kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Аннан-моннан

* * *
Һәува костюмы аңа бик килешә. Кайбер урыннарын тарайтасы бар, әлбәттә.
* * *
Песиләрнең шундый ырымы бар: әгәр юлыңны негр кисеп чыкса…
* * *
Адәм акылы уйлап табалмаган ахмаклык юк.
* * *
Әйтегез әле, сезнең нәселдә йөкле ханымнар булганмы?
* * *
Ул тугры ир. Өч тапкыр өйләнде, ә сөяркәсе һаман шул ук.
* * *
Барлык акчаны да эшләп алалмыйсың. Кайберләрен урларга туры килә.
* * *
Көтмәгәндә авырга узудан саклануның иң ышанычлы ысулы — “ЮК” — дигән сүз.
* * *
Безнең иң яшерен серләрне күпме кеше саклый?!.
* * *
Авыру, уяныгыз, дару эчәр вакыт җитте. Йокы даруы.
* * *
Кеше ахмаклыгының көчен санга сукмаудан да зуррак хата юк.
* * *
Авыр эшне ялкауга бир һәм ул аны җиңеләйтү юлын табачак.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 63 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .