kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кызлар килә вагон белән

Вьетнамдагы никах агентлыгы Казахстан һәм Россия ирләренә кәләшләр тәкъдим итә, дип яза һәртөрле файдалы киңәшләр, кызыклы яңалыклар, шак катыргыч хәлләр басмасы LibEros.ru сайты, Казахстан, Россия һәм чит ил чыганакларына сылтанып. Кәләшле булу өчен нибары алты мең доллар түләргә кирәк. Бөтен чыгымнар, шул исәптән Вьетнамда туй уздыру мәшәкатьләре дә никах агентлыгы исәбеннән. Өстәвенә :”Әгәр кәләш белән уртак тел таба алмыйсыз һәм ул бер ел эчендә качып китә икән, аның урынына башканы бирәбез. Монсы түләүсез.” — дигәне дә бар.

Бу миңа кызык тоелды. Кызлар диюгә, иң башта авылларда өйләнәлми йөргән ир-егетләр турында уйладым. “Кызлар юк бит” — диләр алар, әллә кызларның үзен, әллә сафлыгын күз уңында тотып. Ә монда – саф кызлар тәкъдим итәләр. Ару гына суммага. Аена уртача утыз мең хезмәт хакы алып эшләгән Татарстан халкы өчен алты мең буй җитмәслек биеклек түгел бит инде. Анннан соң, санкциялар искә төште. Монсы да уен түгел. Кырып-сепереп җыйган акчаңа алган хәләл хатыныңны берәр базга илтеп салсалар… Һәм бульдозер белән… Алла үзе сакласын… Бәхеткә каршы, санкцияләр товарның бу төренә кагылмый булып чыкты.

Телефонның теге очыннан миңа әлләни зур яңалык хәбәр итә алмадылар. Шундый-шундый шартлар, әгәр җитди карарга килсәгез, очрашып сөйләшәбез. Бөтен нечкәлекләре, хезмәт өчен түләү бәясе шунда хәл ителә. Килешү төзегәннән соң өч ай эчендә кәләш инде сезнең йортта булачак. Кызлар проблемасын да шулай җиңел хәл итеп була икән!

Вьетнам кызлары дөньяда иң матурлардан исәпләнә, һәртөрле гүзәллек конкурсларында җиңеп чыга икән. Һәм иң мөһиме алар ирләре белән талашмый, гаиләдә баш булырга омтылмый, акча таптырып йөдәтми, киресенчә, һәр очракта аларга терәк-таяныч булырга тырышалар. Шуңа да аларга сорау зур икән. Ел саен ике йөз меңгә якын вьетнам кызы чит илгә кияүгә китә. Ата-аналары, гадәттә, моңа каршы түгел. Кызының чит илгә кияүгә чыгуы алар өчен беркадәр абруй булып исәпләнә, өстәвенә ярыйсы гына акча да китерә.

Кәләшлеккә кандидатларны төрле авыллардан чит илгә кияүгә чыгарга теләгән кызлар арасыннан җыялар икән. Аларны берничә ай буена үз-үзеңне ничек тоту серләренә, аш-су осталыгына, хуҗабикә булу, матурлык серләренә һәм тагы әллә нәрсәләргә өйрәтәләр. Кызларның кияүгә чыкканчы беркем белән дә җенси мөнәсәбәткә кермәве, сафлыгын саклавы мәҗбүри. Шушы мәктәпне уңышлы узучы кызлар кәләш буларак тәкъдим ителә. Әгәр булачак кияү ата-ананың һәм кызның ризалыгын ала икән, гаиләле тормыш башланды дигән сүз.

Әмма авылда гомер итүче буйдак танышым моңа кул гына селтәде:

— Алты мең доллар! Бу бит якынча өч йөз мең сум дигән сүз! Каян инде безгә?!.

— Менә кара, — дим мыек астыннан елмаеп, — син аена уртача утыз мең зарплата аласың. Димәк, ул сумманы ел ярым эчендә җыясың…

— Нинди утыз мең?!. Нәрсә, баш катырасың…Кайсы сантые әйтте утыз мең дип?!.

— Юк, бу чынлап та зур бәя түгел. Кызлар өчен. Хәтта кредитка алырга да мөмкин. Син аны ике бала акчасына ике елда кире кайтара аласың…

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

— Аһ, яп-яланаяк… Нәрсә баш се…

Аның кыза башлавын күреп, мин сүзне озайтып тормадым. Асылда, никах агентлыгына чыгуым да, танышыма тәкъдим итү дә журналист буларак кызык эзләү генә иде. Һәрхәлдә, минем күңел кабул итәрлек эш түгел бу. Кызлар хәтта Вьетнамның мактаулылары булса да. Үз кызымның кәләшләр витринасына куелуын да, яки улымның шул рәвешле өйләнүен дә теләмәс идем.

Без инде сәнгатьне дә, әдәбиятны да бизнеска әйләндердек. Хәзер акырынлап кына гаилә мөнәсәбәтләре дә бизнеска әверелә бара. Булачак тормыш юлдашының йөрәгенә түгел, ә кесәсенә карый кеше. Һәм тормышның теләсә-кайсы тишегеннән табыш, файда, акча эзли. Менә шундый дәвердә үз ярыңны табу җиңел түгелдер.

Ходай үзе кавыштырсын инде.

(Барлыгы 65 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .