kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Милләтче

— Ваня дим, Ваня! Ник син минем бүрегемне алдың?!. Бабамнардан калган бүрек бит ул. Ә бабайлар безнең бөек булган! Зур дәүләттә гомер иткән алар. Байлыклары иксез-чиксез булган. Алтын сарайларда яшәгәннәр. Шуннан безгә бүрек калдырганнар.
Ваня, димен… Китер бүрегемне… Бүрек урлаучыны угъры, диләр… Угърыларны кырыс хөкем көтә. Бүрегемне бир, Ваня, башым өши…
— Ник син минем башыма суктың, Ваня. Кеше башына сугу — әдәпсезлек. Ә бабайлар безнең башлы булган! Зур ачышлар ясап калдырганнар. Калын-калын китаплар язганнар… Шул китаплар белән үзеңә суксам… Ваня дим бит! Сукма, җитте… Оятсыз! Тагын суксаң, ачлык игълан итәм! Нәрсә? Ә? Син туклык игълан итәсеңме?.. Кабәхать син…
— Ник салдырдың камзулымны, Ваня! Ник кесәсен актарасың аның? Бу бит кеше талау! Көпә-көндез! Ә бабамнар минем көчле булган. Арысланга пычак белән барган. Тик шулай да кеше таламаган. Ә син, Ваня!.. Нинди оятсызлык!..
— Ваня, димен! Китер чалбарымны!.. Монсы нинди кыргыйлык соң тагын?!. Хәер, сезгә хас нәрсә ул ансы… Менә минем ата-бабаларым… Алар шундый бөек затлар булган. Данлы, шанлы, көчле, куатле! Сезнең хәтта төшегезгә дә керми! Чалбарны бир инде…
— Юләрләнмә, Ваня!!! Мин ир кеше!..

 

(Барлыгы 85 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .