kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тешсез дошман ялап үтерә

* * *
Зарплата алган саен бурыч тойгысы арта.

* * *
Батырлар саны сугыш нәтиҗәләренә бәйле.

* * *
Карьерда карьера ясаучылар сирәк.

* * *
Тешсез дошман ялап үтерә

* * *
Өч диетада утырам. Икәү белән генә тамак туймый.

* * *
Ялгыз чакта күзгә гел бәхетле парлар күренә, гаилә коргач — бәхетле ялгызаклар.

* * *
Мәңгелек сорау: алтын чүп савыты алтынмы, әллә чүп савытымы?

* * *
Һәрбер хатын-кыз яңа күлмәк кияргә тели. Әмма аннан да бигрәк, һәрбер хатын-кыз былтыр кигән күлмәгенә сыярга тели.

* * *
Ахмакларның иң зур җитешсезлеге ахмаклык түгел, ә киңәш бирү.

* * *
Модага иярү – башкаларга охшарга тырышу.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сиңа никадәр куркыныч икәнен бары тик үзең генә беләсең икән, бу — кыюлык.

* * *
Хатын-кызлар җаваплылык кебек: алу — җиңел, качу — читен.

* * *
Ул ханым бәхетнең җиденче аенда иде…

* * *
Акча эшли белүен исбатлау өчен акчасы җитми.

* * *
Ә мин явыз да саран да түгел. Хәтта дошманнарымның капка төбендә өч машина торуын телим: пожар машинасы, полиция, ашыгыч ярдәм.

* * *
Әгәр телебез бетә, динебез бетә, милләт бетә дип уйламыйсыз икән, димәк, сез татар түгел.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 34 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .