kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

3. Америка хыялы

Көтүчеләр бар халыкта да булган. Шул исәптән, татарда да. Тегеннән монда йөреп мал ашатканнар, моннан тегендә илтеп сатканнар… Юлларында маҗаралар да, куркыныч хәлләр дә очраган, ялкыткыч бертөрлелек тә җитәрлек булган. Ләкин безнең әдәбиятта көтүче образы бөтенләй юк, диярлек. Чөнки аларга караш икенче… Әле хәзер дә авыл абзыйлары үз балаларын: “Тырышып укы, юкса, көтүче булырсың…” – дип шелтәли. Бүгенгенең тарихи романнары да, нигездә, ханнар, ханбикәләр, ил тормышындагы кискен борылышлар турында. Чынлап та, үткәнебез хакында язарлык бар! Язып бетергесез. Ә мондый бай тарихы булмаган американлылар үзләренең бетләп йөргән көтүчеләрен безнең ханнардан да текәрәк итеп күрсәтүгә иреште. Сүз ковбойлар хакында. Бүген аларның билендә пистолет, чәчләре юылган, тешләре ялтырап тора. Һәм Америка тарихының, чынлап та, шундый асыл егетләрдән башлануына беркем дә шикләнми.

Ә Бөек Ватан сугышы турындагы америка фильмнарын күргәнегез бармы? Минем бар. Аларны караганда, ирексездән: “Бу сугышта безнең бабайлар чынлап та катнашты микән соң?” – дип шикләнеп куям. Ике бабам яуда ятып калса да! Гитлерны фәкать американнар гына җиңгәндер кебек тоела. Һәм мин шундый геройларга хөрмәт белән карарга мәҗбүр булам.

Тарихи әсәрләр бездә дә җитәрлек. Әмма без җиңүләр турында сирәк язабыз. Күбесенчә үзебезнең мескенлегебездә казынабыз, сатлыкҗаннарыбызны сүгәбез (димәк, мәңгеләштерәбез), мең ел элек алган яраларыбыз җөен ялыйбыз. Әйтерсең, батырларыбыз да, җиңүләребез дә, данлы чорыбыз да булмаган.

Халкыбызның батыр уллары безнең әдәбиятта кыргый көнбатышның бетле көтүчесеннән дә мескенрәк хәлдә яши.

Бу әдипләребезне гаепләү түгел. Нигезе тирәндәрәк. Кайсы яклап карасаң да, мәсьәлә язучының җәмгыятьтәге статусына килеп тоташа. Әгәр ул хөр тормышта яшәсә, күңеле дә көр булыр һәм уңышлар, җиңүләр турында уйлар иде. Тик бүген язучы үзен халкының, дәүләтенең бер өлеше итеп сизә алмый. Ул үзенең артык җан икәнен, әсәрләренең беркемгә дә кирәкмәвен тоеп яши. Әрнеп яши һәм әрнүенең сәбәпләрен үткәннәрдән эзләргә мәҗбүр була. Тарихи әсәрләргә тотынса, үзе дә искәрмәстән, күңел халәте белән аваздаш вакыйгаларга мөрәҗәгать итә. Әрнүле вакыйгаларга.

Хөр әсәрләр язу өчен көр күңел кирәк.

Америка көтүчеләре, яки ковбойлар турында сүз кузгатуым бер дә юктан гына түгел. Соңгы елларда Америка Кушма Штатлары дөнья идеологиясен билгеләүче иң зур көч булып тора. Ә ул идеологияне, башлыча, әдәбият һәм шул әдәбият нигезендә төшерелгән кинофильмнар тарата. Голливуд көннән көнгә, елда елга “халык уйларының хакиме”нә әйләнә бара. “Америка хыялы” дип аталган нәрсә безнең дә хыялыбызга әверелә.

Һәм америка идеологиясенә каршы торырлык көч дөньяда юк кебек. Коммунизм җимерелде. Мәдәният һәм дөньяга карашы буенча бик тә үзенчәлекле Көньчыгыш (Кытай, Япония) ни дә булса тәкъдим итәргә ашыкмый. Беренчесе бөтен дөньяны арзанлы товарлар фабрикасына әйләндерү белән мәшгуль, икенчесе электрон корылмалар җитештерүдән арына алмый. Шул рәвешле, америка хыялы кытайларның да, японның да, татарның да хыялына әйләнеп бара.

Һәрнәрсәдән җитди табыш алырга тырышу, матди тотанаклылыкка ирешү, чынлап та, америка хыялы гына түгел инде. Без бүген барыбыз да шуңа омтылабыз. Без бүген Голливуд геройлары йөргән машиналарда җилдерәбез, пиццалар, хот-доглар белән тукланабыз, пепси эчәбез. Көчлеләр көчсезләрне ашаганын да, бу тормышта бары тик елгырлар һәм салкын акыллылар җиңеп чыгуын да әйбәт төшенәбез. Шулай булгач, һәркем үзе турында фәкать үзе кайгыртырга тиеш, дигән принципны тулысынча кабул итәбез.

Бер уйласаң, бу бик үк начар нәрсә дә түгел. Чынлап та кеше үзе турында үзе хәстәрлек күрергә тиештер. Язмышың үз кулыңда дигән тәгъбир бер дә юктан гына тумагандыр. Игътибар иткән булсагыз, ирекле базар мөнәсәбәтләре барлыкка килү белән “тунеядец” дигән төшенчә шундук юкка чыкты. Ә бит коммунизм төзү дәверендә шулкадәр популяр иде. Шушы “тунеядец”, яки ялкау, башкалар җилкәсендә яшәүчеләр, белән көрәш рәвешендә язылган күпме әсәрләре бар иде әдәбиятыбызның. (Алар да әрәм булды инде.)

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Хәзер һәрбер мәктәп баласы белә: син бу тормышта нинди дә булса эш белән мәшгуль булырга тиешсең һәм ул эш сиңа җитди табыш китерергә тиеш. Табыш китерергә! Әлбәттә, син сайлаган шогыльнең криминал белән бәйле булмавы яхшырак инде. Әмма бик-бик яхшы табыш вәгъдә итә икән… Мөмкин!.. Ниһаять, сине хөкем итәчәк судьяның да кесәсе бар. Һәм шул кесәгә даими үрелүче куллары бар… Бүген һәрбер эшнең асылын билгеләүче нәрсә — табыш алу. Безнең белән табыш алу теләге идарә итә.

Ләкин икенче яктан, бу кешеләрнең үзара бәйләнешендәге изгелек, кешелеклелек дигән төшенчәләрне юкка чыгара. Безнең арада бары тик матди мөнәсәбәтләр генә кала. Чөнки син миндә акча эшлисең, мин – синдә. Икенче төрле әйткәндә, без бер-беребезне кулланабыз, файдаланабыз. Һәм монда бернинди әхлакый принципларга да урын юк. Әлбәттә, ниндидер чикләр сакланып кала инде. Акча эшлим әле дип, мин сине ачыктан-ачык талап китә алмыйм…

Төптәнрәк уйлап карасаң, “америка хыялы” дигән нәрсә ирекле базар, яки базар азатлыгы һәм һәркемнең фәкать үзе турында гына кайгыртырга тиешлеге турында сөйли. Әгәр син авырып китсәң һәм кесәңдә акчаң, яки медицина страховкасы турында таныклыгың булмаса, акырып үләргә тиешсең. Синең хакта беркем дә хәстәрлек күрмәячәк. Чөнки син үзеңнән башка берәүгә дә кирәкмисең.

Бу социализм принципларының киресе булып чыга инде.

Социализм кешеләрнең өметен аклый алмады. Һәм аның җимерелүе халыкның рухын да җимерде. Без аңа тулысы белән кул селтәдек. Беркаршылыксыз “америка хыялы”на бирелүебезнең сәбәбе дә нәкъ шундадыр. Ә файдалы якларын, үрнәкле күренешләрен саклап калырга кирәк иде.

Бездә, әлбәттә, авыр хәлдә калучыларны яклаучы кануннар да эшләп килә. Бу дөрес тә. Һәркайсыбыз салымнар түли һәм кыенлыкка юлыкканнарга ярдәм итү — җәмгыятьнең бурычы, дип саный. Әмма изге максатларга хезмәт итәргә тиешле иҗтимагый шәфкатьлелек кануннары һәрвакыт кешедәге эгоизм белән каршылыкка керә. “Үзең турында үзең хәстәрлек күрү” дигән төшенчәне без “Үзең турында гына хәстәрлек күрү” дәрәҗәсенә төшерәбез. Һәм социаль яклау системасының эшчәнлеге бозыла, ә вакыты белән ул “социаль кимсетү системасы”на әверелә.

Тешегез сызлап, түләүле поликлиникага мөрәҗәгать итсәгез, сезне өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Дөньяның иң хөрмәтле кешесе кебек хезмәтләндерәләр. Һәм, әлбәттә, шушы изгелекләре өчен кәшилүгегезне шактый ябыктырырга туры килә.

Әгәр түләүсез поликлиникага барсагыз, ишек төбендәге вахтердан, идән юучыдан алып докторлага кадәр сезгә артык кашык, булдыксыз зат итеп карый, җае чыккан саен кимсетергә омтыла. Иҗтимагый шәфкатьлелек белән шәхси эгоизм каршылыгы нәкъ менә шушында күренә дә инде. Вазыйфасы буенча ул сезгә изгелек итәргә тиеш. Шуның өчен куелган, шуның өчен акча ала. Әмма акчаны аңа сез түләмисез. Матди хәле сезгә бәйле түгел. Һәм шуңа күрә, дорфа кыланырга да, кимсетергә дә мөмкин кебек тоела.

Теш врачы, әлбәттә, мисал гына. Мондый күренешләр белән сез теләсә кайда очраша аласыз. Һәм бәлагә тарганнарга, яклауга мохтаҗларга бүленгән акчаны үзләштерүчеләр турында да укып, ишетеп торасыз. Алар аерым очрак кына түгел. Һәр адымда. Ә бу адәм баласының (массакүләм рәвештә!) чамасыз эгоист булуы хакында сөйли. Хәтта “ярдәмгә мохтаҗ” дигән төркемнең үз арасында да бу эгоизм ярылып ята. Кайсыдыр врач кабинетына чират торган авыруларның бер-берсенә нинди дошмани күзләр белән караганын беләсез инде. Күп очракта талашып китүләре, сугышыр чиккә җитүләре дә сер түгел. Оҗмах ишегенә чират торалар диярсең.

Мин беркемне дә кимсетергә теләмим. Кешенең эгоизмы – чир дә, кимчелек тә түгел, ә табигать бүләге. “Америка хыялы” нәкъ менә адәм баласының шушы эгоизмына нигезләнеп барлыкка килгән дә инде. Чөнки Америка үзе үк бәхет һәм байлык эзләп чыгып киткән кешеләр төзегән ил. Бер аршын җир, бер телем икмәк өчен өзгәләшер бәндәләр төзегән дәүләт. Эгоистлар, үзләренең эгоизмын яшерергә теләмәгән кешеләр, иле. Мин тәфсирләп исбатламыйм, теләсәгез тарихына күз салыгыз.

Һәм менә шушы кешеләр идеологиясе бүген дөнья белән идарә итә. Ә бу идеологияне таратучы иң әһәмиятле көчләрнең берсе — әдәбият. Шуның нигезендә төшерелгән фильмнар, компьютер уеннары, һ.б… Монсы сүз уңаенда гына. Әдәбиятның тәэсир көченә тагын бер кат игътибар юнәлтү өчен генә. Әйтергә теләгән нәрсәм – бүтән.

Җәмгыятьнең көзгесе – гаилә. Гаилә — җәмгыятьнең идеаль үрнәге.

Ә хәзер күз алдына китерегез, әгәр гаилә әгъзалары “америка хыялы” белән яшәсә? Гаиләдәге һәр кеше “үзе турында фәкать үзе кайгыртырга тиеш” булса? Һәм ул моны үз эгоизмының колы буларак эшләсә? Көчлеләр көчсезләрне ашаганын, бу тормышта бары тик елгырлар һәм салкын акыллылар җиңеп чыгуын исәпкә алып?

Сез үз гаиләгезнең нинди чиккә барып терәлерен күз алдына китерәсезме?

Шундый хәлләр. Димәк, “америка хыялы” да һичшиксез үзгәрергә тиеш. Югыйсә, бу идеология кешелекне көрчеккә алып киләчәк. Бүгенге һәртөрле кризисларның нигезендә дә шушы күренеш ятмый микән әле?

Белмим.

Бәлки, сез беләсездер?..

(Барлыгы 67 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .