kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татар телендә канатлы сүзләр

* * *
Кызың тыңламый, әниең ишетми икән, димәк, син урта яшьтә.

* * *
Төнге аваз ихласрак була.

* * *
«Галәмдә акыл ягыннан туганнар эзлибез» — дигәндә без аз гынак мактанабыз бугай.

* * *
Җырның сүзләрен белмәү сәбәпле, кеше арбасына утырмады

* * *
Кешеләр генә кануннарны бозмый, кануннар да кешеләрне боза.

* * *
Әкияттәге кебек яшисе килә, тик гел анекоттагы кебек килеп чыга.

* * *
Сарык булсаң, көтүче табылыр.

* * *
Күседән курыккан ханым арысланны бәреп егарга мөмкин.

* * *
Бу китапның калынлыгы аны укучылардан яхшы саклый иде.

* * *
Кеше бары тик үзе ишетергә теләгән нәрсәне генә ишетә. Хәтта сез әйтмәсәгез дә.

* * *
Песиләрнең шундый ырымы бар: әгәр юлыңны негр кисеп чыкса…

* * *
Сөйгәнеңә бөтен дөнья ләззәтләрен вәгъдә иткәннән соң, туңдырма булса да сатып ал.

* * *
«Көньбатыш тагын чери башлады…»

* * *
Тамыр җәярдән алда югарыга кара – үсәрлек урын бармы.

* * *
«Күпне белсәң, тиз картаерсың» — дигән сүз дөрес булса, бүгенге яшьләр мәңге картаймаячак.

* * *
Фәрештәләр бирәчәк сорау: «Нинди максат белән үлдең?»

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 146 карау, бүген - 4 кеше)
@Mail.ru .