kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Мәзәкләр һәм мэзэклэр

* * *
Бик өлкән яшьтәге карт белән карчык чордашларына кунакка килә. Карчыклар кухняда булашкан арада ике бабай гапләшә:
— Кичә карчык белән ресторанга барган идек, бик ошатмадык.
— Нинди ресторанга?
— Әй, баштан чыккан инде. Карале, син хатын-кызларга бүләк итә торган чәчәк ничек атала әле ул?
— Тюльпанмы?
-Юк.
— Георгинмы?
— Юк.
— Роза…
— Вәт-вәт, шул… (кухня ягына) Роза! Без кичә барган ресторан ничек атала иде әле?

* * *
— Кичә 900 грамм калорий яндырдым.
— Ой, афарин! Бер көн эчендәме?!. Мине дә өйрәт әле.
— Нәрсәсен өйрәтәсең инде аның. Тавыкны духовкадан алырга онытканмын.

* * *
Чагыштыру
Салават концертлары: керү — 1-2 мең сум, чыгу — бушлай.
Ата-аналар җыелышы: керү бушлай, чыгу 1-2 мең сум

* * *
— Карале, дус кеше, хатын-кызда иң мөһиме нәрсә?
— Авыз.
— Ә йөзе, күзе-кашы, чәче-башы, буй-сыны? Алар бер дә мөһим түгел мени?
— Юк. Иң мөһиме авызы ябык булсын.

* * *
— Улым, менә синең биш алмаң бар иде. Шуның яртысын миңа бирдең. Синдә ничә алма кала?
— Дүрт ярым

* * *
— Гүзәл, синең берәр хыялың бармы?
— Бар. Ябыгу.
— Ә ник ябыкмыйсың?
— Бер хыялсыз торып калыйм мени?!.

* * *
— Син белмисеңме, бу яллардан соң ничек эшлибез икән?
— Беләм.
— Ничек эшлибез?
— Теләр-теләмәс кенә.

* * *
Хастаханәдә авыру табибтан сора­ша:
— Доктор, минем хәлем шулкадәр мөшкелмени?
— Ләм … аннан карагыз.
— Файдасы тиячәкме соң?
Тияме, тимиме, әйтә алмыйм, һәрхәлдә, җиргә өйрәнә башлаячаксыз.

***
Бер ир аптекада очкылык тотуга каршы дару сорый. Аптекарь кинәт кенә аның йөзенә суга.
— Нәрсә эшләвегез бу?
— Менә бит, очкылыгыгыз бетте.
Ә мин бит даруны хатынга сораган идем.

***
Очучы, кораб капитаны һәм шо­фер сөйләшәләр. Очучы:
— Мин туган шәһәремә кайтып җиткәч, шәһәр өстеннән өч тапкыр әйләнәм һәм түбән карыйм. Хатын йорттан йөгереп чыгып, шатлана­шатлана кул болгый.
Кораб капитаны:
— Мин ерак диңгезләрне кичеп, пристаньгә кергәч, өч тапкыр гудок бирәм. Хатын моны ишетеп, өйдә чәйләр-мәйләр куеп, мине әзерләнеп көтә.
Шофер:
Ә мин мөмкин булганча шым гына кайтып туктыйм, кулга монтировка эләктерәм, кыңгырауга басам һәм: «Хатын, мин кайттым, ишекне ач!» дип кычкырам. Ә үзем тиз генә тәрәзә турына барып басам. Әле берсенең дә исән киткәне юк.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

***
— Күршеләр бигрәк көнче.
— Нигә алай дисең?
— Барабан сатып алган идем. Сәләтемнән көнләшеп ахры, күршем асылынып үлгән.

Мэзэклэр — М. Кәбиров тупланмасыннан

(Барлыгы 303 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .