kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Акыллы фикер юләрлек кылганнан соң килә

* * *
«Ирек» — татлы сүз. «Сүз иреге» һәрчак татлы түгел.

* * *
Акыллы фикер юләрлек кылганнан соң килә.

* * *
Антарктикада нефть табылган. Пингвиннар террорчылыкта гаепләнә.

* * *
Хатын-кыз түгел, акча эзләгез. Сез акча тапсагыз, хатын-кыз сезне үзе эзләп табар.

* * *
Җилкәдә утыру өчен аякларны аерырга кирәк.

* * *
Минем үлемемә минем яшәүем гаепле.

* * *
Эшкә яки тамак, яки тукмак өйрәтә.

* * *
Бер каен арасында да адашырга мөмкин.

* * *
Авыр чакта ярдәмгә килергә әзер – бауны да сабынлап бирә, урындыкны да тотып тора.

* * *
Үлән белән дәвалауның иң яхшы ысулы: кычыткан белән — арт ягыңа.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Ничек яшәргә кирәген аңлау өчен гомер ахрына җитү кирәк.

* * *
Киркәмәгәндә авырга узудан саклаучы иң ышанычлы чара — «юк» дигән сүз.

* * *
Дөреслек әйбәт, ә ялангач дөреслек кызыграк.

* * *
Тагы бер хайванга түзә алмаган кеше ялгызлыкны хуп күрә.

* * *
Сөйләү теләге тыңлау теләгеннән көчлерәк, чөнки тыңлар өчен уйларга кирәк.

* * *
Йозак тишегендә ике күз очрашты.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 131 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .