kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Йөзек кирәк иде — бармак өши

* * *
«Куып җитәрбез, узып китәрбез Американы.» — Узып киттек, куып җитеп булмый.

* * *
Күршеләр мылтык алган. Боргымны статармындыр.

* * *
Кеше ахмаклыгының көчен санга сукмаудан да зуррак хата юк.

* * *
Йөзек кирәк иде — бармак өши.

* * *
Ходай да юмор ярата. Бигрәк тә һава торышы күзәтүләрен.

* * *
Бу авылда ике генә күңел ачу чарасы бар. Кызганыч, әле икесе дә йоклый.

* * *
Гадәттә, әйбәтлек йогышлы була. Әйбәт кеше янында үзең дә яхшырак булырга тырышасың, ул белемле икән, белемеңне арттырасың, юмарт икән – юмартланасың… Ә кайбер кешеләрдән хәтта чир дә йокмый.

* * *
Безнең чорда урамда балалар машиналардан да күбрәк иде.

* * *
Кан кызганда әйтелгән сүз салкын су белән коендыргандай тәэсир итә.

* * *
Йөзүнең йөз төрле ысулы бар. Батып үлүнең – бер генә.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Мин нәкъ сез уйлаганны уйлыйм. Тик аз гына башкачарак.

* * *
Сөйгәнеңне «кайнатма», «парга әйләнергә» мөмкин.

* * *
Бөркет оча алмаган җирдә чебен оча ала.

* * *
Яшь һәм зифа булып күренергә теләсәң, карт һәм юан кешеләр тирәсендә йөр.

* * *
Җәмәгать урыннарына иң нык ачуны чыгарган нәрсә — җәмәгать.

* * *
Танылган булып уянуның иң ышанычлы юлы — танылган булып йокыга китү.

* * *
Белмисең икән – дәшмә, беләсең икән – телеңне тешлә.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 51 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .