kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Рухи ачлык

Алдан ук кисәтеп куям, бу язмалардан бернинди дә җитди сүз эзләмәгез. Монда бер фикер дә юк. Әгәр ялгыш тапсагыз, тапап китегез, ул фикерләр — хата. Бу язмаларда бер нәрсә дә чынбарлыкка нигезләнмәгән. Вакыйгалар тормыштан, сүзләр китаптан урланган. Һәртөрле охшашлыклар һәм тап килүләр — очраклы хәл.

Сүз башлау өчен генә

Бүген рухият турында җитди сүз әйтү җиңел нәрсә түгел.

Беренчедән, сиңа кырын караячаклар: шушы дәвердә рух турында уй йөртер чиккә җиткәч, барып чыкан икән бахыр, я түбәсе кыйшайгандыр моның, я берәр чиргә уралгандыр, диячәкләр. Һәм алар беркадәр хаклы булачак – сау-сәләмәт ирләр бүген кирәкмәгән нәрсәләр турында баш ватмый, ә дөньясын юнәтергә тырыша…

Икенчедән, рух турында бары тик уңай сөйләргә кирәк бугай әле ул. Һәрхәлдә, аз гына ялгышрак, “безнең татарга хас булмаган”рак, берәр сүз ычкындырдыңмы – беттең. Тулай торак подвалында кытайлар теккән татар түбәтәен киеп, шундук “иң-иң” зыялыларыбыз килеп җитәчәк һәм ярсып-ярсып күп гасырлар элек дәүләт тоткан бөек милләтебезне синнән якларга тотыначаклар. “Нәрсә сөйлисең син?!. Провакатор!.. Татар андый түгел, татар – изге! Ә аркасында кабарып торган нәрсә — ул, татарның бөкересе түгел, ул аның канатлары!” Һәм үзләре укыган бөтен тарихи китаплардан цитаталар китерә-китерә сине пыр-туздырып ташлагач:”Бетә татар, бетә… Менә шушының кебекләр бетерә аны… Өмет юк хәзерге яшьләрдә…” — дип авыр көрсенәчәкләр.

Ә инде рухи ачлык турында сүз ачсаң, үзләрен аллаһ илчесе сыманрак хис иткән кайбер динче активистларның кара карашына юлыгасыңны көт: “Нинди рухи ачлык булсын?!. Мәчетләр гөрләп эшләп торган дәвердәме?!.” Егерме беренче гасырның Фәтхулла хәзрәтләренә каршы килеп тә булмый, шундук изге китаптан цитата китереп авызыңны томалаячаклар. Аннан соң, чынлап та милләтебезне, телебезне саклап алып калган дин бит ул! Ничек кенә зарлансак та татарча сөйләшәбез бит әле. Ә менә урыслар, гомер бакый күршедә генә яшәсәләр дә, христиан диненә күчү сәбәпле, бер авыз да татарча сүз белми.

Өченчедән… Монсы иң мөһиме! Ни генә әйтсәң дә, рухият – югары тема. Безнең нәфис колаклы, нечкә зәвыклы югары мәдәниятлы, озын бакрмаклы эстетларыбыз бар. Бары тик алар гына тормыш агышын ходайның үзе тарафыннан махсус тапшырылган сихри фильтрлар аша, мең төсмергә бүлеп кабул итә ала. Алар китапларның иң затлысын укый, музыканың иң асылын тыңлый. Һәрбер күзәнәкләре нәфис булу сәбәпле, аң-белем дә аларга тирәнрәк сеңә. Мондый темаларга алынырга әнә шушы эстетлар гына хаклы. Ә безгә, авылда ит ашап үскән малайларга… Сөялләре яңарак кына кубып беткән куллар белән… Сандугач тавышыннан башка нәрсә ишетә белмәгән колаклар белән… Шундый югары темаларга җитди сүз кузгату… Батырчылык итү!.. Юк, бу безгә чынлап та гарьлек булырга тиеш… Чәнечкене уң кулыңа тотып бәрәңге ашаган кебек бит инде… Уж-жас!..

Шуңа күрә алдан ук кисәтеп куйдым…

Алла кемгә кирәк инде?..

Рухи байлыкны без дин һәм мәдәният беләнрәк бәйләргә күнеккәнбез. Бер мәлне, дин белән бәйле теманы барлаганда, интернет эзләгеченә шундый сүз кертергә туры килде: “ищу бога”.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Эзләгечләрнең сәер гадәте бар, син язып бетергәнче үк әле, башкалар иң күп сораган сүзләрне тәкъдим итәләр. Шуңа карап, кешеләрне иң нык кызыксындырган нәрсәләрне ачыкларга була. Бүген иң популяр сораулар, мәсәлән — акча, эш эзлим, кредит, кибет һ.б.

Руслар һәм рус телендә аралашучылар күп, ә бөек зат берәү генә булгач, алла темасы бик популярдыр сыман тоелган иде. Ләкин алланың рейтингы төшкәнрәк чорга туры килдемме, интернетта аның белән кызыксынучы бөтенләй табылмады. Һәрхәлдә, минем “ищу бога” дигән сорауга эзләгеч бөтенләй башка җаваплар тәкъдим итте: ищу богатую женщину, ищу богатого девушку спонсора, ищу богатого мужщину, ищу богатство…

Бүгенге заманның алласы акча, мөлкәт икәнен барыбыз да беләбез инде. Шуңа күрә, байлык эзләү әлләни аптыратмады. Бай ир эзләү дә гаҗәп түгел. Чөнки без ирләрне һәрвакыт тормыш тоткасы, гаиләсен бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итүче, һич югы шуңа омтылучы көчле зат итеп күрергә күнеккән. Шулай булырга тиеш тә. “Хәерче, алкаш ир эзлим,” – дип язмаслар ич инде…

Ә менә бай хатын, спонсор булырлык туташ эзләү… Монсы кызык… Зоология өлкәсендә заманның иң яңа, иң зур ачышы булырлык. Монда берни дә әйтеп булмый. “Әй, Акча Тәгаләнең кодрәте!..” – дияргә генә кала.

Шул рәвешле, алла бүген берәүгә дә кирәк булып чыкмады. Бу нәрсәне аңлата? Әлбәттә, шулай! Халыкның бай, рәхәт, бәхетле яшәвен күрсәтә. Чөнки бүгенге чорның типик кешесе алланы бары тик яшен яшьнәгәндә, давыл купканда, бәлагә тарганда һәм биле авыртканда гына искә төшерә.

Экологик фаҗига

Бу темага керергә кирәкми иде… Моннан илле еллар чамасы элек кенә һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала үскән. Тормыш авыр булса да ничектер җиткергәннәр, үстереп кеше иткәннәр. Бүген… Халык җитеш тормышта яши. Хәтта бала тапан өчен акча да түлиләр. Сәнгать дип аталган дөньяның бөтен төрләрендә дә диярлек дәртне көчәйтерлек күренешләр. Алай гына булмаса, медицина. Ул виагра рекламасыннан телевизордагы электрон дулкыннар дулкынга менә башлый… Ә балалар аз… Ярый, хәзер техника заманы – тормышны аз кеше белән дә сөйрәп була. Тик шул балалар арасында да бер авырусыз килеш туганнар сирәк.

Сәхнәдә — сакаллы кызлар, стринги кигән егетләр… Урамда – төслеләр парады… Әлбәттә, гуманлы җәмгыять яшәсен! Әлбәттә, кеше хокуклары якланырга тиеш! Цивилизация! Дөнья салават күпере кебек…

Ә балалар юклыгы – экологик катастрофа. Димәк, аистлар аз калган, торналар кими, кәбестә уңмый…

Әйткәндәй, статистика буенча, артта калган илләрдә балалар күбрәк туа һәм аларның сәләмәтлеге дә күпкә яхшырак. Иң беренче сәбәп – табигый сайланыш. Барлык нәтиҗәләре белән…

Әлбәттә, күпме генә акча түләмә, нинди генә дарулар ашатма, организмны мәҗбүр итеп булмый. Аны башта химикатлардан, ГМО-лардан, һәртөрле алдаткычлардан чистартырга кирәк. Цивилизация югарырак булган саен, чир күберәк.

Йөрәк-кан авырулары, ашказан-эчәк авырулары, рак, диабет, стресс, түлсезлек… Тренажер, бассейн, врач, диета, дару… Эш, кибет, банк, эш, кибет, больница, кибет, банк, больница, банк, больница, больница, морг…

Югары темага сөйләшә идек бит әле. Рухият, дөресрәге рухи ачлык турында. Ә балалар аз тууның, һәртөрле авыруларның монда ни катнашы бар?

Бер катнашы да юк.

Бары тик кайчандыр күргән бер лозунг хәтергә төште. ”Сәләмәт тәндә — сәләмәт рух!” – диелгән иде анда. Белмим, бәлки, ялгыш язганнардыр…

Мы, татары – гурур миллять!

Моннан егерме еллар чамасы элек Уфада бер абзый белән эшләргә туры килде. Иртән эшкә килеп хәл белешүгә, теге: “Ой, үләм, туган… Үләм, чирлим бит мин… Озакка бармам, ахры…”- ди торган иде. Башта мин аны нык кызгана идем. Соңыннан, мондый хәлләр бер-ничә ел буе дәвам иткәч, күнегә төштем. Ул вакытта ук иллеләр тирәсендә иде инде. Уфага соңгы баруымда, шул абзыйны очраттым. Артык бирешмәгән. Күрешеп, хәл сорашуга ук: “Ой, үләм, туган… Үләм, чирлим бит мин… Озакка бармам, ахры…”- дип тезеп китте…

Һәм мин шунда үзебезнең милләтчеләрне искә төшереп елмаеп куйдым.

Кем ни генә димәсен, мин аларны бик хөрмәт итәм. Бигрәк тә адым саен: “Татар бетә!” – дип йөрүчеләрен. Әдәбият турында сөйләүләрен яратам. “Татарда бер юньле язучы да калмады бит хәзер. Укырлык бер генә китап та юк…- диләр алар һәм Тукайны искә төшерәләр, — Менә Тукайлар заманында…” Коммунистлар чорында иҗат иткән тагын бер-ике язучыны өстәргә мөмкиннәр… Бер-ике сорау бирсәң, күренеп тора инде, китап укый торган токым түгел. Ләкин әдәбият турында барсын да беләләр. Соңгы ун-унбиш елда бер татар концертында булмаган килеш, бөтен җырчыларны бетереп ташларга мөмкиннәр. Театрны. Башка өлкәләрне. Телепатлар инде шундый. Бар нәрсәне белеп, күреп, тоеп торучылар…

Тик аларга бераз үпкәм дә бар. Моннан ун еллар элек Казанның тараканлы бер кунакханәсендә ике-өч көн торып киткән идем. Шул вакытта ук аларның:”Болай барса, бер биш елдан татар бетәчәк”- дигәненә ышанып, “Татар беткәч, берүзем бер Татарстан булып иркенләп яшәрмен” — дип, нәкъ биш елдан соң Казанга күчеп килдем. Тот менә сиңа – бетмәгән татар. Таракан беткән, татар бетмәгән… Монда килгәнгә дә биш ел узды… Һәм теге абзыйлар да нәкъ элеке кебек:”Татар бетә!”- дип йөриләр.

Гомумән, халкыбыз турында һәрвакыт борчылып, чын күңелдән кайгыртып яшәүче каһарманнарыбызга мин сокланып карыйм. Һәм кайвакыт:”Бу тиклем тирән хисләрдән йөрәкләре ярылып үлмәсәләр генә ярар иде!” – дип телим. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә, үз-үзләрен аямыйча милләт өчен азатлык яулап утыручыларны күргәндә. “Мы, татары – гурур миллять!” – дигәнрәк язуларны укыганда чынлап та горурланмый мөмкин түгел. Мин алар белән бергә “татарнынг сатлик жаннарин” тиргим, алар кебек үк “самое главное — татар тэлэн бэтермеу” дип уйлыйм. Һәм татарның шундый ышанычлы таянычы булуга сөенәм.

Моның да рухи ачлык белән бер уртаклыгы да юк. Киресенчә, әлеге абзыйлар үзләренең рухи корсакларын киереп, рәхәтләнеп яши бирәләр.

Итәк асты полициясе

Әле күптән түгел генә киң җәмәгатьчелектә шау-шу куптарган вакыйга булды. Ишетмичә калмагансыздыр инде. Август башында узган футбол матчларының берсендә, стадионга килгән хатын-кызларны полиция ханымнар шыр-ялангач чишендереп, тентү үткәргән. Тикшерү, әлбәттә, аулак урында булган. Һәм футбол фанаткалары… бер каршылыксыз диярлек чишенгәннәр. Хәтта чират торып…

Мондый тикшерүләр бернинди калыпка да сыймый, шәхесне түбәнсетүгә керә, диючеләр дә бар. Шулайдыр. Ләкин тәртип сакчыларын да аңларга була. Ни генә әйтсәң дә тынгысыз дәвер. Әле анда, әле монда һәртөрле шартлаулар, аварияләр, террорчылык… Ә гражданнарның иминлеген сакларга кирәк. Хатын-кызга да бик ышаныч юк бит инде хәзер, яшерен кесәсендә әллә нәрсәләр алып керергә мөмкин. Андый-мондый диверсия булмаган булуын, һәрхәлдә, беркемнең дә ыштан бавыннан танк та, атом бомбасы да килеп чыкмаган.

Шулай да әлеге вакыйга игътибарга лаек. Һәм менә ни өчен.

Мәдәният бездә гомер буена икенче сортлылардан булып кала бирә. Беренче планда гел – спорт. Фәләнешәр миллионга спортчылар сатып алалар, ә мәдәнияткә исләре дә китми. Һәм бу очракта да… футбол сөючеләрнең иминлеген хәстәрлиләр, ә сәнгать яратучылар – онытыла. Һич югында мәдәният елында гына булса да ниндидер гаделлек булырга тиештер бит инде. Шушы кимчелекне төзәтү җәһәтеннән, концерт залларына, театрларга, кинофильмнарга йөрүче хатын-кызлар да җитди тикшеренү үтсен иде.

Гади халык үзен кимсетелгәнгә исәпләмәсен өчен маршрут автобусларында, трамвайларда йөрүчеләрне дә читләтмәскә кирәк. Һәм әлбәттә, метроны җитди күзәтү астына алу мөһим. Террорчылар игътибарын иң нык җәлеп иткән объект буларак, метрода бөтенләй шыр-ялангач йөрү тәртибен дә кертергә була.

Монсы хәтта дөресрәк тә әле. Югыйсә, теге футбол фанаткаларының берсе, әнә, кагатьсезлек белдереп: “Без – миллионнар! Барыбызның да итәк астына полицай куеп бетерәлмәссез!..” – дип кычкырган, имештер…

Ә менә моның рухи ачлыкка турыдан-туры мөнәсәбәте бар, чөнки бу күренеш бары тик күңеле белән коллыкта яшәгән кешеләр арасында гына булырга мөмкин. Азатлык та, власть та ул әле мөмкинлек кенә түгел, ә җаваплылык та… Калганын үзегез уйлап бетерегез…

Комаклар патшалыгы

Рухи ачлыктан кеше ябыкмый” – ди миңа бер танышым. Ябыга шул. Ничек кенә әле! Изгелек, кешелеклелек, намус кебек рухи кыйммәтләр дефициты физик яктан ябыктырып кына калмый, ә кешене мескенгә, колга әйләндерә. Менә карагыз…

Капитализмның нигезендә яткан идея начар түгел. Әйтик, авылда яшәгән бер Фәтхетдин абзый сыер асрый. Ит-сөт сату исәбенә байый. Ул башкалар турында уйламый, кемгәдер файдам тияр дип өметләнми. Әмма базар мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә, бары тик үз байлыгы турында гына уйлаган хәлдә дә, җәмгыяткә файда китерә, аның иктисадын күтәрүгә өлеш кертә. Бу А. Смит буенча да, чынбарлыкта да шулай: үз байлыгы турында кайгырткан һәрбер кеше җәмгыяткә файда китерә.

Шушы күзлектән караганда, капиталистик җәмгыяттә намуслы булу, беркемне да алдамау күпкә отышлырак та, җайлырак та булырга тиеш кебек. Мин сиңа сыйфатлы товар бирәм, ә син – акча, яки башка берәр хезмәт белән түлисең. Барсы да гади, аңлаешлы.

Ләкин безнең чынбарлыкта алай килеп чыкмый. Һәрхәлдә, кайсы гына почмакта нинди генә эшкә тотынсаң да иң беренче чиратта акыртып талыйлар, иң яхшысында — төп башына утырталар.

Менә мондый бер примитив мисал. Җитештерүче Фәтхетдин абзый ун фляг сөт алып тапшыру пунктына килә. Ләкин шунда утырган бер Комак (ул чиновник кыяфәтендә дә, берәр белгеч, яки тикшерүче рәвешендә дә булырга мөмкин, әмма моннан асылы үзгәрми – комак) кабул итәргә теләми. Фәтхетдингә үзе кебек үк малчыларның берсе ипләп кенә теге Комакка бер фляга сөтне “төртергә” кирәген әйтә. Аңа, әлбәттә, сөт жәл. Ләкин башкача бер чара да юк: дөреслек эзләп йөргәнче калган тугыз фляга ачып чыгачак. Һәм анда да әле теге Комак төрле сәбәп табарга мөмкин: сыйфаты начар, кабул итү мөмкинлеге бетте, һ.б. Һәм Фәтхетдин абзый теге Комакка сораганын бирергә мәҗбүр була. Әйтик, алар районда ун хуҗалык һәм һәркайсы шулай “төртергә” мәҗбүр. Нәтиҗәдә, Фәтхетдин абзый мал азыгы, хезмәткәрләр тоту, транспорт өчен чыгымнарга батып, көненә тугыз фляга сөт тапшыра. Ә теге Комак, берни эшләмәгән килеш — унны. Байыймы ул? Әлбәттә! Ләкин аның баюыннан җәмгыятькә файда бармы? Юк.

Рухи яктан сәләмәт җәмгыятьтә кешеләргә ит-сөт һ.б. җитештерүче Фәтхетдин абзыйның абруе зур, сүзе үтемле булырга тиеш. Безнең чынбарлыкта исә, аның бер дәрәҗәсе дә юк. Бездә дөнья тоткасы – Комак.

Шуңа күрә, бүгенге яшьләр кайдадыр урнашып, нәрсәдер җитештерү ягын карамый. Чөнки алар надан малайлар түгел, Фәтхетдин абзый белән Комак мөнәсәбәтен күреп торалар һәм җитештерү эшчәнлегенә кызыкмыйлар. Авыл халкыннан бәрәңге җыеп, шәһәр базарында сату күпкә отышлырак. Шәһәрдән төзелеш кирәк-яраклары җыеп, авылга илтеп сату ышанычлырак. Һәм бөтен бизнес диярлек әнә шундый әвеш-тәвешкә корылган.

Шуңа күрә илнең икътисады җимерек хәлдә, без бүген “торгынлык еллары” дип аталган чордан да күпкә түбәнрәк дәрәҗәдә һәм бөтен иктисад нәрсәдер җитештерүдән бигрәк, җир асты байлыкларын тормыш кирәк-яракларына алмашуга корылган.

Тагын дәвам итәргәме?..

Рухи ачлыктан кеше ябыкмый да, үлми дә. Ә дәүләт — мөмкин.

Асрамага талант бирәм!”

Россияның санкциялары ярыйсы гына шау-шу тудырды, әмма халыкны иң нык җәлеп иткәне: “Элек чит иллләрдән килгән азык-төлекне үзебездә җитештерелгәннәре белән алыштырырга мөмкин,”- дигәнрәк сүзләр булды бугай. Бу аңлашыла. Социалистик җәмгыять белән бер рәттән тарих чүплегенә чыгарып атылган авыл хуҗалыгының да кирәк булу ихтималын ниһаять искә төшерделәр. Һәм халыкта өмет уянды.

Үзебездә җитештерүне тергезеп җибәрә алсак әйбәт, әлбәттә. Бу мөмкин хәл. Әле берничә дистә ел элек кенә, тимер пәрдә артында яшәгән хәлдә дә, дөньяның җитди акылларын:”Капиталистик җәмгыять отышлыракмы, әллә социалистикмы?” – дип икеләнергә мәҗбүр иткән илнең варислары бит әле без. Социализмны бүген ничек кенә тиргәсәк тә аның уңышларын әлегәчә куып җитә алганыбыз юк. Дөньяда бер-берсенә тиң көндәш була алырлык ике система барлыкка килү – эчке эшләребезне, авыл хуҗалыгын һәм сәнәгатьне тернәкләндереп җибәрү өчен уңай мөмкинлек булып тоела. Бу әлбәттә, җиңел булмас.

Авылда хәлләр ничегрәк соң? Күпләрендә инде элек гөрләп торган машина-трактор парклары социализм чорының ташландык музеен хәтерләтә. Элеке техниканың күбесе тузган, “эсписәйт” ителгән, яңалары юк. Хәтта тимер-томырны да металлоломга тапшырып бетергәннәр. Малчылык фермаларында да шуңа охшаш хәл. Терлекнең күп төре юкка чыккан, калганнары күпкә кимегән. Хәтта шәхси хуҗалыкларда да мал асрау отышлы түгел, диләр. Сөт беркемгә дә кирәкми, ит үз-үзен акламый…

Кибет тотучылар, һәртөрле балта эшләренә йөрүчеләр бар. Алар бик күп түгел. Эш урыннары булмагач, яшьләрнең күбесе читкә чыгып таралышып беткән. Калганнары дүрт-биш мең хезмәт хакына йөрергә мәҗбүр, әле ул акчаны да вакытында ала алмыйлар. Ирләрнең күбесе зимагурлыкта: кемнәрдер себердә вахта белән, кемнәрдер якын-тирәдәге шәһәрләрдә… Авылда, нигездә, карт-коры, хатын-кыз, балалар… Карт-коры әҗәлен көтә, хатын-кыз – ирләренең акча белән кайтуын, бала-чага – тизрәк үсеп, авылдан чыгып качар мизгелен…

Ләкин… Авылдан чыгып китүчеләрне дә колачын җәеп бәхет көтеп тормый. Шәһәрдә туып-үсүчеләрнең үзләренә дә эш табу җиңел түгел. Элек гөрләп торган завод-фабрикалар туктап, таркалып беткән… Кайдадыр эш урыны бар икән, анда – чират… Авылдан килүчеләр, нигездә, я кибет-базарлар тирәсенә, я һәртөрле төзелеш объектларына, я транспорт челтәренә урнаша. Һәм кайда гына барып төртелсә дә ул гадәттә арзанлы эш аты рәвешендә файдаланыла. Һәм иң кызыгы (кызгынычы) бернәрсә дә җитештерми торган җәмгыятькә акыл ияләре дә, осталар да, талантлар да кирәкми. Алдан килгән – урын өчен дигәндәй, андый урыннарны бүлешеп бетергәннәр инде: һәр өлкәнең үз акыллысы, үз остасы, үз таланты чат ябышып үз урынында утыра. Шунлыктан, кызыл дипломыңны болгап йөрмә, ачтан үлүең бар. Син хәзер белгечлегең буенча түгел, ә кайда урын табасың – шунда, нәрсә кушалар – шуны эшләргә тиеш.

Коточкыч, шулай бит.

Ләкин сөйләгәндә генә шулай тоела ул. Башта гына бераз кыенрак, ә бер өйрәнеп алсаң, бернәрсәсе дә юк. Барыбыз да шулай яшибез һәм өс бөтен, тамак тук булып, кредитларны вакытында түләп баргач:”Карале, рәхәт яшибез бит” – дип сөенәбез.

Менә шундый хәлдә рухият турында сүз кузгату да мәгънәсез яңгырый. Ләкин үзебездә җитештерүне җайга салсак, хәлләр беркадәр үзгәрер. Һәрхәлдә, илгә акча санаучылар гына түгел, ә галимнәр дә, төрле һөнәр осталары да кирәк булыр, акыл һәм талант ияләренә ихтыяҗ артыр сыман…

Опитимистлар булыйк…

Шулай да бу һәлакәт чигенә җиткәнбез икән дигән сүз түгел.

Бүгенге җәмгыятьтә рухият дефициты ярылып ята, моңа тагын әллә күпме кире какмаслык мисаллар китереп, хәлебезне коточкыч сурәткә кертергә дә мөмкин булыр иде. Мондый очракта без гадәттә күзләребезне алдынгы дип исәпләнгән чит илләргә юнәлтәбез, әнә алар бу мәсьәләне шундый дәрәҗәгә куйганнар дип үрнәк алабыз. Әмма бу юлы андый үрнәк юк.

Рухият мәсьәләсендә алар бездән дә аянычлырак хәлдә: мөлкәт дип яши торгач, күңел күзләрен май катламы томалаган. Мисаллар. Бельгия, Испания, Норвегия, Португалия, Дания, Франция, Бөекбритания: бер үк җенестән булган парларга бала карап үстерергә рөхсәт бирә. Әйткәндәй, Францияда мәетләр белән никах теркәү дә законлаштырылган. Швеция һәм Дания: кан туганнар арасында никах тыелмаган. Голландияның BNN телеканалындагы бер телешоуның алып баручылары Денис Сторм һәм Валерио Зено бер-берсенең итен ашый. Моның өчен алар махсус оперция ярдәмендә тәннәренең бер өлешен телешоуда сыйлану өчен әзерләп куялар. Европаның нечкә зәвыклы каннибализмы… Кыскасы, без күп нәрсәләрдә үрнәк алырга күнеккән Европада да кешенең мәдәниятлелеге күңел байлыгы белән түгел, ә өстәл артында чәнечке тота белүе белән үлчәнә.

Алла сакласын!” – дияргә генә кала. Тик моңа да ышаныч аз. Бүген диннәрдә мутация сыманрак күренеш төсмерләнә. Кайчандыр коллар белән сәүдә иткән һәм дөньяны кол итәргә теләп тәре сугышлары оештырган христианлык бүтән диннәр белән дә килешеп яшәү турында сөйли. Бу әлбәттә, изгелек нәтиҗәсендә барлыкка килгән нәрсә түгел, ә денсезлекнең һәм исламның көчәюе фонында тәэсирен югалта барган руханиларның үз вәкаләтен саклап калырга омтылышы гына. Асылда, өстән ямап астан кисү ысулы туктамый. Ә ислам, киресенчә, үз уңышларыннан башы әйләнепме, Мөхәммәт пәйгамбәр чорында игълан ителгән татулык, тынычлык идеяларын онытып агрессивлаша бара. Ләкин агрессияның бер үзенчәлеге бар. Үз-үзеңне саклау чарасы буларак барлыкка килгән хәлдә дә, тора-бара ул башкаларны яулау коралына әверелә. Һәм ахыр чиктә, үзара (эчке) мөнәсәбәтләрне хәл итүдә дә кулланыла башлый һәм фаҗигаләр тудыра. Моның ачык мисалын без христиан инквизициясе үрнәгендә дә, социалистик революция һәм репрессиялар, яки нацизм мисалында да күрә алабыз. Шуңа да диннәрнең бүгенге торышы күңелдә өмет уятмый. Әгәр ниндидер могҗиза белән Бөек Зат кеше кыяфәтендә җиргә төшсә, ул бер динне дә сайламас, ә атеист булуны хуп күрер идедер сыман тоела.

Менә бит нинди түбәнлекләргә төштек, ә безнең ата-бабалар!..” – дип тарихка сыенырга тырышу да мәгънәсез. Беренчедән, безгә “тарих” дип тәкъдим ителгән рәсми уйдырмалар чын тарихтан күпкә ерак тора. Мәктәп дәреслекләрендәге славян бабаларыбызның Казанны алуы, кыргый татарларны тармар итүе турындагы язмаларны мин бүген дә хәтерлим. Ләкин эш монда гына түгел… Рус үзе дә Алтын Урда җимерелгәннән соң, капитализм юнәлешенә аяк баскан европа идеологлары тарафыннан саташтырылып, үз кыйбласын югалткан милләт. Аның тарихы да, нигездә, катырка геройлардан, өреп кабартылган җиңүләрдән тора. Алтын Урда чорында кыргыйлык чигендә яшәгән Европа, беркадәр тернәкләнеп китү белән, бөтен дөньяны үзенең “бөек” тарихы, уйлап чыгарылган акыл ияләре, каһарманнары турындагы легендалар, башка халыклардан үзләштереп эшкәртелгән мәдәни “мирас”лары белән тутыра. Һәм кешелекне үзенең бөеклегенә ышандыруга ирешә. Шуңа күрә, без бүген тарихка, ата-бабаларыбызның бөеклегенә сыена алмыйбыз.

Якын тарихка гына күз салсак та… Ә сез кайсы чорда яшәргә теләр идегез? Беренче Бөтендөнья сугышы чорындамы, революция дәверендәме, гражданнар сугышы вакытындамы, репрессияләр дулкынындамы, Бөек Ватан сугышы елларындамы?

Шуңа күрә, бүгенге хәл артык мактанырлык булмаса да рухи ачлыктан һәлакәт чигенә килеп җиткәнбез икән дип уйларга бер сәбәп тә юк. Бу чик түгел әле. Чиге — алда…

Оптимистлар булыйк… )

(Барлыгы 34 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .