kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

9. Вулкан өстендә яшәү

Заманында бөтен җәмәгатьчелек финанс кризисы турында чаң сукты. Гәзит-журналларны ачсаң да – шул, радио-телевидениедә дә, башкасында да. ”Каләмең бар. Кризис турында язар идең. Шундый чорда әдәбият кемгә кирәк инде…” – дип шелтәләп куючылар да булгалады. Мин елмайган булам. Ә елмаю никтер моңсу чыга. Һәм мин аның ник икәнен беләм.

Беренчедән, әдәбият нәкъ менә шундый чорда кирәк. Караңгыда кеше кармаланып атлый. Кечкенә бер түмгәккә абынып егылырга да мөмкин. Бу – кулында фонарь булмаса. Ә фонаре булса, ул тирә-якны яктыртып карый: алда – упкын, сулда – сазлык, димәк, уңга китәргә кирәк, ди. Караңгыда фонарь кешенең юнәлешен билгели, кирәксез авырлыкларда, бәла-казалардан коткара, күп очракта һәлакәттән дә саклап кала. Әдәбият кешелек өчен әнә шул фонарь вазыйфасын үти. Ул мөмкин булган чынбарлыкны капшап карый, киләчәккә барыр юлларны билгели. Юллар билгеләнгәч, арттан килүчеләрне шушы юлдан үтү өчен әзерли. Әгәр хакимнәр әдәбиятны яхшы белсә, без бик күп кичүләрне югалтусыз үтә алган булыр идек.

Тагын кабатларга мәҗбүрмен: башта оча торган келәмнәр булган, самолетлар һәм космос кораблар аннан соң барлыкка килгән. Телибезме-юкмы, кешелек әдәбият артыннан бара. Һәм кризисның иң зурысы – халыкның рухи ялкаулыгы һәм шуңа яраклашырга тырышып, әдәбиятның деградациягә бирелүе.

Икенчедән, әдәбият кеше, яки җәмгыять тормышының кискен мизгелләрен, икенче төрле әйтсәк, кризислы чорын чагылдыра. Кечкенә кризисларны чагылдырсын, әйдә. Әмма зур кризислар әнә шул кечкенә каршылыклардан, вакытында дөрес чишелмәгән конфликтлардан барлыкка килә.

Өченчедән, соңгы елларда мин фәкать әнә шул кризислар турында гына язам да бугай инде. “Бердәнбер һәм кабатланмас”, “Китап”, “Убырлар уянган чак” романнарын аласыңмы, “Акбабайның туган көне”, “Сагындым. Кайт инде…” һ.б. кебек повестьләрнеме – барсында да безнең җәмгыятьтә булачак, яки булырга мөмкин һәлакәтләрне билгеләү бар. Ә “Китап” романы кешелеклелек дефициты, рухи ачлык нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигаләрне чагылдыра.

Алдагы язмаларда да безнең белән идарә итүче көч, америка хыялы, турында сөйләштек. Аның уңай һәм кире яклары турында сүз алып бардык. Болар кичәге кризисның нигезендә яткан нәрсәләр.

Әлбәттә, финанс кризисының ни өчен шул дәрәҗәдә шау-шу тудыруы һәркемгә дә билгеледер. Үзара мөнәсәбәтләр табыш алуга корылган җәмгыяттә “акча бетте” дигән сүз “алла үлде” дигән шикеллерәк яңгырый. Һәм паника тудыра.

Ләкин финанс кризисы айсбергның өске өлеше генә. Ә айсберг — капиталистик системаның көрчеккә терәлүе. Бу, әлбәттә, бер бүген генә барлыкка килгән күренеш түгел. Тарихка күз салсагыз, аның узган гасыр башында ук күзәтелүен күрерсез. Ә иң югары ноктасы 1914 – 1917 елларга туры килә. Соңгы вакытта ирония белән әйтелә торган “черегән капитализм” дигән тәгъбир дә нәкъ шул дәверләрдә туган һәм бер дә юктан гына түгел.

Россиядә социализм җиңгәннән соң, капиталистлар үзләрендә дә шундый ук хәрәкәтләр башланудан куркып, тормышның бик күп өлкәләрендә дилбегәне йомшартырга мәҗбүр була. Хезмәт хакын күтәрәләр, эш шартларын яхшырталар… (Әлбәттә, барсы да өченче илләр, яки колонияләр исәбенә башкарыла.) Бу исә алдынгы капиталистик илләрдәге урта сыйныфларның ныгынуына китерә. Ә урта сыйныфларның көчәюе демократик мөнәсәбәтләр урнашуга сәбәпче була.

“Демократик капитализм”ның иң бәхетле чоры икенче бөтендөнья сугышыннан соң утыз-кырык ел чамасыдыр. Һәрхәлдә иң алдынгы иделогияләр, теорияләр шул дәвердә барлыкка килә. Шул дәвердә фәнни-техник прогресс чәчәк ата.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Әлбәттә, капиталистик дәүләтләрнең демократиясе дә, социаль хезмәтләндерү механизмы да хаким сыйныфның изге күңеллелеге буенча эшләнгән нәрсә түгел. Ике системаның глобаль каршы торуы чорында буржуйларга урта һәм эшчы сыйныфларның тынычлыгы, баш күтәрмәве, тәртипсезлекләр оештырмавы кирәк. Һәм алар төрле ташламаларга барырга мәҗбүр була (хезмәт хакын арттыру, пенсияләр, пособияләр түләү һ.б.) Шулай итеп, СССР кебек антикапиталистик системаның булуы гына да капиталистик җәмгыятне социализм тиресе ябынырга мәҗбүр итә иде. Шушы дәвердә урта сыйныфның экономик һәм социаль хәле яхшырып калды, алар сәясәткә дә тиешенчә тәэсир итәрлек көчкә ия булдылар.

Ә җитмешенче еллар ахырына инде Көнъбатыш хакимнәре арасында демократиянең властька куркыныч тудыруы хакындагы фикерләр ишетелә башлый. Моңа дәүләт эчендәге социалистик партияләрнең, профсоюзларның көчәюе, таләпләренең арта төшүе сәбәпче була. Кайбер даирәләрдә демократияне бераз кысу мөһимлеге хакында да уйланалар. Әмма барлык социалистик партияләрнең өмете һәм таянычы булган СССР гөрләп торганда ул демократияне ничек кысарга мөмкин? Сиксәненче еллар башында “салкын сугыш”ның кискенләшүенә төп сәбәпләрнең берсе – менә шушы. Бер үк вакытта демократияне кысарга омтылу, урта сыйныфларны авызлыкларга тырышу сәясәте дә үткәрелә. Әмма инде ныгынып калган сыйныфны алай гына җиңү мөмкин түгел.

Бөтен гомерен социализм эшенә багышлаган кешеләр бар. Ихлас коммунистлар. Үзләре теләгән якты киләчәкне күрә алмасалар да, мин аларның гомерен әрәмгә узган дип уйламас идем. Дөньядагы рухи һәм матди баллансны саклап торучы, капитализмдагы демократияне тудыручы һәм үстерүче булды алар.

Социализм җимерелү белән шушы балланс юкка чыкты һәм капитализм иң беренче эше итеп, өстендәге социализм тиресен салып атты. Ул бер куркусыз тешләрен күрсәтә һәм каршы килгән теләсә кемне өзгәләп ташлый ала. Үзе баш, үзе түш. Ул зурая, үсә — глобальләшә.

Бер генә мисал. Терроризмга каршы көрәш сылтавы белән бүген сезне теләсә кайсы моментта туктатып тикшерергә, тентергә, кулга алырга мөмкиннәр. Бу азатлыкны чикләүнең беренче адымнары гына. Алда ул тагы да кырысрак, сыгылмалырак булачак. Чөнки “терроризмга каршы көрәш” хакимият өчен мәңге тукталмас хазина. Ул беркайчан да тукталмаска мөмкин.

Глобальләшү шартларында дәүләт көчсезләнә, ул глобаль финанс системасы хуҗалары белән ярыша алмый. Туксанынчы еллар башында ук инде, глобальләшүнең беренче адымнарында ук, валюта-ара спекулятциядән килгән акча күләме көненә 1 трлн 300 млрд долларга җитә. Бу — дөньядагы бөтен милли банкларның шул чордагы финанс резервына тиң (1 трлн 500 млрд ) дигән сүз.

Шул тиклем финанс басымын бер генә дәүләт тә күтәрә алмый. Мондый шартларда ул үзенең социаль һәм сәяси асылын югалтып базар администрациясе рәвешендә генә кала. Нәтиҗәдә, урта һәм эшче сыйныфларны саклау, яклау гаранты булган демократик сәясәт институтлары юкка чыга. Бу үзендә үк конфликт йөртүче күренеш һәм теләсә кайсы мизгелдә шартларга сәләтле.

Моңа глобаль иктисадның легаль һәм криминаль секторлары арасындагы чик җуелуын да өстәргә кирәк. Гади генә әйткәндә, бүгенге иктисад, нигездә, биш китның иңендә тора: нефть сәүдәсе; сугыш һәм корал сату; наркобизнес; алтын-көмеш, кыйммәтле металл-ташлар; проституция-порнобизнес. Күрүегезчә, криминалга урын мул бирелгән.

Әйткәнемчә, кризислар финанс, яки иктисад өлкәсе белән генә чикләнми. Телгә беренче килгәннәрен генә китерсәң дә чәчең үрә торырлык. Энергия кризисы: электр һәм ягулык куллану аны җитештерүгә караганда күпкә җитезрәк үсә. Идарә кризисы: бүгенге хакимият коточкыч тизлек, кискен үзгәрешләр дәверендә артык акырын кыймылдый, ул тормыш агымына җитешә алмый. Мәгариф системасындагы кризис: һөнәр бирү учерждениеләре һәм югары уку йортлары заманга өлгерә алмый, алар кичәге көн өчен белгечләр әзерли… Моңа экологик хәлне дә өстәсәң…

Ә кризислар моның белән генә бетми.

Белем бирү системасының асылын җимерү дә шуның бер төре. Чөнки хакимият өчен үзаллы фикер йөртә белгән акыллы шәхесләрдән торган халыктан да куркынычрак дошман юк. “Мәгариф” дигән нәрсә баланы уйлау, үзаллы карарлар кабул итү сәләтеннән мәхрүм итү коралына әйләнеп бара диярлек. Ә бит бездә белем бирү системасы көчле иде. Җитмешенче еллардагы дәреслекләрне мин бүген дә сагынам әле. Иң катлаулы мәсьәләләрне дә гади һәм аңлаешлы итеп төшендерә иде алар.

Белем бирү сыйфатының түбәнәюе көнбатышта 1960 елдан, “дөнья студентлары революциясе” дип аталган күренештән бирле килә. Һәм аның нәтиҗәләре шак катмалы. Хәбәрдар кешеләр америка студентларының Робеспьер, Бисмарк хакында ишеткәннәре дә юклыгын, Икенче бөтендөнья сугышы турында бары тик романнар һәм нәфис фильмнар аша гына белүләрен сөйли.

Мәгариф системасы бездә дә җәмгыятьне катламнарга бүлү барышын тәэмин итүче буларак чыгыш ясый. Элитар мәктәпләрне, көчле спонсорлар акчасына яшәүче махсус уку йортларын искә төшерегез. Алар аз – шулай тиеш тә. Икенче төрле әйтсәк, бу система “капитал” дигән бәлешкә кул сузарга мөмкин булган артык кашыкларны читкә тибү өчен хезмәт итә. Иртәгәге көн өчен наданнар әзерли. Мин улларымның дәреслекләрен еш кулга алам һәм һәр саен аларны кызганып куям. Математика буенча мәсьәләләрдә, әйтик, буталчык җөмләләр адым саен очрый. Кайчагында нәрсәгә җавап табарга икәнен дә аңламый аптырыйсың. Ә тестлар?! Бүгенге укыту системасы белем бирми. Үзаллы фикер йөртергә, сораулар куярга, мәсьәләләргә җавап табарга, уйлаганын аңлаешлы итеп әйтә белергә өйрәтми. Киресенчә, тестлар тезмәсендә син “әйе”, “юк”, “белмим” дип кенә торырга тиешсең. Авыз ачуың да кирәкми, баш каксаң да җитә. Баланы дрессировкалау системасы.

Халыкны фән, әдәбият, сәнгать кебек рухи хазиналардан читләштерү белән бергә, мәдәни вакыйгалар рәвешендә “массовый” күңел ачу чаралары тәкъдим ителә. Һәртөрле спорт ярышлары, заманча эстрада, һ.б… Болар кешедән уйлау сәләте, фикер көче таләп итми, шуңа күрә хакимият өчен куркыныч тудырмый. Киресенчә, бер урында тупланып тоташ массага әверелгән халыкның интеллектуаль мөмкинлеге аерым кешенекенә караганда күпкә түбәнрәк була. Ә тамашачылар, болельщиклар – масса. Масса – дебиль.

Без вулкан өстендәге кебек яшибез. Глобаль җәмгыятькә — глобаль көрчек.

(Барлыгы 70 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .