kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кеше кесәсе

Кеше кесәсендәге акчаны санарга ярамый, — диләр. Бик дөрес сүз түгел инде бу, татар кешесе әйтмәгәндер. Татар әйтсә: «Кеше акчасын санарга ярамый» — дияр иде. Менә монсы дөрес. Кеше акчасын санарга ярамый. Хәтта кеше кесәсендә түгел, ә үз кулыңда булса да санама — анда синең бер эшең дә юк. Соңгы вакытта Рәсәй түрәләренең еллык кереме турында мәглумәтләр матбугатта басыла башлагач, шул сүз искә төште: «Кеше кесәсендәге акчаны санарга ярамый». Ну, ярамаса да санарга туры килә кайвакыт. Аннан соң, бик рәхәтлектән санамыйсың бит инде аны, үз кесәңдә булмаганга саныйсың.

Менә җәй көне көтүдән кайтмый торган мүкләк сыерлар була бит, әйеме. Ну, үзенә кайтмый алар. Я басуда, я елга буенда чокчынып йөри, я ферма малына кушыла, я бөтенләй урманда кала. Озаграк искә алмый торсаң, я күрше авыл көтүенә кушылып китә, я берәрсенең утарына ияләшә. Ә кешегә ышаныч аз хәзер, авылныкы дип тә тормыйлар, суеп ашаулары да, сатып җибәрүләре дә бар. Шуңа күрә, юллап алырга туры килә.

Менә безнең хезмәт хакы да шул көтүдән кайтмыйча теләсә-кайда адашып йөргән мүкләк сыер шикелле. Я тегенең кесәсенә барып керә, я монсыныкына, я бөтенләй адашып юкка чыга — тик үзеңә кайтмый. Шуңа күрә, мүкләк сыерыңны эзләгән сыман, үз хакыңны да эзләргә туры килә. Ну, вәт, көпә-көндез кемнеңдер утарында сыер кычкыра икән, аны игътибарсыз калдырмыйсың бит инде. Хезмәт хакы да шулай. Кемнеңдер кесәсендәге акча: «Мин монда! Фәлән миллионга җыелдым инде!» — дип кычкыра икән, аны бөтенләй илтифатсыз калдыру итәгатьсезлек сыман тоела. Нахальный рәвештә утарына барып керәлмисең инде, шулай да: «Әһә, монда икән бу. Исән икән әле, бүре ашамаган икән,»- дип тынычланып каласың. Ул декларация нәтиҗәләрен бастырып чыгару да шул халыкны тынычландыру өчендер инде. «Иптәшләр, бер дә борчылмагыз, сезнең акчалар дошман кесәсендә түгел, үзебезнең илдә, ышанычлы кулларда» — дип әйтү өчендер.

Әлбәттә, җитәкчеләрнең еллык кереме белән танышып чыккач, башта гына шулай уйлыйсың. Татарга хас көнчеллек, хөсетлек, тарлык нәтиҗәсендә генә. Эшнең асылына төшенгәч, ил түрендә утыручыларның булдыклылыгына, уңганлыгына сокланасың. Әйтик менә берсенең еллык кереме — ике миллион. Россиядә уртача язучы, әйтик, бер китабы өчен йөз-йөз илле мең тирәсе гонорар ала. Менә бу җитәкче илнең һәм халыкның бәхетле тормышы өчен елына ун китап язган әдип дәрәҗәсендә көч куйган дигән сүз бит инде. Бер елга ун китап! Моңа ничек сөенмисең дә ничек сокланмыйсың! Әле аның елына иллешәр китап язганнары да бар.

Чагыштыру бик аңлаешлы булмады бугай. Авыл кешесе дә төшенеп җитсен өчен болай итик әле. Менә безнең авылда перестройка чорыннан исән калган бер трактор бар. Шуның белән, әйтик, Әхмәт абзый бөтен авыл басуын сөреп чыга. Шул хезмәте өчен ул аена биш мең зарплата ала. Еллык керемен теге җитәкче дәрәҗәсенә җиткерү өчен ул аена утыз авылның басуын сөреп чыгарга тиеш. Бармы берәр авылда шундый тракторчы?!. Ә Россия җитәкчеләре арасында бар. Аена иллешәр авылның басуын сөреп чыгучылар бар. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк авыл кешесенә!
Сокланам, горурланам мин үз ватаным белән. Аның җитәкчеләре белән горурланам. Ил башында бездән унар-иллешәр-йөзәр тапкырга уңганрак, булдылырак, талантлырак кешеләр утыруы өчен сөенәм. Чын ир-егетләр, чын узаманнар алар!

Илебез язмышына, аның ышанычлы кулларда булуына шулай сөенеп утырганда, «Хатынының кереме» дигән бүлеккә күз төште. Һәм ничектер моңсу булып китте. Хатыннарының кереме үзләренекенә караганда да бишәр-унар тапкрыга күбрәк икән бит! Әлбәттә, беренче уй тагын татарга хас күремсезлек, хөсетлек белән уйланылды: «Пычагым! Хатыннары аркасында гына адәм булып йөриләр икән ич. Бичәм елына алтмыш-сиксән миллион табыш алса, мин кем булмас идем!..» Бу әлбәттә, тар күңелле һәм көнчел татар кешесе өчен табигый уй иде. Әмма шундук аны горурлык тойгысы алыштырды, Некрасов шигыре искә төште:»Коня на скаку остановит… В горячую избу войдет…»

Сокланмаслык та түгел ич, ул ханымнар дәрәҗәсенә җитү өчен миңа ким дигәндә аена ун роман язарга кирәк. Ә тракторчы Әхмәт абзыйга аена өч йөз авылның басуын сөрергә. Бу гади кеше кулыннан килер эш түгел кебек. Үз булдыксызлыгыңны танудан да авыр нәрсә юк. Тик бер юаныч бар, бәлки алар без уйлаганча гади кешеләр түгелдер. Бәлки безнең белән аллалар һәм алиһәләр идарә итәдер. Ә бит монсы да зур нәрсә. Алар белән бер дәвердә яшибез, бер сукмактан атлыйбыз, бер һаваны сулыйбыз икән, бу да бит чиксез горурлык.
Шуңа күрә, «кеше кесәсендәге акчаны санарга ярамый» — дигән сүз белән килешмим. Без бит аны усал ният белән түгел, болай гына… соклану һәм горурлану өчен генә саныйбыз…

(Барлыгы 77 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .