kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Алдауның алты ысулы

Эшкә урнашканда алданган кешеләр санап бетергесез. Кайбер мәгълумәтләр буенча, Россияда һәр өченче кеше шушы кармакка эләккән, кайсылары – берничә кат. Андыйлар арасында ирләр күбрәк (55%) икән. Күпчелеге – айлык кереме 25 меңгә җитмәгән кешеләр. Әмма эшкә урнашу әле ул сезне алдамаячаклар дигән сүз түгел. Иң кызыгы — җиң сызганып эшкә бирелгәндә икән. Эш урыннарында алдауның юллары бик күп булып чыкты. Берничәсен сезнең белән дә уртаклашабыз. Әмма аны башкаларга зыян салу өчен кулланмагыз.

1. Иң таралган ысул – кешене сынау вакыты белән эшкә алу. Дөресрәге – алмау. Күпмедер вакыт эчендә яңа хезмәткәр бушка, яки ярты хезмәт хакына эшләргә мәҗбүр була. Бу вакыт үтү белән аны “сынауны үтмәде” исәбеннән эшеннән җибәрәләр һәм икенче кешене алалар. Эш тә бара, акча да янда кала.

2. Яшьләрне, яки практикантларны эшкә җыялар. Һәм хезмәт хакы түләмиләр, яки аз гына һәм сирәк кенә түлиләр. Ә яшь кешегә моның сәбәбен: “Син бит әнә нинди остазлар белән, нинди танылган урында хезмәт дәресләре алдың. Мондый мәктәп өчен күпләр үзләре акча түләргә әзер!” — дип аңлаталар. Һәм иң гаҗәбе, бу ысулны кайбер уку йортлары үзләре үк куллана. Алар уку барышындагы вак-төяк өстенлекләр хакына (яхшы билге, җиңел имтихан, дәрестән азат ителү, һ.б.) үз студентларын ниндидер оешмаларга бушлай эшләргә җибәрә.

3. Моны барсы да диярлек белә һәм куллана. Вазифа һәм хезмәт хакы никадәр түбәнрәк, аңа шулкадәр яңгыравыклырак исем тагалар. “Реклама хезмәткәре” түгел, ә “Реклама хезмәте директоры”, “вахтер” түгел, ә “иминлек хезмәте буенча баш белгеч” һ. б. Кешегә ялтыравыклы визитка ясап бирәләр, кайбер урында матур кием дә тегәләр. Хәзер аны ба китәрлек үсеш көтә, бары тик үзе генә тырышсын, сынатмасын. Әлбәттә, вазыйфасын күтәрү, хезмәт хакын арттыру турында беркем дә уйламый. Һәм иң гаҗәбе – бу эшли. Күрәсең, кешегә үз вазыйфасының матуррак яңгыравы бик мөһим. Хәтта хезмәт хакына караганда да.

4. Эш урынына бәйләп кую. Богау – ерунда ул, монда тагы да ныклыраклары бар. Мәсәлән, ипотека, кредит, ссуда. Болар кирәклерәк, кыйммәтлерәк хезмәткәрләрне бәйләү өчен кулланыла. Ә вагракларына – эш урыныннан бирелгән ноутбок, телефон, ял йортына юллама һ.б. Беренче карашка, эш бирүче үз хезмәткәрләре турында хәстәрлек күрә сыман. Ә асылда, ул аларны өч тиенгә эшләтә. Лаеклы хезмәт хакы алсалар аларга ипотека да, кредит та, башка вак төяге дә кирәк булмас иде.

5. Бер генә тапкыр башкарыла торган эшләрдә кулланыла. Эш башкарылган, хезмәт хакы алыр вакыт. Җитәкче килә аларның хәлен белешә, үз кеше булып кылана һәм барсына да калын конвертлар өләшеп чыга. “Аңлашылмаучылыклар юкмы?” — дип тә сорарга мөмкин. Аңа гадәттә, юк дип җавап бирәләр. Шундый гади, ихлас җитәкче белән әйткәләшеп булмый бит инде. Бигрәк тә, кулыңда ул биргән саллы конверт барда. Әмма бераздан әлеге конвертлар эчендә илле сумлыклар икәне, акчаның килешенгән бәядән күпкә кимрәк булуы ачыклана. Ләкин… Гадәттә, тавыш күтәрүче булмый. Феномен.

6. Хезмәт хакын вакытында бирмәү. Әйтик март өчен зарплатаны августа бирделәр, июль өчен – августа, август өчен – сентябрьда, октябрь өчен — октябрьда. Оешманың хәлләре әйбәтләнә түгелме соң?!. Айныкын айга биреп бара башладылар ич! Яхшы бит бу. Ә апрель, май, июнь, сентябрь айлары өчен хезмәт хакы түләнмичә калды. Әлегә акчалары юк. Аның каравы, хезмәт хакын вакытында бирә башладылар. Шулай дәвам итә. Ә көннәрнең берендә:”Узган елның апреле өчен хезмәт хакы бирәсезме?” — дип сорау ничектер сәер яңгыраячак. Бу ысулны туксанынчы елларда бик яратып кулланалар иде.

Сине беркайчан да беркайда да алдамасыннар өчен нәрсә эшләргә соң?

Бу сорауга җавап эзләп бик күп хатирәләрне актардым, бик күп акыллы китапларда казынып утырдым, бик күп тәҗрибәле кешеләр белән сөйләштем һәм… җавап табылды. Ә ул өстә генә яткан икән һәм шундый гади генә. Бер кайда да алдамасыннар өчен бер җирдә дә эшләмәскә кирәк.

(Барлыгы 75 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .