kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

5. Гаеплелек тойгысы

Искә алгансыздыр, соңгы вакытларда югалу” сүзе бик еш кабатлана. Милләткә, халкыбызга бәйле рәвештә. Әле милли атрибутлар тыела, әле уку йортлары ябыла, әле тарихи мирасларыбыз җимерелә, әле башкасы… Һәм “татар әдәбиятының (сәнгатенең, теленең, халкының һ.б.) киләчәге юк, без бетеп барабыз,” – кебегрәк сүзләр ешая. Сүзләр генә булса икән… Чынбарлыкта да без милләт буларак юкка чыгудан куркып яшибез. Шушы курку безнең җаныбызда яши.

Югалудан курку.

Бәлки, бу җиңелүгә дучар булган милләтләрнең бер үзенчәлегедер. Канга сеңгән курку.

Шулай булмыйча мөмкин дә түгелдер. Казан яулангач, бот буе балалардан кала, бөтен ир-атларны үтереп бетерәләр. Бераздан соң көчләп чукындыру эшенә керешәләр. Халкыбызның үз-үзен тотышында патшалар рухын тойган империя милләтчеләре татар белән башка тугандаш (төрки) халыклар арасына чөй кагарга тотына…

Татарлар яшәгән төбәкләргә урысларны көчләп күчереп утыртулар… Татар авылларында аракы кибетләре, бозыклык йортлары ачарга тырышулар… Барсын да санап торуның кирәге юктыр…

Менә шундый чорларда гомер сөргән татарда югалудан курку бик табигый хәл булып тоела. Алай гына да түгел, безне бүгенгәчә саклаучы һәм яшәтүче көч тә бәлки, нәкъ әнә шул – “югалудан курку”дыр әле. Бу күренеш татар әдәбиятының бик күп әсәрләрендә чагылыш таба.

Фатих Әмирхан тарафыннан искелек калдыгы буларак тәкъдим ителгән Фәткулла хәзрәттәге дини фанатизмның, үткәнгә ябышып ятуның сәбәпләре дә — югалудан курку. Гасырлар буена көчләнеп һәм алданып килгән халыкның үз йөзен җуюдан куркуы аны шулай керпе кебек йомарланып яшәргә мәҗбүр итә. Бүгенге кайбер зыялыларыбызның һәр яңалыкка “Бу безнең татарга хас түгел!” – дип куркып каравын күргәндә дә мин Фәкулла хәзрәтне искә төшерәм. Һәм кичәге “интеллегент”ларыбызның бүгенге “зыялы”лыгын аңлагандай булам…

Әмма без инде аз гына башкачарак. Шулай да күңелләрнең төпкелендә әлеге курку яши. Гәзит-журналларның тиражы кимесә дә, татар китапларына игътибар сүрелсә дә, Казан уртасында берәр чиркәү төзелсә дә, Мәскәүләр тиешсез указ чыгарса да ул курку үзен сиздереп куя. Һәм бу куркуның яшәве өчен сәбәпләр дә җитәрлек. Үзебездә дә, бездән гаире даирәләрдә дә. Ә курыккан кеше һәрвакыт үзен гаепле кебек сизә.

Ибн Фадлан борыңгы бабаларыбыз турында нинди якты хәтирәләр язып калдырган! Без моның белән тулысынча горурланырга хаклы. Горурланабыз да.

Без Алтын Урданың шаулы чоры турында зур кинәнеч белән сөйлибез. Казан ханлыгын искә алабыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Чынлап та тарихыбыз бай да, шанлы да.

Ә бүгенгебез…

Шул дәверләрне бүгенге көн белән чагыштырып карасак, ирексездән күңелне үкенү телә, гаеплелек тойгысы уяна:”Нинди мәгърур чакларыбыз булган бит! Тик без аны саклый белмәгәнбез.” Һәм без бөек мәмләкәтнең хәлсезләнү сәбәпләрен эзләргә тотынабыз. Һәм табабыз. Чөнки ул сәбәпләр бүген дә шул килеш күз алдыбызда – ил язмышы өчен җаваплы шәхесләрнең үз мәнфәгатен өстенрәк күрүе, власть һәм байлык турында күбрәк кайгыртуы. Һәм үзебез дә сизмәстән:”Татар башын татар ашар”, — дип куябыз. Үз халкыбызга (дөресрәге, аның җаваплы шәхесләренә) карата нәфрәткә тартымрак тойгы уяна.

Гаеплелек хисе.

Без аннан берничек тә азат була алмыйбыз. Үткәндәге шәхесләребезне, үз-үзебезне гаепләүдән тыела алсак, күршебезне гаепләргә тотынабыз. Йорт салып куйган инде, янәсе, ә түбәсе арзанлы калайдан… Хан сарае җиткерсә дә гаебен табабыз. Урлаша инде бу, дибез, хәләл көчең белән төзерсең мондыйны! Бу гади авыл агаена да, үзен бик зыялы дип исәпләгән әфәнделәргә дә кагыла. Без бер-беребезнең уңышлары өчен сөенә белмибез. Һәм моның нигезендә гаеплелек хисе ята.

Гаеплелек хисе. Бу да, югалудан курку шикелле үк, кыйратылган, таркатылган халыкның бер үзенчәлеге. Аның язмышына сугылган мөһер шикеллерәк нәрсә.

Гади генә мисал. Сезнең рингка чыккан боксерларны күргәнегез бар инде. Һәркайсы җиңүгә тулы ышаныч белән чыга. Карап торулары соклангыч. Ә алыштан соң аларны үз-үзен тотышы нык үзгәрә. Җиңүче үзен бөтен дөньяның хакиме сыман тоя. Аны алкышлыйлар, дан яудыралар. Җиңүченең адымнары да, елмаюы да, көндәшенә булган карашы да нәкъ менә җиңүчеләрчә. Ә җиңелгән спортчы күз алдында бәләкәйләнеп кала. Күп очракта башын да күтәреп карый алмый. Май урлаганда тотылган песи баласы сыман, беркемгә дә күренмәскә тырышып кына юкка чыга.

Бу тыштан караганда ук күренеп тора. Җиңгәндә син чынлап та үзеңне ышанычлы итеп тоясың. “Бу дәгъвәче белән эшне бетердем, хәзер тегенсен бәрергә кирәк!” –дип уйлыйсың һәм шушы уеңның чынга ашуына тамчы да шикләнмисең. Бер җиңүдә син кимендә ике җиңү шатлыгы кичерәсең.

Ә җиңелгәндә хәлләр бөтенләй бүтән. Тамашачылар да дошманың булып тоела, юатырга маташкан тренерыңны да эчтән генә гаеплисең. Ә иң мөһиме – үзеңне гаеплисең. Чынлап та син гаепле кебек. Тренерың алдында, командаң алдында, көярмәннәрең алдында. Төннәр буе йоклый алмыйча, әлеге алышны күз алдыңда әйләндерәсең. Теге мизгелдә болай итсәм, бу мизгелдә тегеләйрәк иткән булсамчы дип үкенәсең. Ә бит чынлап та шулай – теге мизгелдә болай эшләрлек мөмкинлегең бар иде. Һәм син шуны эшләмәдең. Сантый! Ахмак! Булдыксыз!

Сүз гадидән гади спорт ярышлары турында. Спортчы әле ул психологик яктан да күпмедер әзерлек үткән зат һәм рингтагы җиңелүнең әһәмияты да яшәү-үлем мәсьәләсе түгел. Һәрхәлдә, дәүләтсез калган халыкныкы кебек үк тетрәнү кичерми ул.

Җиңелгән кеше үзен һәрвакыт гаепле саный. Бу гаеплелек хисе даими рәвештә тышкы һәм эчке факторлар белән ныгытылып торса, ул мескенгә әверелә. Ул инде яшәү турында уйламый, ул югалудан куркып җан асрый.

Ничә гасырлар буена изелеп, тапалып, таланып яшәү нәтиҗәсендә без инде гади мескенлектән узганбыз. Мескенлекне без әхлак кануны дәрәҗәсенә күтәргәнбез.

Авылдагы таллыкка сайрар кош сайлау бара. Югарыдагы хакимият тарафыннан әшкәртелгән хуҗалык рәисе кандидат-кошны сандугач итеп мактый, сайлаучыларга берәр кап чәй вәгъдә итә. Барсы да теге кандидатның сандугач түгел, ә карга икәнен күреп тора. Тик беркем каршы килми. Хуплыйлар, баш кагалар. Шунда берәү әйтеп сала:

— Карагыз әле, Фәлән Фәләнич! Ник бу сандугач “кар-кар” дип сайрый соң?

Һәм авылдашларының көйдергеч кара карашы аңа төбәлә:

— Син нәрсә тузга язмаганны сөйлисең! Үзеңне акыллыга чутлыйсыңмы?!.

— Бик акылсыз да түгелмен инде, — дип аклана теге кеше һәм аңа тагын ябырылалар:

— Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын!

Ат дагалаганда бака ботын кыстырган, ди.

— Еракка күз сала белмәсәң, авызыңны ачмый торыр идең! Кирәкле кишер яфрагы!

— Сандугач ничек тели шулай сайрый инде ул. Шулай бит, Фәлән Фәләнич?

Шул рәвешле карганы сандугач итеп сайлап куялар. Вәгъдә ителгән бер кап чәйләрен алып эчеп бетерәләр. Берни дә үзгәрми.

Хәер, үзгәрә. Телен тыя алмаган теге бәндә инде үзе ак каргага әверелә.

Бу анекдот та, башка нәрсә дә түгел, ә үз мескенлегебезне сурәтләү өчен уйлап чыгарылган гади бер күренеш кенә. Чынында да шулай. Иреклерәк, кыюрак хәрәкәт иткәннәрне без гаепләргә генә торабыз. Җае чыкса өзгәләп тә ташлар идек. Һәм нәрсә хакына? Бер әчмуха чәй хакына! (Без ул чәйне үзебез дә сатып алалабыз, әлбәттә. Әмма хуҗа кулыннан эләккән калҗа тәмлерәк кебек.) Ә күп очракта бөтенләй бушка – үзебез кебек үк мескен булмаганнары өчен.

Бу бер безгә генә хас бәхетсезлек түгел. Кыйратылу газабыннан айный алмаган һәр кеше, һәр халык өлешенә төшкән күренеш. Ил язмышы өчен җаваплы шәхесләрнең үз мәнфәгатен өстенрәк күрүе, власть һәм байлык турында күбрәк кайгыртуы да бер татарда гына түгел. Монсы һәр заманда, һәр халыкта күзәтелгән нәрсә. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, бу — кешенең табигатенә хас сыйфат.

Шуңа да үткәннәргә һәм бүгенгегә карап үкенмик. Үзебездән дә, башкалардан да гаеп эзләмик. Гаеп эзләүче гаепне генә күрә. Ул үзен дә, башкаларны да күрә алмый. ”Татар башын татар ашар” – дияргә дә ашыкмыйк. Эш бөтенләй дә безнең татар булуыбызда түгел. Киресенчә. Һаман татар булып оеша алмавыбызда.

(Барлыгы 62 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .