kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Баласызлык өчен салым

Соңгы елларда Россия депутатлары берсеннән берсе сәеррәк проектлар, идеялар тәкъдим итү буенча бәйге ачып җибәргәннәр, диярсең. Мединскийның телләр турындагы тәкъдиме, бердәм милләт булдыру идеясе… Иренми санасаң, күп инде… Хәзер милләтләрне чеметкәләүдән туктап, шәхесне кысу яссылыгына күчәргә маташалар бугай. Һәрхәлдә, демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов тәкъдиме шулайрак уйларга мәҗбүр итә. Анда сүз баласызлардан һәм бер балалылардан дәүләткә салым түләтү турында бара. Ә бала табарга сәләмәтлеге мөмкинлек бирмәгәннәр бу хакта белешмә китерергә тиеш. Янәсе, бу керем күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен китәчәк.

Әлеге тәкъдим Крупнов әфәнденең җир тормышыннан ярыйсы ук ерак яшәвен, демографияга кагылышлы институтны җитәкләсә дә бу мәсьәләдә бик сай йөзүен күрсәтә бугай. Бер карасаң, үз эшен белмәгән адәмнәрнең сүзен чынга алырга кирәкми кебек. Әмма дәүләт дәрәҗәсендә тәкъдим ителгәч, мондый ахмаклыкны да игътибарсыз калдырып булмый. Шуңа күрә, артык тирәнгә кереп тормыйча, иң өстә яткан өч нәрсәгә генә тукталып китәм. Әлеге тәкъдимнең ни икәнен аңлау өчен шушы очраклар да җитәдер.

1. Гаилә әгъзаларының кайсыдыр авыру, аларга бала табарга ярамый. Һәм бөтен акчаларын түгеп дәвалана да торганнардыр. Бу үзе үк фаҗига, мондый кеше үзе үк дәүләт яклавына мохтаҗ. Ләкин шуның урынына, ул төрле медик белешмәләр җыеп, мәртәбәле комиссия алдында үзенең бала таба алмавы өчен акланырга да тиеш буламы? Авыру кешеләрне мәсхәрәләүнең моннан да аяусызрак тагы нинди ысулы бар?
2. Бер бала белән, яки бала табарга да өлгермичә тол калган хатын-кыз да шушы категорияга керә ич. Кайгыга юлыгуы гына җитмәгән, ул хәзер салым да түләргә тиеш буламы инде? Ә ул үзе ярдәмгә мохтаҗ түгелме? Бу бит ялгыз аналарны дәүләт дәрәҗәсендә мыскыл итү булып чыга.
3. Гаилә матди яктан тотырыксыз хәлдә. Икенче бала турында уйлау түгел, ә беренчесен үстерү дә зур кыенлыклар тудыра. Һәм болай да авыр хәлдәге гаилә әгъзалары салым түләргә тиеш булып чыгамы?

Һәм әлеге тәкъдимнең иң хәтәр бер ягы: ул «Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү кирәкме?» — дигән сорау тудыра. Бу очракта җавап бер яклы гына була алмый.

Бер карасаң, бәхәссез кебек инде. Әгәр кеше күп бала тәрбияләп үстерә икән, ул чынлап та мактауга лаек һәм аңа берсүзсез ярдәм итәргә кирәк. Ләкин ярдәм чын мәгънәсендә ярдәм булырга тиеш. Кешенең үз теләге буенча, үз мөмкинлегенә карап.
Югыйсә, бездә ярдәм итәргә мәҗбүрләү модасы да кереп бара. Кайсыдыр илгә гуманитар ярдәм җибәрергә туры килсә дә, башка очракларда да халыкның, гадәттә, «бюджетникларның» икешәр-өчәр-дүртәр йөз акчасын тотып калырга гадәтләнделәр. Мондый «ярдәм» кайсы ягы беләндер рекетирлыкны хәтерләтә һәм кешеләрдә бары тик тискәре мөнәсәбәт кенә уята.

Әлеге тәкъдим дә әнә шушы «мәҗбүр итү» принцибына корылган. Ә мәҗбүр итү һәрвакыт каршылык уята: «Ни өчен аңа мин ярдәм итәргә тиеш?»

Һәм бу сорауның нигезе бар. Баланы кеше ватан кушкан өчен түгел, ә үз теләгенә һәм мөмкинлекләренә карап табарга тиеш. Әгәр унны үстерерлек мөмкинлеге юк икән, ник шулхәтле үрчетергә тиеш әле ул? Күршеләре ярдәменә өмет итепме? Хезмәттәшләре булышыр дипме? Соң, «дәүләт ярдәме» дигәне дә шул ук күршеләр, хезмәттәшләр, һ.б. авызыннан өзеп алынган өлеш бит инде аның. Бу яклап карасак, аларның бәхетле балачагын тәэмин итәрлек мөмкинлегең булмаган килеш бала табу — күпмедер дәрәҗәдә җавапсызлык булып чыга. Тамагыңны башкаларга салу дип атарга да мөмкин. Туганнарыңамы, күршеләргәме, дәүләткәме — барыбер. Халыкта «юрганыңа карап аяк сузу» дигән әйтем бар. Әгәр кеше аягын юрганына карап сузмаган икән, күршеләре аңа үз юрганын бирергә тиешме?

Шул рәвешле, «күп балалы гаиләләргә ярдәмләшү» мәсьәләсен бер селтәнүдә хәл итеп булмый, моның универсаль ысуллары юк һәм һәр очрак аерым каралырга тиеш. Кемгә ярдәм итәләр?.. Кемнәр ярдәм итә?.. Һәм бу мәсьәлә кемнәрдәндер салым түләтү өчен нигез була алмый. Ләкин ул халыкны «баласызлар» һәм «күп балалылар»га бүлеп үзара дошманлаштыру өчен менә дигән сәбәп булырга мөмкин.

Әлбәттә, әлеге тәкъдимне россия депутатларының чираттагы сәерлеге дип карарга да мөмкин булыр иде. Ләкин алар соңгы елларда артык күбәеп китте. Шундый «тәкъдимнәр» күпме кешенең вакытын, энергиясен ала, ә кемнәрнеңдер сәләмәтлеген дә какшата. Бәлки, дәүләт дәрәҗәсендәге шундый хәсрәт идеялар тәкъдим иткән өчен берәр төрле җаваплылык (салым?) кертү турында уйларга кирәктер?

Марат Кәбиров

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 60 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .