kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча кызыклы мәкальләр

* * *
Дөньяда иң аңлаешлы тел — кытай теле, аны 2 миллиард кеше аңлый.

* * *
«Кара көн»гә шундый нык әзерләнде һәм… аны түземсезлек белән көтә башлады… һәм көтеп алалмады.

* * *
Америка Россия чикләрендә ракетага каршы корылмалар урнаштырганда, Россия Америка үзәгенә үзенең олиграхларын урнаштыра.

* * *
Этнең бер карашы әллә ничә сүзне алыштыра ала.

* * *
Җаныгыз нәрсәнедер үзгәртергә куша икән – үзгәртегез. Юкса, җаныгызны үзгәртергә туры киләчәк.

* * *
Кешенең күзен ачсаң, авызын ябу кыен була.

* * *
Тимур һәм аның командасы коммунистларның йорт стеналарына кызыл йолдыз төшерүне хәтта фашистик оккупация елларында да дәвам иткән…

* * *
Бәхетле булырга мөмкин. Теләсә кайда, теләсә кайчан, теләсә ничек, тик теләсә кем белән түгел.

* * *
Сине ахмак дип атаучылар куркыныч түгел, аларның хаклы булуы куркыныч.

* * *
Матурлык, әлбәттә, дөньяны коткарачак. Моны һәркем белә. Тик нәрсәдән коткарачак?

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Югары максатлар куегыз. Биек нәрсә матур күренә.

* * *
Барсы да: «Ниһаять!» — дип озатырлык итеп яшәргә кирәк.

* * *
Язучы я рәхәт яши, я яхшы әсәрләр иҗат итә, диләр. Соңгы елларда гениаль әсәрләр күп язылган булырга тиеш.

* * *
Салым инспекциясеннән чыкканда патриот булып калучылар сирәк.

* * *
Явызлык җиңсә аны Изгелек дип игълан итәләр.

* * *
Бәхет ул дус кебек: сиңа рәхәт чагында килә, сиңа авыр чакта китеп тора.

* * *
Ераграк киткән саен, озаграк кайтасың.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 166 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .