kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кайда сез, тараканнар?!.

И, элек тараканнар күп иде бит. Тараканнар белән күңелле иде. Бүрәнә ярыгыннан башта ике мыек килеп чыга, аннан теге зат үзе дә килеп чыга. Мыекларын сиңа төбәп, ашарга яраклымы-юкмы икәнеңне тикшерә дә кул селтәп ары китә.
Тараканнар турында тарихи язмалар калмаган. Шулай да элеке дәвердә алар кемнең кемлеген күрсәтеп торучы булган. Өеңдә таракан бар икән, димәк ач яшәмисең, ашарыңа икмәгең бар. Тараканың юк икән – димәк, ашарыңа да юк. Таракан байлык билгесе булган. «Иртән торгач, өстәлдә йөзем җимеше дип үрелгән идем, таракан булып чыкты…» — дибрәк мактанырга яратучылар да табылган. Берәр җирдә таракан күрсәләр: «Тукта, бу безнеке түгелме соң?..» — дигән булып, үзенең ач яшәмәвен сиздерергә тырышканнар.
Безнең чорда аны шапшаклык билгесе дип кабул итәләр иде. Йортыңда таракан бар икән, димәк, син бик үк чиста яшәмисең. Димәк син пошмас кеше, югыйсә, күптән аны бетерергә тырышыр идең. Шуңа күрә, безнең чорда тараканга караш та башка төрлерәк иде. Үзендә таракан барлыгын яшерергә тырыша, югыйсә, күршесенә керсә күршесе аңа: «Бар, ишегалдына чыгып өс-башыңны кагып кер, тараканың иярмәсен» — дип әйтергә дә мөмкин. Болай дип әйтүче булмаса да кайбер көнчелрәк кешеләр үзенең бер-ике баш тараканын күршегә ташлап киткәләгәне дә булгалый иде.
Мин бәләкәй чакта бездә дә бар иде. Байрак төсендә булмаса да аны «кызыл таракан» дип йөртәләр иде. Башка төслеләре дә була диләр иде. Мин ни өчендер башка төслеләре ак таракан була торгандыр дип уйлый идем. Алар бер-берсенә дошман була торгандыр дип. Ул вакытта «аклар», «кызыллар» белән башымны ярыйсы гына катырып өлгергәннәр булса кирәк. Һәм үзебездә «кызыллар» яшәвенә беркадәр горурланып куя идем. Эчтән генә, әлбәттә, беркемгә дә әйтмичә генә. Ак та таракан да булса, барыбер, рәхәт түгел бит инде.
Тарканның артык зыяны тими иде. Үз дөньясында, үз үлчәмендә яши бит инде ул. Синекен ашап бетерми, пычратмый, тишми. Ә дәрес барганда берәрсенең китап төпләмәсеннән килеп чыкса, бәйрәм башлана. Өлкәннәр туйда да алай шаулаша алмый торгандыр. Шулай да аларга караш – дошмани иде. Без дә бер кышның чатнама суыгында таракан ташладык. Бер-ике көн күршеләрдә яшәп торасың инде, өйне җылытмыйсың, анда су да, ризык та калдырмыйсың. Ашау-эчү ягы такыраеп, катып үлмәле салкынга әйләнгәч, тараканнар синең йортыңны ташлап чыгып китә. Шуны бездә «таракан ташлау» диләр. Вәт, ташладык шулай. Кызыл тараканнар юкка чыкты. Моңа сөенеп тә өлгермәдек, без ике кич кунган күршеләрнең кара тараканнары күренгәли башлады. Кием салымгамы ияреп кайтканнар, каһәрең.
Тарканнар йөри иде. Авлныкы шәһәргә, шәһәрнеке авылга кайта. Кием арасында да, сумка-чемоданнарда да, хәтта посылка яшнигендә дә сәяхәт итәләр. Һәм аларны берничек тә үтереп тә бетереп тә булмый. Совет тараканнары үлемсез иде. Заманында: «алар хәтта атом-төш сугышыннан да исән калачак» — дип фаразлыйлар иде. Бу коры сүз генә түгел, ә Хиросимада сынлган күренеш булган икән. Шартлау урыныннан өч йөз метр ераклыкта яшәгән тараканнар исән калган. Тагын әллә нинди тәҗрибәләр үткәреп караганнар – барсы да таракан файдасына.
Ә соңгы елларда тараканнар юкка чыкты. Югыйсә, атом сугышы да булмады кебек инде. Барсын да белүче акыллы кешеләр моны төрлечә аңлата, ә мин ризалашып баш кагып кына торам. Килешмичә булмый. Беренче сәбәп итеп, без ашаган ризыкның ясалма булуын искәртәләр. Монсын инде хәтта безнең песи дә белә. Кибеттән алып кергән ризыкларның кайсына сыртын кабарта, кайсын «күмә» башлый. Ә мин эчтән генә: «Нүжәли песиләр дә юкка чыгар?» — дип баш ватам. Икенчесе – электромагнит дулкыннар күбәюе. Телевизор, суыткыч, микроволновка, телефон, интернет, вай-фай… Боларның барсы да электромагнит дулкыннар тарата. Ул дулкыннар безнең күзгә күренмәсә дә тараканнарның мыегын кытыклата икән. Билгеле булуынча, авыртуга түзеп була, кычытуга чыдап булмый. Тараканнар да шуңа чыдый алмыйча юкка чыкканнардыр.
Мин аларны кайчагында сагынып куям. Тараканнарнымы, үземнең яшьлегемне – аңламассың. Һәм ни өчендер алар кире кайтыр сыман тоела. Ә кайчагында алар беркайда да юкка чыкмаганнардыр, алар безнең башта яшиләрдер кебек. Һәркемнең үз тараканнары бит хәзер…
Марат Кәбиров

(Барлыгы 48 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .