kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Рус теле үссен, татар теле үлсен?

Милләт турында, тел турында соңгы елларда шулкадәр күп язылган, хәтта аларны уку  беркадәр ялкыткыч та булып тоела. “Бер үк нәрсәне күпме чәйнәргә мөмкин инде,” — дип уйлыйбыз. Шул сәбәпле язылганнарын укымыйча, уйлаганыңны әйтмичә калган очраклар да булгалый. Әмма бу очракта дәшми калырга ярамый.

Яңарак кына “РФ гомум белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе” өлгесе тәкъдим ителде. Аны РФ Думасы әзерләгән. Дума рәисе Сергей Нарышкин бу мәсьәләгә бик җитди карый: «рус теле — милли хәвефсезлекнең нигезе», — дигән иде ул июль башында бу эшкә алынганда ук. Концепция октябрь ахырында әзер булып,  җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Җәмәгатьчелек тикшерүе декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң шушы документ нигезендә укытучыларның белемнәрен күтәреп, яңа әсбаплар әзерләү эшенә күчәчәкләр.

* * *
Россия Федерациясе күпмилләтле дәүләт буларак билгеләнсә дә әлеге концепцияне эшләгәндә илдә башка милләтләр дә яшәвен бөтенләй онытканнар бугай. Һәрхәлдә, беренче юлларыннан ук: “Русский язык и литература традиционно образуют основу отечественного образования” — дип башка милләтләрнең теле һәм әдәбияты икече планга күчерелә. (Һәртөрле гөманлауга урын калдырмас өчен өзекләрне тәрҗемәсез тәкъдим итәм — автор) “Традиция” дигәндә без патша Россиясендәге “Этләргә һәм татарларга керү тыела” — дип язылган такталарны, яки совет чорындагы русча уйлый, русча яши торган “совет кешесе” тәрбияләүне күзалларга тиешбездер, күрәсең. Һәрхәлдә, әлеге концепция беренче җөмләләреннән үк үзенең империя традицияләренә таянып эшләнүен ассызыклый. Туган  телдә белем бирүче мәктәпләр, югары уку йортлары турындагы хыялларыгыз белән бәхилләшүне таләп итә.

“Русский язык необходим гражданину России как основное средство общения с другими людьми.” — диелә аннан соң. Димәк, бүтән кешеләр белән аралашуның төп чарасы – рус теле. Әгәр башка телдә сөйләшәбез икән, без “люди” дигән төркемнән төшеп калабыз һәм “нелюдь” булып чыгабыз. Монда инде бүтән милли телләрнең үсүенә шартлар тудыру, аларның куллану даирәсен киңәйтү турында уйларга да ярамый.

“Литература, созданная на русском языке, является носительницей важных для самосознания народа и отдельной личности смыслов, духовно-нравственных представлений.” — монсы да концепциянең шул ук абзацыннан. Ә мин менә татар телендә язам. Русча язмагач, минем әсәрләр бернинди әһәмиятка да ия түгелме инде? Кызганыч, әлбәттә. Мин бер хәл, менә Тукайлар, Такташлар, Туфаннар, Җәлилләр бар… Россиядә яшәүче башка милләтләрнең бөек язучылары бар. Ә Россия Федерациясендә яшәүчеләр өчен дип әзерләнгән концепциянең шушы бер җөмләсе тоташ халыкларның әдәбиятларын бер селтәүдә юкка чыгара.

Рус теле һәм әдәбиятын өйрәнүдәге кимчелекләр дә телгә алына. Бик күп әсәрләр өстен-өстен генә укытыла икән. Моның төп сәбәбе итеп уку сәгатьләре җитмәү күрсәтелә: “Причина – элементарная нехватка учебного времени и объем программ.” Бүгенге Россиядә, нигездә, бөтен фәннәр дә рус телендә укытыла ич. Географиядән дә, биологиядән дә, физикадан да бала рус телендә сөйләп җавап бирә. Бу исә телне өйрәнү, аны камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек. Монсы – сүз уңаеннан. Ә рус теле һәм әдәбияты өстән-өстен генә өйрәнелә икән, димәк, укыту методикасын камилләштерү турында уйларга кирәк. Уку вакыты җитмәү – рус теле һәм әдәбияты өчен җитди сәбәп була алмый. Ул бары тик башка милләтләрнең телен һәм әдәбиятын кысырыклау өчен сылтау гына була ала. “Укыту сәгатьләре җитми” дигән сүзләрнең еш кабатлануы ул сәгатьләрне милли тел һәм әдәбият дәресләре исәбенә арттыру күз алдында тотылуын искәртеп тора сыман.

“Недостаточные меры применяются для объединения усилий сотрудников разных культурных учреждений в целях создания единого поля освоения русского языка и литературы, для осознанного согласования школьных педагогических стратегий с использованием образовательных и культурных ресурсов музеев, театров, библиотек, работающих в конкретном регионе.” Гафу итегез, һәртөрле мәдәният учаклары, музейлар, театрлар, китапханәләр хәзер рус телен өйрәнүнең өстәлмә чыганагына әйләнергә тиеш булып чыгамы? Бу нәрсә гамәлгә кергәч, татар театрларын, концертларын тыюга да күп калмый ич. Бу концепция үзгәрешсез гамәлгә керсә, әлбәттә, тыюлар булачак та.

Әле аның халыкның филологик яктан белемен үстерү, әдәбият укуына ярдәм итү максатында медиа, музейлар, китапханәләр, театрлар, китап басу һәм китап тарату системалары һәм мәгариф оешмалары эшчәнлеген берләштерә алырдай дәүләт программалары кирәклеген искәрткән урыны да бар. Монсы инде рус телен өйрәнүгә җәлеп ителгән оешмаларга акча бүленәчәк, ә миллилеген сакларга теләүчеләр суган суы чүмерәчәк дигәнне аңлата.

Әлеге концепция Россия Федерациясенең бөтен төбәгендә дә фәннәрне фәкать урыс телендә укыту кирәклеген кабат-кабат ассызыклый. Милли телләрдә укыту дәүләтнең тел бердәмлеген югалтуга китерәчәк, ә бу Россиянең иминлегенә куркыныч тудыра, дип белдерә: “Так, на сегодняшний день более 4 тыс. школ РФ дают образование не на русском языке, что ставит граждан России в неравные условия. Игнорирование данной проблемы неизбежно приведет к ситуации утраты языкового единства государства, усилению социального расслоения и нарастанию напряженности, что является прямой угрозой национальной безопасности.”

Балаңа татар телендә белем бирү – Россиянең иминлегенә куркыныч тудыра булып чыга. Монда инде сүзләр артык кебек. Без әле яз көне генә зурдан кубып Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Бөек Ватан Сугышы елларында йөз дә алтмыш бер татар Советлар Союзы герое исеменә лаек булган. Җитмеш меңнән артык кеше һәртөрле югары хәрби наградалар белән бүләкләнгән. Татарстан язучылар союзының яртысыннан күбрәге үз теләге белән фронтка киткән һәм бик азлары гына әйләнеп кайта алган. Татар язучыларының батырлыгы турында бүген бөтен дөнья белә. Һәм кинәт… шул халык телендә белем бирү… Россиянең иминлегенә куркыныч тудыра…

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Россиянең имимнлеген саклау балалар бакчаларыннан ук башланырга тиеш икән. Югыйсә, үз телендә сөйләшкән өч-дүрт яшьлек бала Россиянең бөтенлеген какшатырга мөмкин. Бу хакта концепция болай дип белдерә: “В ряде регионов России, преимущественно в труднодоступных районах и сельской местности, дети дошкольного возраста часто практически не владеют русским языком.(…) В связи с этим представляется необходимым и эффективным включение в программы дошкольных образовательных учреждений русскоязычных модулей. Организация игровых занятий на русском языке с использованием методического инструментария, соответствующего современному состоянию лингвистики и педагогики, позволит сформировать у детей базовые коммуникативные компетенции и подготовить их к поступлению в школу с преподаванием большинства предметов на русском языке.”

Ә бу концепция кабул ителгән очракта милли мәктәпләр, балалар учереждениеләре, мәдәният учаклары ябылып күпме халыкның эшсез калачагын уйласаң, кайда барып чыгачагыбызны күз алдына китерү дә авыр.

* * *
Мондый нәрсәләрне берәр журналист язса, аны судка бирергә мөмкин булыр иде. Сәбәбе дә бар. Дөнья аренасында Россиянең хәле катлаулашкан бер дәвердә Федерация эчендәге милли мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә омтылу дип тә бәяләп була ич моны. Илдә яшәгән башка милләтләрнең үз мәдәниятын, телен, әдәбиятын үстерүне чикләү юлы белән милли каршылыклар тудырырга омтылу. Үзенә күрә бер провакация. Ләкин Дәүләт Думасы вәкилләренең эшен болай бәяләргә ярамыйдыр. Шуңа күрә, моны Россиянең төбәкләре, республикалары тормышы белән таныш булмаган дәүләт эшлеклеләренең чираттагы хатасы дип караган булыйк.

Ә ул хатаны һичкичекмәстән төзәтергә кирәк. Өстәвенә, әлеге концепция “РФ халыкларының телләре турында закон”ның һәр маддәсенә диярлек каршы килә. “Россия Федерациясе туган телне куллануда, аралашу, тәрбия, белем алу һәм иҗат итү телен сайлауда һәркемгә, аның чыгышына, социаль һәм матди хәленә, милләтенә, җенесенә, белеменә, диненә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, тулы азатлык бирә” — диелә, мәсәлән, аның икенче  маддәсендә. Шулай ук «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» закон белән дә каршылыкка керә.

Һәм тагы бер нәрсә… Соңгы вакытта Россия Федерациясенең элегрәк кабул ителгән кануннары белән каршылыкка керүче проектлар артык ешаеп китте. Россиянең хакимият әһелләренә зур ихтирам белән караган очракта да бу күңелдә бераз шик уята:”Чынлап та компетентлы кешеләрме соң болар? Алайса, ник законга каршы эшлиләр?” — дип уйларга мәҗбүр итә.

Мондый закон проектларын әзерләүдә Россия Федерациясендә яшәгән барлык милләтләрнең дә вәкилләре катнашырга һәм хәлиткеч тавышка ия булырга тиеш. Башка халыкларның мәнфәгатен исәпкә алмаган кануннар иртәме-соңмы аңлашылмаучылык тудырачак һәм дәүләт эчендәге хәлләрнең катлаулануына китерәчәк. Хәтта әлеге киеренкелекне ниндидер механизмнар белән тыю да бары тик вакытлыча гына нәтиҗә бирә ала һәм ул Россия өчен иң уңайсыз вакытта үзен сиздерәчәк.

(Барлыгы 108 карау, бүген - 1 кеше)

One thought on “Рус теле үссен, татар теле үлсен?

  1. Урыслаштыру метрополиянең төп максаты, урыслаштыру — урыс телен өйрәтү генә түгел, ә төп халыкларның кызларының урыс ирләре белән бозгынчылыкка өйрәтүгә этәрүдер ! Менә мисаллар китерәм :
    Светлана ДОГАЕВА (Главный редактор в «Голос Камчатки».) Ул төп халыклар турында :
    1. Есть в них нечто первозданное, сильно развито чувство единства и способность к самосохранению что ли. Лично меня это очень радует. Они будто воплощенные стражи своей Земли.
    шунда ук :
    2. Вот интересный факт: судя по пахачинской молодежи, корячки и чукчанки чаще выходят замуж за русских парней, чем наоборот. Все больше рождается смешанных деток, они такие симпатичные.
    3. Сегодня поселок уже не такой русский, постепенно смешивается с местными.
    4. Такое интересное явление, в котором я вижу будущее русского Севера, и это меня радует.
    Светлана ДОГАЕВА.
    —————-
    Уйлап карагыз, ЛОГИКА белән : «страж»дан, чукча-корякларның урыс хатыннары булулары самоубийца булалар бит инде ! Бу аны бик шатландыра икән !
    Димәк, бер килеп, метислашып бетсәлаәр бу милли мәсәлә бетәчәк, урыс милли сәясәте җиңеп чыгачак дигән сүз ! Һәм шунда, милли «республикаларны ябырга мөмкин булачак, нәк Канададагыча. Карагыз :
    «В Канаде премьер-министр Стивен Харпер одним росчерком пера заявил, что в стране больше нет коренного населения. И таким образом они смогут забрать резервации и земли индейцев.»
    Нәтиҗә ясагыз, хазерге Казанда гына кәм бигәндә 30% татар кызлары урыска «чыга». Бу әле аерылган яки «вакытлыча» булганнарын хисапка алмастан, димәк кәм дигәндә 70% булуы мөмкин, Совет заманында бу 42% иде, ни өчен татар кәмегәнен дә шуннан күрегез.
    Бүгенге заманның үзендә татарча укучы бик сирәк, берничә елдан алары да булмас…
    Нишләргә соң ?
    Милли идея-идеология булдырырга кирәк, милли (улыс, улт) димәк бу бернинди дә, чит халык(ил) идеяләре белән бәйләнгән, яки таянып, өлешчә алып кушып, язылган була алмый ! Милләтне милләтчелек кенә коткара, саклап кала ала !

Comments are closed.

@Mail.ru .