kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Укытучылар

Җәй көне бу хакта язу дөрес микән инде, тик мин үзебезнең мәктәпне сагынам икән. Әле авылдагы китапханәне тәртипкә китергәндә, дәреслекләр килеп чыкты. Математика. Физика. Химия. Шуларга ияреп балачак кире кайтты. Мәктәп еллары…

Язучыларны гадәттә гуманитарий итеп, төгәл фәннәрдән ераграк торган кеше итеп күзалларга тырышалар. Бәлки, монда бераз мантыйк бардыр инде. Тик минем иң яраткан фәнем математика иде. Нинди фәнне яратуың укытучыдан да тора. Безнең математика укытучысы — Хәбибә апа иде. Завуч. Бу сүзнең нәрсә аңлатканын төгәл белмәсәк тә, без аның мәктәп директорыннан кала икенче кеше икәнен чамалый идек. Усал. Тирги башласа, кашлары җыерыла, авызларын очлайтып, бөтен күңелен биреп тирги. Монсы — завуч. Ә математика дәресендә ул бөтенләй икенче кешегә әверелә. Әни кебек. Мин әле дә әнинең печәнлектә үләннәр белән таныштырып йөргән чагын хәтерлим. “Менә монсы — бака яфрагы. Берәр җирең яраланса шуны ябарга кирәк. Шифасы бар…” Һәм ул сөйләп китә инде, тыңлап кына өлгер. Нинди яра булса, кайсы яфрагын өзәргә, аны ничек итеп кулланырга. Ашказаның авырткан вакытларда ничек итеп кайнатып эчәргә… Ул үзе бөтен үләннәрне дә таный, аларның серен белә, шуны миңа да тапшырырга тырыша. Ә миңа бик кызык та түгел, әлегә бер җирем дә авыртмый. Ләкин әйткәннәре колакка керә, күңелгә бикләнә. Хәбибә апа да әнә шундый иде. Ул үз әниең кебек белгәннәрен сиңа тапшырырга тырыша. Тик аның яланы бүтән — математика. Аксиомалар, теоремалар. Кызыклы саннар. Аның белеме зур. Күңеле киң. Эшен ярата. Шуңа күрә, безнең класста бөтен малай да математиканы ярата иде.

Рус теле һәм әдәбияты. Укытучыбыз Халидә апа. Белмим, ул вакытта дәреслекләргә кергән әсәрләрнең татарчага тәрҗемәләре булдымы икән. Ә Халидә апа аларның барсын да тәрҗемә иткән, барсын да яттан белә. Берничә бит укыйбыз да укытучы ул битләрне татарчага тәрҗемә итеп бирә. Рәхәт. Аңлаешлы. Югыйсә, класста берәү дә русча юньләп белми инде. Өйрәнү теләге дә артык зур түгел. Киресенчә, без авылга кунакка кайткан шәһәр малайларын да шыр татар итеп җибәрәбез. Үзебезгә дә өйрәнергә кирәк булгандыр бәлки. Тик бездә андый ихтыяҗ юк иде. Бер җыр бар иде бит: “Дан приказ ему на запад, Ей в другую сторону” — дигән сүзләре бар аның. Җырда ул бер булып ишетелә — данприказимуназапад. Мин мәктәпне бетергәнче шуны бер сүз дип уйлап йөрдем. Аңлап җырламаганбыз инде, тәрҗемә итеп бирергә Халидә апа җитмәгән.

Мин әлбәттә Совет чорының мәгариф системасын мактыйм. Ләкин телләр өйрәнү мәсьәләсе ул чорда да өч тиенгә тормаслык булган. Менә без фәләнешәр ел рус, чит илләр телен өйрәндек. Бер җөмлә дә төзерлек дәрәҗәгә җитәлмәдек. Уфага китеп берничә ай узуга мин, мәсәлән, марҗа кызлары белән шартлатып русча сөйләшерлек дәрәҗәдә идем. Совет мәктәбе ун ел буена бирә алмаган белемне миңа Уфа урамы ике-өч ай эчендә бирде. Кызганыч, татар телен өйрәнү мәсьәләсендә дә без шушы эшкилмәгән методиканы нигез итеп алдык. Алай ярамаган. Безнең бит мәдрәсә шәкертләренә дә бик күп телләрне кыска вакытта өйрәнергә мөмкинлек биргән үз ысулларыбыз бар.

Шулай да башкорт телен мин бик җиңел өйрәндем. Революциядән соң, 1920 елларда, гына барлыкка килгәнгә микән, башкорт әдәби теле өйрәнү өчен бик җиңел. Аның хәтта грамматикасы да гади: ничек ишетәсең — шулай язасың. Ишеткәнеңне яза алу өчен хәрефләре дә җитәрлек дәрәҗәдә. Өстәвенә, укытучыбыз да талантлы шагыйрә Рәшидә Шәмсетдинова иде. Ул яшь, чибәр. Шундый укытучының дәрес биргәнен карап утырасың мени инде. Без малайлар, аның игътибарын ныграк яуларга тырышып, төрле этлек уйлап чыгара идек. Ә башкорт әдәбияты миңа артык кызык түгел, мин инде аны үзаллы укып чыккан идем.

Монда бер нәрсәгә игътибар юнәлтергә телим. Татар телен “белмес” милләттәшләребезнең яраткан сүзе бар:”Телне белмим, мин татарча бер класс та укымадым шул.” Мин аларны берничек тә аңлый алмыйм бугай, чөнки үзем дә бер класс та татарча укыган кеше түгел. Теләсә-кайсы телне аралашу дәрәҗәсендә өйрәнү өчен өч ай вакыт җитә. Язу, грамматика катлаулырак. Ләкин ул да ерып чыгалмаслык нәрсә түгел…

Шул рәвешле укытучыларның барсын да барлап чыгарга мөмкин булыр иде. Озынга китәр. Шуны гына әйтми калалмыйм, алар үзләренең эшен дә, балаларны да ярата торган зур шәхесләр булган. Без дә аларны яратканбыз. Укыган чакта төрлечә үпкәләп, күралмастай булып йөргән чакларда да ярату сүрелмәгән. Югыйсә, мин бүген аларны искә төшереп, сагынып утырыр идем мени? Алар миңа бүген дә газиз, бүген дә кадерле. Белем генә биреп калмаган бит алар, яратырга да өйрәткәннәр.

Соңгы елларда без укытучыларга кулланучы күзлегеннән карый башладык. Аларның абруен төшердек. Текә ата-аналарны хезмәтчеләре дәрәҗәсенә җиткердек. Алай гына да түгел, сәяси уеннарның шиклеләренә тартып керттек, үз вазыйфаларына каршы килгән гамәлләр кылырга мәҗбүр иттек.

Укытучы беркемнең дә хезмәтчесе түгел. Ул — балаларга белем һәм тәрбия бирүче. Сезнең балаларга. Ә сезнең балаларыгыз — сезнең киләчәгегез. Бернинди миллиардлар да баланы алыштыра алмый. Олыгайган көндә — бигрәк тә. Җәмгыятьтәге рухи бушлык укытучыларның шәхесен сыгып чыгарырга тырышудан башлана.

(Барлыгы 199 карау, бүген - 4 кеше)
@Mail.ru .