kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Маймыл турында мәзәкләр

Бөтен кеше дә маймылдан яралган дигән сүз чынлап та дөрес микән?
— Дөрес.
— Барсы да барсы да маймылдан яралган микәнни?
— Әйе.
— Хәтта мин дәме?!
— Әйе. Тик син әйбәтрәк маймылдан.

* * *
Яңа ел бәйрәменнән соң ике язучы очраша.
— Бәйрәмнәр ничек узды соң?
— Ярыйсы. Тик әдәбият елы белән хушлашу бик авыр булды.
— Авыр чакта бераз мәйләп алырлар аны.
— Булды ансы да. Үзең ничек соң? Яңа елны матур каршыладыңмы?
— Ничек кенә әле!!! Шулкадәр бәйрәм ителгән, хәтта төнге уникедә зопаркка кереп маймылларны котлап чыкканмын.

* * *
— Кеше маймылдан яралмаган, аны башка планетадан китергәннәр дигән фикер бар. Шуңа күрә Җир планетасы шартларында ул бик күп авыруларга дучар була икән.
— Дөрес фикердер ул. Ә тагы да дөресрәге, кешеләрне Җир хуҗалары башка планетадан әсирлеккә алгандыр.
— Кемнәр ул Җир хуҗалары?
— Песиләр! Алар чынлап та Җир хуҗалары. Без аларны ашатабыз, асларын алабыз, иркәлибез, фотоларын фейсбукка куябыз…

* * *
Зоопаркта фил зарлана
— Туйдым маймыл белән жираф арасындагы читлектә яшәүдән.
— Ник алай дисең?
— Маймыл көн буена мәзәкләр сөйли, ә жираф төне буе көлеп чыга.

* * *
Ике маймыл граната сүтә
— Әгәр шартласа? — ди берсе шүрләп.
— Ерунда, миндә тагы берәү бар

* * *
Гомер буе кошчылык фермасында эшләгән бер шәһәр кешесе чит илгә баргач, ресторанга керә. Сый-нигъмәт бик ошый моңа.
— Карагыз әле, ә менә бу блюдо нәрсәдән әзерләнгән ул? — дип кызыксына официанттан
— Үгез күкәеннән.
— Кара әле!.. — дип күзен акайта теге – Үгез нинди тәмле күкәй сала икән!

* * *
Зоопарк. Бала тавышы:
— Әни… Әни, карале, маймыл шушы буламы инде?
Әнисе кыенсынып:
— Юк, кызым, тавышланма. Без әле касса янында гына.

* * *
— Пальма париктан ничек аерыла?
— Пальма астында, гадәттә, бер көтү маймыл була. Ә парик астында – берәү генә.

* * *
Хатын:
— Ир кеше маймылдан аз гына чибәррәк булырга тиеш.
Ир:
— Ир кеше үзе белән яшәүче маймылдан аз гына чибәррәк булырга тиеш.

* * *
Атом сугышы тәмамланганнан соң бөтен дөньяда бер генә кеше исән кала. Маймыл аның артыннан килә дә таяк белән башына тондыра:
— Нишлисең син? — ди моны күреп торган икенче маймыл.
— Караламаны җуям. Барсын да яңадан башлыйбыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Мадрила (кызгылт зәңгәр чырайлы маймыл) янында кыз һәм әнисе басыпа тора. Кыз:
— Әни, ә ник ул битен шулай буяган?
— Белмим, кызым, бүтән маймылларны куркытырга телидер.
— Кыз кинәт әнисенең йөзенә текәлеп катып кала:
— Әни, ә син кемне куркытырга телисең, әтинеме, әллә Наил абыйнымы?

* * *
Париждагы бер зоопарктан Горилла кача. Полиция моның эзеннән килә. Горилла узган юлда – бар да җимерек. Кунакханәгә килеп керәләр, номерның ишеге ачык, бүлмәнең асты өскә килгән, караватта бер ханым ята.
— Монда Горилла килмәдеме? — дип сорыйлар аннан.
— О, мин аны урыстыр дип уйлаган идем шул… — ди ханым назлы хыялыйлык белән, — Гаврила, о, дәртле Гаврила! Хәтта тунын да салып тормады…

* * *
Бер кыз әнисеннән сорый:
— Кешеләр чынлап та маймылдан барлыкка килә мени ул?
— Әйе, кызым.
— Мин дәме?
— Әйе, кызым.
— Әни, ә синең маймыл чагыңдагы фотоң бармы?

Мәзәкләр — маймыл турында

Марат Кәбиров тупланмасыннан

(Барлыгы 188 карау, бүген - 6 кеше)
@Mail.ru .