kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сифилис

 

Тукта әле, энем, бер кызык сөйлим әле сиңа. Кызык дип, акырып көлә торган нәрсә түгел инде ул. Бер карасаң, артык кызык та түгел… Һәрхәлдә, мин үзем башта бик кызык тапмадым, гарьләнүемнең чиге булмады. Больница юлында йөрим дигән идем бит теге вакытны, хәтереңдәме? Больница юлы бик хәтәр икән ул, энем. Ул юлда йөрү үзе бер чир шикелле. Менә миңа да анализлар бирергә куштылар. Бирдем. Ике-өч көннән шалтыраталар: «Ашыгыч рәвештә килеп җитегез, сездә сифилис табылды,» — диләр.

Менә син күз алдыңа китерәсеңме, энем?!. Минем инде яшь тә шухыр-мухыр килерлек түгел. Элек тә мутланып йөрмәдем. Әйе инде, бездә ир-егет бөтен хатын-кызның да һушын алса яраталар инде. Янында әллә нинди гүзәлләр бөтерелеп йөрергә, кызлар аның өчен сугышырга тиеш дип чутлыйлар. Мин моңа артык каршы түгел, бәлки, алар хаклыдыр да.
Әмма мин үзем яшьтән үк җиңгәңә гашыйк булдым — күрдем дә капландым менә. Һәм гомерем буена яратып яшәдем. Беләсеңме, ул яшь чакта нинди иде!

И, син белмисең инде. Хәзер андый кызлар юк, алар мең елга бер генә туалардыр. Һәм шул мең елга бер генә туган гүзәл миңа эләкте. Аның урынында мин булсам, валлаһи менә, үзем кебек егеткә борылып та карамас идем. Ә ул карады! Ул гомерем буе кадеремне белеп, яратып яшәде, хаталарым булса, гафу итте, уңышларым булса — сөенде, авырып китсәм — дару бирде. Агу бирер чакларда да, энем. Менә шулай булгач, мин нишләп уңга-сулга каранып йөрим, ди инде. Гомеремдә бер тапкыр да хыянәт итмәдем. Сулга йөргәннәрне гаепләмим мин, энем. Әгәр бәхетемә җиңгәң эләкмәгән булса, бәлки, мин дә йөрер идем. Җиңгәң кебек кешегә юлыксалар, бәлки, алар да минем кебек беркеп яшәр иде. Син моны аңлыйсың инде, энем, беренче тапкыр гына сөйләвем түгел бит.

Вәт менә шул — сифилис таптылар. Мондый вакытта акыллы кеше авызына су кабып йөри икән. Ә мин аптырап та, көлеп тә дигәндәй… кешеләргә ычкындырдым. Үзем сөйләдем, энем, менә сиңа сөйләгән кебек. Шуннан ни булды, дисеңме?
Һе… Дус та дус дип янымда бөтерелгән кешеләр ипләп кенә таралып бетте. Кул да бирмиләр, малай. Кул биреп күрешергә куркалар.
— Сез бит үзегез беләсез, — мәйтәм, — Анда-монда йөргәнем юк. Көнкүрештән дә йога алмый, гел өйдә, гел җиңгәгез янында. Нигә шикләнәсез? — дим.
— Ә кем белә синең кайда йөргәнеңне?! — диләр.
— Бер кайчан да хыянәт итмәгәнемне беләсез.
Ә дусларның исе дә китми:
— Син генә түгел бит әле, җиңги дә бар, — диләр.
И, рәнҗедем, энем. Башка сүз әйтә дә алмадым. Таралсыннар, кадалып китсеннәр шунда. Андыйларның дуслыгы үзе бер чир кебек.

Алай гына түгел әле, энем. Өйдәгеләргә дә шик төште. Хәтта җиңгәң үзе дә кырын карап-карап куя башлады. Ахыр чиктә сабыр янчыгы тишелде тегенең:
— Андый-мондый хәл булмадымы? Ул бит гади генә чир түгел, — ди бер мәл, — Бәлки, исерек баштанмы шунда, берәр ничек йомшарып киткәнеңдәме… Синең тирәдә хатын-кыз аз бөтерелмәде бит инде…
— Юк, — дип кенә әйтә алдым, энем. — Юк, Беркайчан да.
Ул дәшмәде инде. Тик күзләрендә барыбер шик калды. Гомер буе бергә яшәгәч, мин аны сизмимме соң инде.
Җиңгәң генә бер хәл әле, энем. Балалар шикләнә башлады бер мәл:
— Әти, чынлап шулаймы, алдашмыйсыңмы? — диләр.

Шикләнүләре авыр, энем. Югыйсә, мин бит инде бала-чага түгел, алдашып торырга. Әгәр ул-бу булып дөресен әйтсәм, мине кем ни эшләтә ала?! Аерылп китәме җиңгәң картайган көнендә? Балалар ташлап китәме? Куркыр нәрсәм юк. Курыкмас та идем. Кылган гөнаһларым өчен гафу үтенергә ходай биргән бер сәбәп дип кабул итәр идем.

Шуннан врачлар да ышанмый. Әй, сораштыралар, минсиңайтим. Әле ул яклап, әле бу яклап килеп карыйлар. Бер сәгать буе шулай җәфаладылар. Аннан кабат анализга җибәрделәр. Чиста булып чыккан. Ышанмыйча, бер ничә көннән тагын җибәрделәр. Ансы да чиста. Шуннан кайтып барам әле менә.
— Гафу ит инде, бабай, — дип көлеп калдылар.

Ә минем көләсем килми. Кешенең якты хисләренә, керсез күңеленә, хыянәтсез сөюенә ышанып булмый торган заманнарга җиттек мени соң?! Шулай ярый мени?! Шулай яшәп була мени?!
И, энем…

Марат Кәбиров

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 77 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .