kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Куенга ташланмаган кызлар күзгә ташлана

* * *
Мәхәббәт өчен ялгыз көрәшмиләр.

* * *
Намусың зуррак булган саен, калганы азрак була

* * *
Яшь чагында кеше нибары мәхәббәт һәм бәхет кенә тели, ә олгая бара – затлы йорт, вилла, машина…

* * *
Хатын-кызның баш авыртуын дәвалаучы докторны «сөяркә» дип атыйлар.

* * *
Кешенең баш мие — искиткеч нәрсә. Ул тәүлек әйләнәсенә бертуктаусыз эшли. Туганнан алып телевизор сатып алганга кадәр.

* * *
Итәгатьле кеше тукмачны башта җылыта, аннан соң гына колагыңа элә.

* * *
Үз ялганыңа үзең ышанасың икән, аңа башкалар да ышана. һәм ул дөреслеккә әйләнә.

* * *
Автор фикере аның карашы белән туры килмәскә мөмкин.

* * *
Ашаган саен — ашыйсы килә, йоклаган саен — йоклыйсы килә, эшләгән саен — эшлисе килми.

* * *
Башкаларны гаепләү мөмкинлеге булганда, беркайчан да үз өстеңә гаеп алма.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Гомер шулкадәр кыска: хаталарыңны төзәтергә түгел, ә эшләргә теләгәннәрен эшләп бетерергә дә җитми.

* * *
Куенга ташланмаган кызлар күзгә ташлана.

* * *
Кемер рәнҗеткән икән – сер бирмә, ятларга сиздермә, бәхетле сыман елмай, тузынмый гына нәтиҗә яса, балтаңны да тыныч кына чарла.

* * *
Төрмә камераларына интернет үткәрсәләр…

* * *
Һавадагы торна өйдәге тукраннан яхшырак.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 128 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .