kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кыш бабай белән Карсылу

— Юл газабы — гүр газабы, диләр, Карсылу кызым, сәфәргә, алданрак кузгалу хәерле булыр, — диде Кыш бабай, аркасына зур капчык туп-тулы күчтәнәчләр салып.
— Әйе шул, Кыш бабай! Былтыр да көчкә барып җиттек. Котып белән Урал арасы — барасы да барасы, — дип ризалашты Карсылу.
Гадәттәгечә, төзәнде-бизәнде. Аннан «От Парижа до Находки, «Омсо» лучшие колготки» диән рекламаны искә төшереп, былтыргы простой колготкиен ямап киде.
— Заманча транспортка безнең кесә белән якын килмәле түгел, кызым. Икенче бер юлын табарга кирәк булыр, — диде Кыш бабай.
Төньяк калаларының берсенә безнең юлчыларны, эт җигеп, бер чукча китереп куйды.
— Рәхмәт, балакаем, киләсе Куян елы сиңа бетмәс-төкәнмәс шатлыклар алып килсен! — дип, изге теләкләр белән генә котылмакчы булып, авызын гына ачкан иде Кыш бабай, теге аны шып туктатты.
— Стоп, атнака! Чукча — не дурак! чукса деньги просит! — һәм Кыш бабайның тимер акча чылтыратканын күреп, өстәп куйды, — Чукча много деньга просит, атнака!..
Кыш бабайга быел командировочный акча да бирмәгәннәр иде шул.
— Бәлки, акчасыз гына килешербез? — Карсылу, назлы елмаеп, үзләрен озатып куючыга карады.
— Не-е-е-т, чукча старый атнака! — дип киреләнде һаман теге. — Чукчу не обманешь!..
Аптырагач, үлемтеккә җыйган соңгы пенсия акчасын чыгарып бирде Кыш бабай.
Чукча:
— Өшеп беттем! Туңдым монда сезнең белән сатулашып! Кайтып, холодильникка кереп җылыныйм әле, — дип, озын таягы белән этләренең сыртына сылады…
Кыш бабай белән Карсылу ары кителәр. Көн киттеләр, төн киттеләр, энә буе җир киттеләр. Бер олы юл чатлыгына килеп җиттеләр. Берәр машина килеп чыгар әле дип көттеләр. Оз-а-а-к көттеләр. Туңып беттеләр. Ниһаять, яннарына «выжт» иттереп «Тойота» килеп туктады. «Тойота» эченнән ике әзмәвер килеп чыкты.
— Сез кайсы якка, сылукай? — диде берсе, итагатьле генә Карсылуга мөрәҗәгать итеп.
— Без төньяктан көньяккарак китеп барабыз, егетләр. Алыгыз әле безне?! — дип, төньяк балкышыдай елмаеп, дөньяны яктыртты Карсылу.
— Рәхим итегез! —  Теге әзмәверләр Карсылуны икесе ике яктан култыклап алдылар.
«Выжт» итеп килеп туктаган «Тойота» «чыжт» итеп китеп тә барды. Кыш бабай авызын ачып торып калды. Ачкан авызын ябарга да өлгермәде, аның янына сызгыртып «Мерседес» килеп туктады. Туктау белән, арткы ишеге ачылып китте.
— Садись, дедуля! — диделәр иномарка хуҗалары.
Кыш бабай, «Һай, рәхмәт яусын, балакайларым!» дип, бисмилла әйтеп, машина эченә кереп утырды.
Сызгыртып килеп туктаган «Мерседес» выжгыртып китеп барды.
— Так, дедуля, Карсылу — безнең кулда. Әгәр ул янә үзеңнең яныңда булсын дисәң, гони лимоны! — диделәр «Мерседес» хуҗалары.
Кыш бабай, капчыгында озак чокчынганнан соң, өч лимон тартып чыгарды.
— Ты чо, падло? Свихнулся что-ли? — Тегеләр күзләрен акайтты. — Миллионы гони!
Кыш бабай телсез калды.
— Карсылуны коткарасың килсә, акча тап, без сине үзебез табарбыз! — дип, Кыш бабайны машинадан төртеп төшерделәр тегеләр.
Кыш бабай туп-туры милициягә чапты. Килеп кергәч, хокук сагында торучыларның авызы ерылып китте.
— Һо-о-о! Кыш бабай килгән. Безгә күчтәнәчләр китергән! Әйдә, рәхм ит әле, түрдәнрәк үт әле! — диделәр алар кочакларын җәеп. — Капчыгыңны бире куй, бүген бәйрәм, бүген туй!..
Әмма Кыш бабайда туй кайгысы түгел иде. Капчыгын алар кушкан урынга куйды. Зур ярдәмгә өмет итеп, бүләкләрен дә таратты. Аннан соң кайгысын сөйләп бирде.
— Их, Кыш бабай, Кыш бабай, безне дә аңла давай! Эшләребез — чамасыз — тартып булмый чанасыз. Җинаятьләр муеннан, инде җаннар кыелган! Нишләргә дә аптыраш, бетте куәт, катты баш! Эзләвен без эзләрбез, шиклеләрне күзләрбез. Ләкин гафу ит инде, табуыбыз — икеле, — дип, Кыш бабайны матур гына озатып җибәрделәр погонлы егетләр.
Кыш бабайга җиңел булып китте — чөнки аркасында капчыгы юк иде. Берәр спонсор табу өмете белән ул банк ягына атлады.
— Их, Кыш бабай, Кыш бабай, безне дә аңла, давай! — диделәр аңа банк хезмәткәрләре. — Быел  шундый какшадык, бер тиен дә акча юк! Бурычыбыз — муеннан, җаннарыбыз кыелган! Нишләргә дә аптыраш, бетте байлык, катты баш! Монда йөреп зарыкма, барып кара заводка…
— Их, Кыш бабай, Кыш бабай, безне дә аңла, давай! — диделәр аңа завод хуҗалары. — Быел без дә какшадык, кәпикә дә акча юк. Штатларны кыскарттык, корылмаларны саттык. Бирәлмибез эш хакы, пыр туза эшче халкы. Түләү ысулын таптык, колхоздан ит, сөт, май, он, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, помидор, суган, петрушка, анис, хрен, күкәй алып кайттык. Хәлебез начар бик тә, бездән син ярдәм көтмә. Ярдәм итәлсә әгәр, итәр бары сәүдәгәр.
— Их, Кыш бабай, Кыш бабай, безне дә аңла, давай,— диделәр аңа сәүдәгәрләр. — Рэкетирлар буалар, түләмәсәк, куалар. Налоглар да үлмәле — җаннарыңны телмәле. Доллар бәясе үсә, ансы да җанны кисә. Арттырабыз хакларны, өркетеп халыкларны. Сатып алучы сирәк, инде нишләмәк кирәк?! Бик ерак түгел ара, авылга барып кара…
— Эх, Кыш бабай, Кыш бабай, безне дә аңла, давай, — диде аңа колхоз рәисе. — былтыр саткан игенгә акча килми бүген дә. Техника юк. Яңасын ничек сатып аласың? Азык җитми малларга, печән дә аз, салам да. Мал суя хәзер халык, шуларга кара  барып.
Кыш бабай үз кайгысын авыл халкына да сөйләп бирде.
— Эх, Кыш бабай, Кыш бабай, хәлләр әйбәт бит, малай! Әле генә ит саттык, акча күреп шаккаттык. Килеп җыеп йөрделәр. Сузабыз ярдәм кулын, уң булсын йөргән юлың! Кайгырудан тукта син, Карсылуны коткар син! — дип, авыл халкы аңа бер янчык акча тоттырды.
Башы күккә  тигән Кыш бабай, юмарт авыл халкына рәхмәтләр укый-укый, арытабан юлын дәвам итте. Тиздән аны безгә таныш «Мерседес» куып җитте.
— Привет,  дедуля! Бабки нашел? Тапсаң, Карсылу — синеке, тапмасаң — пошел! — диделәр мафия егетләре.
— Таптым, таптым, балакайларым, — диде Кыш бабай, бер төенчек акчаны тегеләргә узып, — Мәгез. Исәпләп карагыз.
Тегеләр, акчаны күрү белән, шаркылдап көлеп җибәрделәр.
— Эх, Кыш бабай, Кыш бабай, отсюда катись, давай! — диделәр аңа һәм аптырап торуын күреп, өстәп  куйдылар. — Акча түгел бу, туфта! Чүп!
— Ничек — «чүп»? — Аптыраудан Кыш бабайның сакалы карая башлады. — Авыл халкының ит саткан акчасы бит бу!
— Бу — ялган акча, дедуля! Кукла!
— Нишләп ялган булсын?!
— Син нәрсә, үзебез ясаган акчаны үзебез танымыйбыз, что-ли?! Давай, моннан отвали! — дип китеп барды тегеләр.
… Шау-гөр килеп торган Яңа ел чырышысы төбендә озы-ы-ы-н ак сакаллы, чал чәчле, шәп-шәрә бер карт хәер сорашып утыра иде. Аның алдына «выжт» иттереп безгә таныш «Тойота» килеп туктады. «Киемәрен булса да салдырып ал, күпме бушка ашап ятты», — дигән тавыш ишетелде машина эченнән. Бераздан «Тойота»ның арткы ишегеннән анадан тума бер кызны ыргыттылар. Кыз, сикереп торды да, чыршы төбендә утырган ялангач картка ташланды:
— Кыш бабай! Мин — исән! Мин үлмәм! Яңа ел көчле явыз үлемнән!..
Ярый әле, Карсылу кызым, иртә кузгалганбыз! Бәйрәмгә килеп өлгерми идек бит, югыйсә!..— диде шатланып Кыш бабай…
Әгәр дә Яңа ел төнендә Кыш бабай белән Карсылуны күрсәгез, аларга күчтәнәч биреп китегез, туганнар!

(Барлыгы 71 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .