хәтта акчаларын кире кайтарып, баш тартсам да: “Сезнең дәрәҗәдә язучы шагыйрь юк, зинһар миңа гына язып бирегез инде… бер генә шигырь…” — дип салпы якка салам кыстырдылар. Һәм мин язылып яткан романны читкә куеп, заказ буенча шигырьләр язу эшен дәвам иттем.

Болай булмый иде. Бер иҗатташ дусыма зарлангач, ул: “Ихтыяҗ бар икән, туктатмаска кирәк инде, — диде, — Әйдә, бергә эшлибез.” Ул талантлы шагыйрь. Мин шундук ризалаштым. Тик бер шарты бар икән: аның заказга язуын беркем дә белергә тиеш түгел. Мин моңа әзер идем. Бераздан тагын теләк белдерүчеләр барлыкка килде. Без аларны бик нык сайлап, җиде иләк аша үткәреп кенә алдык. Шул рәвешле, талантлы авторлардан торган ныклы команда барлыкка килде. Һәм без эшне дәвам итәргә булдык.

Сез бүген Zakazbir.ru сайтында бер куркусыз заказ бирә аласыз. Анда татар дөньясында киң билгеле шәхесләр, талантлы шагыйрьләр эшли. Һәм шигырьләрнең сыйфаты сез көткәннән чүт кенә яхшырак булачак. Акча мәсьәләсендә дә сезне беркем алдамаячак. Мин моңа тулы гарантия бирәм.

Кешене шатландыру һәрчак рәхәт…

Баштарак беркадәр авырсынып торсам да бу эш миңа кызык. Кешеләр белән аралашасың, аларның халәтенә кереп карыйсың. Бөтен фантазияңне җигәсең, аңыңның һәм хисләреңнең моңарчы йоклап яткан өлешен кузгатасың — иҗат кешесе өчен бу үзе үк зур нәрсә. Ул катып калырга, калыплашырга мөмкинлек бирми, яңадан-яңа формалар, алымнар уйлап табарга этәрә, камилләшергә булыша. Монда инде үзеңне бөеккә исәпләп, үз орбитаң тирәсендә генә бөтерелеп булмый.

стихи на татарском языке

Иң беренче чиратта шигырь багышланган кеше турында уйлыйсың, заказ бирүченең теләкләрен исәпкә аласың, шигыреңне бәйрәмгә җыелучылыр ничек кабул итәчәген күз алдына китерәсең… Кыскасы, монда син үз амбицияләреңне онытып, кулланучылар (укучы, тыңлаучы, кунаклар, һ.б.) турында уйлыйсың. Мин моны да бик уңай күренеш дип билгелим, чөнки язучы үз укучысыннан ерак китәргә тиеш түгел.

Рәхәт яклары да бар. Шигырең ошаса заказчы да күкләрнең җиденче катында була. Әйбәт шигырь аның үзенә дә чиксез шатлык китерә. Ул сиңа рәхмәтләр яудыра — шалтыратып та, емайл аша да, социаль челтәрләрдән дә. Дөресен әйткәндә, бу эшкә алынганчы минем әле беркайчан да моның хәтле рәхмәт сүзләре ишеткәнем юк иде. Бу үзе үк күңел күтәрә торган күренеш. Үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне, кемнедер бәхетле итә алуыңны адым саен тоеп тору шул хәтле рәхәт нәрсә икән.

Шул рәвешле, бер заказдан өч кеше бәхетле була — шигырь язучы, заказ бирүче һәм юбиляр, яки шигырь багышланган кеше. Бу инде зур нәрсә! Мондый тойгыны без зур әдәбиятка, чын шигърияткә исәпләгән әсәрләр дә бирә алмый хәтта. Син анда укучыларыңны күрмисең: әллә укыйлар, әллә юк, укысалар — әллә яраталар, әллә яратмыйлар. Ә монда конкрет эшең өчен конкрет кешеләрнең шатлануын күрәсең. Кат-кат рәхмәт ишетәсең. Кешеләр рәхмәт укырлык булгач, дәрәҗәңне төшерә торган эш түгел инде бу. Саваплы гамәл.

Чит илләрдә бармы мондый хәл?

Эшкә алынгач, мин: “Бу бездә генә микән, башка халыкларда да бар микән, алар ничек эшли икән?” — дип төрле илләрнең сәхифәләрен өйрәнеп чыктым. Мондый күренешнең Россиядән читтә дә булуына ышанычым аз иде. Без бераз сентименталь халык бит. Бездә хис-тойгылар алдан йөри. Ә Европа, яки Америка кешесе исәп-хисап белән эш йөртә, хискә артык бирелеп китми. Шуңа аларның кемгәдер шигырь бүләк итә алуын күз алдына китерү читенрәк иде.

Алай түгел икән. Мондый сәхифәләр инглизләрдә дә, французларда да, немецларда да бар. “Якын кешеләрегезнең сезгә никадәр кадерле икәнен күрсәтегез. Мондый шигырьләрне сез беркайдан да таба алмаячаксыз!” — дип каршылый, мәсәлән, Лондондагы www.iwantapoem.com сайты. Заказ бирүчеләрнең рәхмәт сүзләренә караганда, бу коры шапырыну гына түгел. Ә www.worditrhyme.com сайты “Поэзия — кешеләр өчен!” — дигән лозунг астында эшли. Аның Инстаграмында — 13,5 мең, pinterest сәхифәсендә 20 мең подписчигы бар.

Эшләү рәвешләре дә, тематикалары да нәкъ бездәге шикелле. Туйлар, юбилейлар, туган көннәр, 8 март, яңа ел, һөнәри бәйрәмнәр һәм башка тантаналар уңаеннан язалар. Сөйгән ярларына мәхәббәт аңлату, тәкъдим ясау, иренә/хатынына багышланган шигырьләр, әниләр/әтиләр көне белән котлаулар… Аларда моның белән профессионал иҗатчылар, танылган шагыйрьләр ачыктан-ачык шөгылләнә.

Без еш кына:”Кеше үзгәрде, аның хисләнеп торырга вакыты юк. Шигырьгә игътибар бетте” — дип зарланырга яратабыз. Ә шигырьгә заказ бирүчеләрнең күплеге, аларның бөтен дөнья буйлап таралуы киресен раслый. Кеше һәрчак кеше булып кала һәм аның күңеле бар, күңелендә шигърияткә ихтыяҗ бар.

Ни бәягә төшә?

Бездән аермалы яклары. Аларда эпитафия (кабер ташындагы язу) һәм әрвахны соңгы юлга озатканда сөйләнә торган телмәрләргә кадәр бар. Аларда без тапкан иң арзан бәя — 39 евро (3545 сум). Моның өчен алар 18 юлдан торган шигырь язалар. Нигездә 49-99 еврога эшлиләр. Безнең акчага күчерсәң, 4455-9000 сум тирәсе була инде. Яхшы шигырьнең бәясе түбән була алмый.

заказать стихи про маму на татарском языке

Без куплет (строфа) саны белән эшләмибез. Алай дөрес түгел. Һәр шигырь үз моңы, үз темпы, үз озынлыгы белән туа. Аны сузып та, кысып та булмый. Сезнең теләкне үтәр өчен ничә строфа таләп ителә, шулкадәр язабыз. Шулай булырга тиеш.

Ә бәяләрне үзебезнең җирлеккә ярашлырак итеп эшләдек. Ну, ни генә әйтсәң дә бездә 4500 сум итеп булмый бит инде. Европа шартларында яшәмибез. Ә 1000-1500 сум — һәркемнең кулыннан килерлек сумма. Кибеткә барсак, бер кирәксез әйберләр алып та без шулкадәр акча бетерәбез. Аннан соң, кадерле кешең өчен 1-2 мең сумыңны кызганасың икән, заказ биреп тә торма — димәк, ул кадерле кеше түгел.

Заманында мин иң кирәкле кешеләремнең берсенә коньяк алып кердем. Хәзер төгәл хәтерләмим, 15 мең тирәсе иде бугай. Табынга чыгармады. Тар даирәдә генә, тәмләп кенә авыз итәргә теләде. Ләкин… Теге фирменный затлы кибеттән алынган кыйммәтле коньяк самопал булып чыкты. Шешәсе матур иде, шуны мактаган булдык. Ә күңелдә барыбер төер калды.
Теләсә-нинди товар “самопал”, “китайский”,”подделка” булырга мөмкин. Шигырь алай булалмый. Ул бер һәм берәгәйле языла.

Нинди темаларга заказ бирергә була?

Бөтен темага да! Дәүләт законнары һәм әхлак нормалары, кешелеклелек кануннары белән каршы килмәсә, әлбәттә. Хәер, андый тәкъдимнәрнең булганы да юк. Нигездә менә шундый темаларга заказ бирәләр:

    • Туган көн, туй, юбилей беллән котлау
    • Корпоративларда укыр өчен шигырьләр
    • Балалар бакчасы, мәктәп өчен шигырьләр
    • Конкурслар, бәйгеләр өчен шигырьләр
    • Бүләк биргәндә укыла торган шигырьләр
    • Оешмалар, предприятиелар өчен гимн
    • 8 март, 23 февраль, Яңа ел һ.б. бәйрәмнәр өчен
    • Яраткан кешегә багышланган шигырьләр
    • Әниләр/әтиләр турында шигырьләр
    • Улларына/кызларына багышланган шигырьләр

Шигырь бүләк итү нигә кирәк?

Мин гомерем буе диярлек концертларда алып баручы, юморист буларак чыгыш ясадым. Гел эстрада йолдызлары, “кассовый” җырчылар белән эшләдем. Кайвакыт тамашага килгән дуслар кунакка да алып китә иде. Менә шул кунак табынында аларга багышлап шигырь язган чаклар да булды. Уйнап кына инде. Хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән. Менә шул кешеләр белән ун-егерме ел үткәннән соң кабат очрашкан бар. Алар теге шигырьләрне саклыйлар икән. Кемнәредер шәхси альбомында, кемнәредер махсус стенд ясатып стенага элеп куйган… Һәм барсы да аны яттан белә, үземә укып күрсәтә. Мин инде… гарьлектер, әлбәттә… онытканмын… Ә алар хәтерли.

Мин моңа артык гаҗәпләнмәдем. Кешеләр үзләренә игътибар күрсәткәнне ярата. Газета-журналда үзләре турында чыккан язмаларны еллар буена саклый алар. Хәтта зур бер мәкаләдә исем фамилияләре генә аталып китсә дә. Дусларына, туганнарына күрсәтә. Ә монда тоташ бер шигырь! Әйбәт шигырь.

“Шигырь бүләк итү ни өчен кирәк?”- дигән сорауга мин төгәл генә җавап бирә алмыймдыр. Бу әҗәл даруы түгел бит инде, бүләк итмәсәң дә беркем дә гаепли алмый. Күрмәмешкә, белмәмешкә салышып узып китсәң дә була. Беркем каза күрми. Файдасы да зур: 1-2 мең акчаң янда кала. Ә бүләк итсәң, син кадерле кешеңә чиксез зур куаныч китерәсең. Ул аны беркайчан да онытмаячак һәм гомере буена саклаячак. Ул гомере буена сиңа рәхмәтле булачак.

Мин моның сере нидә икәнен белмим. Шулай икәнен генә беләм. Бу тәҗрибәләр белән исбатланган феномен. Үзенә багышланган шигырьне дә, кем шундый бүләк ясавын да кеше беркайчан да онытмый. һәм гомере буе күңелендә рәхмәт хисләре йөртә.

Ничек заказ бирергә?

Zakazbir.ru сайты бүген сезнең өчен эшли. Әгәр әниләрегезгә, әтиләрегезгә, сөйгән ярларыгызга, туганнарыгызга, дусларыгызга, гомумән, кадерле кешеләрегезгә көтелмәгән һәм гомергә онытылмаслык бүләк ясарга телисез икән, шушы сайт аша заказ биерегез.

Әле генә андый ихтыяҗ булмаса, социаль челтәрләрдә безнең төркемнәребезгә теркәлеп куегыз. Кирәк чакта табарга җиңел булыр. Төркемнәрдә даими рәвештә шигырьләр, котлаулар, теләкләр, бүләкләр белән бәйле язмалар да чыгып бара. Анда сез бик күп файдалы мәгълумәтләрне бушлай ала аласыз

Ә шигырьгә заказлар бары тик zakazbir.ru сайты аша гына. Maratkabirov.com сайты укучылары өчен ташлама — “Стандарт” тарифындагы шигырьләргә заказ бирү бәясе нибары 999 сум. Ташлама вакыты чикләүле. Якыннарыгызны сөендерергә ашыгыгыз! Һәр мизгелне бәйрәм итеп яшик.

(Барлыгы 397 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .