kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сиңа җиткән бер ир дә юк

* * *
Чибәр ханым китап укый һәм кинәт иренә:
— Коточкыч! Нинди оятсызлык?!.
— Нәрсә булды?
— Синең миңа багышлап язган шигыреңне ниндидер Есенин үзенең китабында бастырган.

* * *
— Вакыт – берни дә түгел. Ул бары тик чынбарлыкны субъектив кабул итү рәвеше генә. Чынында исә сәгать вакытны түгел, ә үз-үзен үлчи. Берәү генә булган очракта, сәгать объективлыктан мәхрүм, икәү булганда – ул шикләнергә мәҗбүр итә. Бары тик ким дигәндә, өчәү булган очракта гына без ниндидер фикергә килә алабыз. Әмма бу хакыйкать түгел, ә мәсьәләнең күпчелек тавыш белән хәл ителүе генә. Димәк, сәгать вакытны билгеләми дә, үлчәми дә…
— Гафу итегез, мин тагын кабатларга мәҗбүрмен. Кичке сәгать уннан соң аракы сатылмый.

* * *
— Доктор, операция нәрсә белән бетте?
— Әлегә бетмәде. Ну, бер уянгач, менә бу кайчыны гына тотып торыгыз әле.

* * *
Бар. Бер ир рюмка артыннан рюмка каплап куя. Аның шулкадәр күп эчүенә бармен да түзми:
— Нәрсә булды соң?
— Хатын белән тиргәштек без.
— Борчылмагыз, уза торган нәрсә ул.
— Әйе. Ул минем белән бер ай сөйләшмәскә булды.
— Бер ай артык күп тә түгел инде, бер карасаң.
— Әйе. Бүген шул бер айның соңгы көне.

* * *
Ир ялгызы курортка китә. Ике атнадан смска:
“Барыбер, тик сине яратам”
Хатыны җавап яза:
“Мин дә. Сиңа җиткән беркем дә юк… — һәм бераздан өстәп куя, — әлегә”

* * *
Полковник анекдот сөйли. Янындагы бөтен лейтенантлар да хахылдап көлә. Бары тик берәү генә җитди кыяфәттә. Полковник сорый:
— Ә син ник көлмисең?
— Мин бу частьтан түгел, иптәш полковник.

Марат Кәбиров тупланмасыннан

 

(Барлыгы 34 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .