kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Иң хәвефсез автомобиль – велотренажер

* * *
Азатлык, гаделлек, туганлык – аккош, кысла һәм шүкә.

* * *
Матур ханым ирләр күзен сөендерә, ямьсез ханым – хатын-кызларныкын.

* * *
Теләсә-кайсы илнең акчасы үз халыкын бәхетле итү өчен җитәрлек, ә берничә кешелек төркемне бәхетле итү өчен — юк.

* * *
Куллана белгән һәм куллана белмәгән кешегә генә гомер кыска түгел.

* * *
Упкын янында торган кешене аз гына төртеп җибәрү җитә. Һәлакәткә ул үзе бара.

* * *
Ат гомер буе колхозда эшләгән, ә рәис итеп куймаганнар.

* * *
Себерке тоткан бөтен кеше дә убырлы карчык түгел

* * *
Әкият егетләре, борчымагыз. Король абыегыз бик ачулана.

* * *
Дуслар авыр чакта сынала. Андый чакта табып булса, әлбәттә.

* * *
Китәргә уйласаң – артыңа борылып карама. (Борылсаң – исеңә төшәр, исеңә төшсә – үкенерсең, үкенсәң – кире кайтырсың, кире кайтсаң – бар да яңадан башланыр.)

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Фикер юклыгын белдерү өчен кайчак сүзләр җитми.

* * *
Ул иренең башка хатын белән хыянәт итүен беркайчан да гафу итмәячәк иде. Әмма барсын да көтмәгәндә бүләк ителгән алтын чылбыр бозды.

* * *
Аңлап булмый бу ир-атларны. Алар калкавыч селкенгәнне көтеп, ике сәгать буе тын да алмыйча утырырга мөмкиннәр. Ә менә хатыннарының биш минут киенгәнен көтәргә нервылары җитми.

* * *
Кул кулны юа, аяк аякны кашый, ә колаклар белән проблема.

* * *
Кайвакыт берәүнең күзе йомылу миллионнарның күзен ача.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 51 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .