kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

175-нче мәктәп


(175-нче мәктәп фаҗигасе турында)

Болай гына онытып була торган хәл түгел инде ул, кабат-кабат искә төшеп, уйланырга, тормышыбызны энә күзеннән үткәрергә мәҗбүр итә торган фаҗига. Казанның 175 мәктәбендә булган үтерешне әйтәм.

Россия мәктәпләрендә корал белән шаярулар, атышлар, үтерешләр моңа кадәр дә булгалый иде. 2017 елның сентябрендә, мәсәлән, Мәскәү өлкәсенең Ивантеевка мәктәбендә тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә шартлаткыч, балта һәм пневматик корал алып килә. Укытучыга ата һәм балта белән суга. Шартлаткычны да шартлата. Моннан куркып өч бала тәрәзәдән сикерә. 2018 елның октябрендә Керчь политехник колледжында да олы фаҗига була. Дүртенче курс студенты дәрескә утлы корал һәм шартлаткыч алып килә. Нәтиҗәдә, 20 кеше һәлак була, 65-е яралана. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, әлеге студентны иптәшләренең даими кимсеткәнлеге ачыклана.

Мондый хәлләрне бик күп дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Ә инде пневматик корал белән тән җәрәхәте ясауларның чиге-чамасы юктыр. Кем үзе сатып алган, кемдер әтисенекен, яки абыйсыныкын алып килгән… Кайсылары үч кайтару ниятендә, кайсылары иптәшләре арасында үзен күрсәтү, бераз кылтаеп алу теләгеннән…

Шулай да Казанның 175 мәктәбендә булган фаҗига барсыннан да беркадәр аерылып тора кебек. Егет бит үзен алла дип игълан итә, “биомусорларны юк итәчәкмен” дип алдан кисәтеп куя. Үзләрен зыялыга исәпләгән кешеләр арасында:”Социаль челтәрләр иминлек хезмәтенең күзәтүе астында,” — дигән хәбәрләр йөри. Милли мәсьәләләргә кагылышлы язмалары буенча хөкемгә тарттырылучыларны исәпләсәң, бу хәбәрләр чындыр кебек тә тоела башлый. Чын түгелдер, мөгаен. Югыйсә, бу егетнең язмасын игътибарсыз калдырмаслар иде. Хәер, кем белә… Мондый чакта ни әйтсәң дә дөрес булмас сыман.

Корал белән уйнау теләгенә артык аптырарга кирәкмидер инде. Моны киноларга, компьютер уеннарына гына япсартып калдырырга да ярамый. Без кечкенә вакытларда ук-җәя, агач кылыч, рогаткалар белән мавыга идек. Коралга тартылу көчле, чөнки кешелек тарихы — сугышлар, канкоешлар тарихы. Бөеккә саналган шәхесләрне барлап карасаң, күпләре җанкыяр булып чыга. Шуңа кешеләр арасында корал культы хөкем сөрә. Хәтта дәүләт күләмендә дә без парадлар ясап, сугыш кораллары белән мактанып алырга яратабыз.
Корал — бер нәрсә, аны куллану теләге — икенче нәрсә. Әлеге фаҗига турында сөйләшкәндә: “Ата-аналар хөкеменә бирергә иде ул явызны! Мәйданга чыгарып асарга, я бөтен халык алдында кыйнап, җәзалап үтерергә,” — диючеләр дә бар. Аяусыз ишетелсә дә аңлап булмаслык сүз түгел. Бер гаепсез килеш гомере өзелгән балаларны, аларның кара кайгыга баткан ата-аналарын, якыннарын күз алдына китерсәң, бу әле бердәнбер дөрес юл да кебек тоела. Шул рәвешле, бер явызлык кешеләр күңелендә йоклап яткан мең явызлыкны уята.

Шушы мәктәптә һәлак булганнарның ата-аналарына, якыннарына ходай сабырлык бирсен. Мин аларның авыр кайгыларын уртаклашам. Фаҗига корбаннарының җаны җәннәткә ашсын, дип телим.
Шул ук вакытта бу җинаятьченең әти-әнисенә дә сабырлык телисем килә. Берәү дә үз баласын үтерүче булсын, җинаять юлына бассын дип үстерми. Мондый бәхетсезлек бер ата-анага да язмасын. Балаңны югалтуның иң авыр ысулы — аның явызлык юлына басуы. Үзебезне дә, балаларыбызны да Ходай явызлыктан сакласын!

Бу явыз егетне акларга теләмим. Ләкин әлеге вакыйгада без дә, җәмгыять үзе дә гаепледер сыман тоела. Акча колына әйләндек, рухи кыйммәтләрне адәм көлкесенә калдырдык. Рухы ярлыланган кешеләрнең әхлак, әдәп кагыйдәләрен онытып кыргыйга әйләнүе дә, ерткычка әверелүе дә гаҗәп түгел.

Мин үзебезнең балачакны күз алдына китерәм дә: “Совет чорында мондый хәл була алыр идеме?” — дим. Ул заманда бит мәктәпләр дә ачык булды. Тик ул дәвердә кешеләрнең күңеле буш түгел иде. Укытучыга хөрмәт тә, ышаныч та зур, ә укучы үзенә нинди таләпләр куелганны яхшы аңлый, мөмкинлегенчә тырыша иде. Хәзер ничек? Октябрят, пионер, комсомол оешмалары балаларны кечкенәдән җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту серләренә өйрәтә, үзара мөнәсәбәтләрне көйләргә ярдәм итә иде. Барсын да санап тормаган хәлдә дә һәркемгә билгеле: мәктәп ул чорда белем бирү урыны гына түгел, ә яхшы тәрбия бирү чарасы да булды. Бүген ничек?

Мәктәптә генә түгел, хәтта өйдә дә тиешле тәрбия алалмый хәзерге балаларның күбесе. Әти-әниләре эшкә чумган. Башкача булмый да — нәрсә генә эшләсәң дә акча кирәк. Ипотека, квартплата, кредитлар, кием-салым, ризык… Хәтта ниндидер белешмә алу өчен дә, кемнеңдер бер култамга куйганы өчен дә фәлән сумыңны чыгарып салырга кирәк. Ә хезмәт хаклары — ташка үлчим генә. Шуңа чабарга мәҗбүр ата-ана. Балам ким-хур булмасын, дип тырыша инде ул. Яхшы кием киеп йөрсен, затлы телефон тотсын… Болары да мөһим! Хәзерге мөлкәт коллары дөньясында шунсыз булмый. Әгәр балаң начар киенгән икән, аны кимсетәчәкләр. Телефоны иске икән, түбәнсетәчәкләр. Кесәсендә көндәлек акчасы юк икән, читкә тибәчәкләр. Шуларны булдырырга тырышып чапкан ата-ананың тәрбиягә вакыты да, көче дә калмый. Һәм сабыйлар әти-әниләре йортында, ата-ана назы күрәлмичә ятим үсә. Бәлки күңелдәге нәфрәт, явызлыкның төп чыганагы шушыдыр әле.
Әлеге фаҗига фәкать корбаннардан гына торадыр сыман. Кешелексез җәмгыять корбаннары.

Марат Кәбиров


(Барлыгы 427 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .