kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

8. Бу безгә хас түгел!

Нинди дә булса яңалык, заман белән аваздаш нәрсәләрне күргәндә бездә: ”Юк, юк!!! Бу безнең татарга хас түгел!” – дип сөрәнләргә яраталар. Һәм мин һәрвакыт Фатих Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт”ен искә төшерәм.

1908 елда илле яшендә вафат булган Фәтхулла хәзрәтне татар докторы кырык ике елдан соң кабат терелтә. Димәк, әсәрдәге вакыйгалар 1950 елда бара. Фәтхулла хәзрәт үз заманында Казанда мулла булган, “дин вә мәгыйшәт” исемле журналда берничә мәкалә язган, шөһрәтле татар ишаннарына табынган, үз чорының яңа карашлы зыялыларына бөтен көче белән каршы торган кеше.

Менә шушы кеше, доктор Әхмәтнең әтисе, үзе өчен бөтенләй чит-ят заманга, алдынгы карашлар нигезендә төзелгән тормышка килеп эләгә һәм әсәрдәге гыйбрәтле дә, көлкеле дә күренешләрнең тууына сәбәпче була.

Шул рәвешле ике дөньяны каршы кую аша автор унтугызынчы гасыр азагыннан егерменче гасыр башы татар тормышының никадәр артта калганлыгын ачып сала. Фәтхулла хәзрәтнең карашлары аның дөньясы (димәк, татарның наданлыгы, түбән культуралылыгы) һичшиксез җимереләчәк күренеш. Алда халыкны рух азатлыгы, хөррият көтә.

Әхмәтләр дөньясын ( татарның киләчәген) автор рус һәм Европа халыкларының уңай сыйфатлары үрнәгендә күз алдына китерә. Кешеләр анда белемле һәм югары мәдәниятле, ирекле һәм акыллы.

Фәтхулла хәзрәтнең тискәре сыйфатлары күп:

Азгынлык (хатын-кызга мөнәсәбәте, әфьюн куллануы). Наданлык ( ул театрга каршы, ә үзе аның нәрсә икәнен дә белми). Культурасызлык ( табында үз-үзен тотышы). Катып калганлык (ул үзе белгәннән артыкны белергә тырышмый да) һ.б., һ.б.

Ләкин…

Фәтхулла хәзрәткә карата күңелдә нәфрәт уянмый. Аның кимчелекләренә көлеп һәм кызганып кына карарга мәҗбүр буласың.

Беренчедән, ул үткән заман һәм әсәрдәге тормыш агышына бернинди дә зыян сала алмый. Әсәр 1909 елда басыла башлый. Фәтхулла хәзрәтнең үлгән чоры бу. Автор үз заманының Фәтхулла хәзрәтләренә: “Сезнең дәвер узды инде. Юкка чәбәләнеп, карышып маташмагыз.”- дип әйтергә тели сыман.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

“Бу безнең татарга хас түгел!” – дигән сүзләрне бүген дә еш ишетәм һәм ул күңелдә нәфрәт уятмый. Бары тик Фәтхулла хәзрәт сүзләренең бер кайтавазы гына булып ишетелә.

Әлбәттә, хас түгел!

Рок-музыка. Юк, хас түгел.

Рэп. Түгел.

Күңел ачу әдәбияты. Түгел. Әдәбият безнең халык өчен борын-борыннан белем һәм тәрбия чыганагы булып хезмәт иткән.

Эротик поэзия. Әстагыфирулла тәүбә! Андый нәрсә дә була мени?!.

Саный китсәң, безнең татарга бернәрсә дә хас түгел кебек. Шахтага төшеп күмер чыгарсын да “Донбас” дип җыр язсын, янәсе.

Без әдәбиятның да, җыр сәнгатенең дә фәлән гасыр элекке кебек тәрбия коралы булуын телибез. Акыллы, тирән эчтәлекле әсәрләр язабыз.

Тик аларны укырга атлыгып торучы гына юк. Ни өчендер яшьләребез чит ил яки рус авторлары язган романнарга тартылалар, “Сектор газа”ны тыңлыйлар, рэп укыйлар. Югыйсә, гаиләдә менә дигән тәрбия алып үскән татар балалары бит инде. Ничек шултиклем имансыз була ала диген бу яшьләрне!..

Мәдәният, әдәбияттан аз гына читкә китеп, әлеге мәсьәләне башка яссылыкка күчереп карыйк.

Элекке дәвердә адәм баласының төп транспорты ат булган. Шул атлар ярдәмендә борынгы бабаларыбыз ярты дөнья белән идарә иткән, илен-көнен дошманнан саклаган, вак-төяк тормыш хәстәрлекләрен дә шулар белән үтәгән. Хәтта узган гасыр башында да әле Казан урамнарында кучерлар хакимлек иткән. Юкка гына без атны халкыбызның символы дәрәҗәсенә күтәрмибездер. Шушы хайванга багышланган җырларның исәбе-саны юк диярлек, күләмле әсәрләр дә шактый.

Менә шушыларны уйласаң, без бүген дә ата-бабаларыбыз рухына тугъры булып, атта гына йөрергә тиеш булып чыгабыз. “Бубезгәхастүгел”ләр карашынча, әлбәттә. Чөнки автомобилләрдә, мотоциклларда җилдерү безнең халыкка хас түгел. Заманында мондый техниканы “шайтан арбасы” дип атаганнар. Җигүле аты ажгырып тормагач, аны күзгә күренмәс шайтан сөйрәп йөртә, дип уйлаганнар. Бәлки, чынлап та шайтандыр. Борынгылар хаклы булгандыр. Фәнни-техник революция, бәлки, тормышыбызны катлауландырудан гайре, бернинди файда да бирмидер. Бу өлкәдә бәхәскә алынмыйм. Әмма шул бәхәссез: автомобильәр, тракторлар безнең халыкка “хас түгел”.

Әмма без бу хакта уйлап та карамыйбыз. Машиналарда җилдереп, рәхәтләнеп радио тыңлый-тыңлый эшкә барабыз, лифтларда күтәрелеп кабинетыбызга керәбез, компьютерны кабызып интернеттагы яңалыклар белән танышып алабыз, аннан соң электр чәйнүгендә кайнатып кофе эчәбез, шул арада кәрәзле телефон аша дусларга-танышларга шалтыратып ниндидер мәсьәләне чишәбез һ.б. Төшке аш вакыты җитүгә, рестораннарга, кафеларга йөгерәбез, эшебез тыгызрак чакта “биг-ланч”лар, “биг-мак”лар белән чикләнәбез, кибегеп китсәк, “пепси” эчәбез. Эштән кайтышлый, супермаркетларга кереп, колбасалар, рулетлар, спагеттилар төяп чыгабыз. Балаларыбызга — “чупа-чупс”, мәчебезгә “вискас” алабыз…

Әмма беркайчан да: “Боларның берсе дә безнең татарга хас түгел бит!” – дип уйлаучы табылмый. Табылганы да дәшми калу ягын карый. Ләкин эш мәдәнияткә, әдәбиятка, сәнгатькә (шушы өлкәләрдәге ниндидер яңалыкка) килеп төртелә икән: “Бу безгә хас түгел!” – дип чәчрәп чыгучы “зыялылар”дан да күбрәк зат булмый.

Болай дип авыз ачардан элек, бәлки, “татарга хас булмаган” көнкүреш атрибутларыннан, һичьюгы автомобильдән, телевизордан, сотовый телефоннан баш тартырга кирәктер аларга?!.

Һәм тагын бер нәрсә. Борынгы татар язучыларының берсе дә “Фәлән Фәләнов исемендәге премия лауреаты”, “халык язучысы”, “фәннәр кандидаты, яки докторы” дигән мактаулы исемнәр йөртмәгән. Бу да “безнең халыкка хас түгел.” Әмма хас түгеллекне сәбәп итеп, мондый исемнәрдән баш тартучылар никтер күренми. (Бу дәүләт бүләген алган талантлар исеменә шелтә булып ишетелмәсен. Мәдәниятыбызны үстерүгә көч куйганнар икән, андый бүләкләргә тулысынча хаклылар. Ниятем бары тик “бу безгә хас түгел” принцибының мәгънәсезлеген күрсәү генә.)

Мин бу мәгънәсезлекнең килеп чыгышын тикшерергә алынмыйм. Милләтең өчен ихлас борчылу белән бергә, шәхси булдыксызлыгыңа аклау эзләргә маташу да, бүтән сәбәпләр дә бардыр. Әнә бит, дәверебезнең зур әдибе Зөлфәт Хаким дә әйтә: “Татар нәрсәне дә булса аңламаса, бу милли түгел, безгә хас түгел һәм моңа мохтаҗлыгыбыз юк, дияр.”

Ләкин заман дигән нәрсә бар. Заманына күрә модасы бар. (Үз вакытында татар кызлары пәрәнҗә дә киеп йөргәннәр. Бәлки, милләтнең сафлыгын саклау максатында, бүген дә шул моданы кире кайтарыргадыр?!. Без мәгънәсез эшләр өчен көч түгәргә яратабыз ич.) Һәм һәр яшь кеше ул татар баласы гына түгел, ә заман баласы да әле. Ул үз дәверенең ихтыяҗларына һәм кыйммәтләренә буйсына. Әгәр без, әйтик, татарча рок тудыра алмыйбыз икән, ул аны башка телдә тыңлаячак.

Без тимер стеналар артында гомер итмибез. Бүген дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән үсмер белән танышып, элемтәгә кереп була. Теге, әйтик, Джон, үз төбәгендә популяр булган җырларны тәкдим итә. Безнең Илнар үз төбәгендәгене. Һәм әлбәттә татар халык җырын түгел инде. Ул аны тыңламый да, аңламый да. Гаепле түгел ул. Безнең моңнарны аңлау өчен тормыш тәҗрибәсе дә, шәхес булып өлгерү дә кирәк. Ә балалар һәм үсмерләр өчен язылган җырлар юк диярлек. Бер мәлне биш-алты яшьлек кызның:” Мин сине өзелеп яратам” кебегрәк җыр башкаруын күреп шак каткан идем. Ул бала каян белсен әле мәхәббәтнең нәрсә икәнен?! Димәк, балаларыбыз, үсмерләребез, яшьләребез өчен халыкчан әсәрләр дә, заманчалары да кирәк.

Булсын бездә рок та, рэп та, эротик әсәрләр дә, башкасы да. Хәтта сүгенүле җырлар да булсын. Яшьләр үз телебездә сүгенеп үссеннәр. Татарга сүгенү хасмы? (Белмим. Мин фермада, татар көтүчеләренең һәм савымчыларының кычкырып сүгенүен тыңлап үстем. Бер нәрсәм дә кителеп төшмәде.) Сүгенсеннәр рәхәтләнеп. Бу үсмер чакта бер пар чыгарып алу гына. Үсә төшкәч алар милли хазиналарыбыздагы җитдирәк әсәрләргә тотынырлар.

Әлеге дәвердә безнең төп максат телне һәм татарча фикерләүне саклап калу, үстерү булырга тиеш. Ә моңа бары тик дөнья мәдәниятындагы модага әйләнгән агымнарны үзләштереп кенә ирешеп була. Үзләштереп, ә сукырларча ияреп түгел. Безнең эстрадада рэп та, рок та борынлап килә. Берничә ел элек алар рус һәм чит ил “хит”ларының гарип күләгәсе рәвешендә генә иде. Бүген инде җитди үзгәрешләр сизелә. Яшьләребезне үзенә җәлеп итәрлек талантлар үсеп килә. Исемнәрен санап тормыйм, әмма берничә елдан алар үз яшьләребез өчен генә түгел, ә бүтән халыкныкылар өчен дә кызыклы булырлар дигән өметем бар. Алай гына да түгел, дөнья аренасында модага әйләнерлек әсәрләребез дә булыр дип уйлыйм.

Ә алар булырга тиеш. Һәр өлкәдә. Без иярүче милләттән ияртүче, әйдәүчеләр сафына күчәргә тиешбез. “Бубезгәхастүгел”лек ул бездәге мескенлек мораленең бер чагылышы гына. Алан-йолан каранып, үз-үзеңне тыю, башкаларның хөкемен көтү. Хакимнәр хөкем көтеп яшәми. Хөкем көтүчеләр хаким булмый. Мин халкымның хөр булуын телим. Ә син?..

(Барлыгы 55 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .