kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

70 яшьлек юбилейга котлаулар

70 яшь белән котлау

Язлар ярсу булган кебек,
Көзләр дә сабыр була.
Син дә көзге урамнардан
Атлыйсың сабыр гына.

Көзләрнең үз матурлыгы.
Әй, ни сан калганнарга—
Узган газаплар шикелле
Баллана баланнар да.

Үткәннәрнең төннәре дә
Искиткеч якты кебек.
Үзәк өзгеч мәлләре дә
Ничектер, татлы кебек.

Үткәннәргә карый-карый
Атлыйсың сабыр гына.
Көзләрең дә матур да бит,
Язларың сагындыра.

Оныкларыңа карыйсың—
Нәкъ синең сыман алар,
Нәкъ шундый ярсу хислеләр,
Нәкъ шундый дуамаллар.

Моңсуланма, житмеш бигүк
Күп сан да түгел әле.
Ул бит йөз дә түгел, хәтта
Туксан да түгел әле.

Шулай булгач, картаерга
Иртәрәк әле сиңа.
Көзләр турында уйлама,
Кызлар турында уйла.

(«Күңелле табын» китабыннан)

70 яшьлек юбилейга котлаулар

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 3 564 карау, бүген - 13 кеше)
@Mail.ru .