kicheru_yuk_1200x500
Миллион
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Өч сорау

1. Биографиямне ничек языйм?
Мин туган ил күптән юк инде. Мин туган республиканың исемен дә җисемен дә берничә тапкыр үзгәрттеләр. Мин туган авылны күрше колхозга, ә ул колхозны күрше районга куштылар. Ул районның исемен берничә кат алыштырдылар. Миңа белем һәм тәрбия бирергә тырышкан мәктәпне ябып куйдылар. Мин укыган ПТУ ниндидер вузның филиалына әйләнде… Шуңа күрә биографиямне ничек дип язсам да дөрес булмый. Ул вакыттагыча язсам, балалар аңламый. Бүгенгечә яза башласам, үзем буталып бетәм.
Язып карыйм. Мин Советлар союзының (ул союз юк инде) Татар АССР-ында (ул АССР юк инде) Ленин колхозының (ул колхоз юк инде) Фәлән авылы мәктәбендә (ул мәктәп юк инде)… Берсе дә юк…
Без әҗәлне чалгы тоткан итеп күзаллыйбыз бит инде. «Әҗәл чалгысы» дигәнрәк тәгъбир дә бар. Миңа ул бер дә чалгы тоткан кебек булып тоелмый. Себерке тоткан зат кебек тоела. Әнә шул зур себеркесен тотып минем яшәү эзләрен себерә-себерә артымнан йөри кебек. Әллә чынлап та шулаймы ул? Ә мин биографиямне ничек дип язарга тиеш?

2. Уникальлек ничек була?
Төркем тора. Мондагы халыкның сиксән проценты джинсы кигән. 95 процентының кулында кесә телефоны, шуның яртысы — айфон.
Бу кешеләрнең сиксән сигез проценты эшкә йөри, таң тишегеннән торып китә дә кич җитүгә эт булып арып кайтып керә. Яртысыннан күбесе будильник тавышын, дүшәмбе көннәрне сөйми, атна буе ял көнен көтә, ә иртәгә ял дигәндә хәленнән килгәнчә пәри туе ясый да дүшәмбедә уянып эшкә китә һәм атна азагын көтә башлый.
Яртысыннан күбесе кредитка яши. 85 проценты кредитын, квартплатасын, һәм башка бурычларын түләп бетергәннән соң бераз акча артып калуына сөенә.
Дүрттән бер өлеше — никахта тора, яки никахка керергә җыена. Дүрттән бер өлеше — үз парын югалткан.
Бу төркемнең җитмеш җиде проценты өчен уңышка ирешү төшенчәсе — күп бүлмәле фатир, текә машина һәм ел саен чит илгә чыга алу белән бәяләнә.
Алтмыш алты проценты телесериал геройлары өчен җан ата, попса җырлаучыларны, хокейчыларны, футболчыларны исемләп белә.
Сиксән сигез проценты түрәләрне, сәясәтчеләрне, иҗатчыларны сүгә. 85 проценты соңгы елларда бер китап та укымаган. 95 проценты гомерендә бер ачыш та ясамаган, яки үзе эшләгән өлкә эшчәнлегенә бер яңалык та өсти алмаган. Күпләре моның нәрсә икәнен дә белми һәм бу аларга кирәкми дә.
Һәм шушы төркемнең туксан проценты үзен башкаларга охшамаган, бердәнбер һәм кабатланмас дип уйлый, бар күңеле белән шуңа ышана.

3. Ышанырга кирәкме?
Заманында Ленин бабайга һәйкәлләр тора иде. Хәтерлисездер инде, бер кулына кепкасын тоткан, бер кулын алга сузган… Аны һәм көрәштәшләрен халык бәхете өчен, гаделлек һәм туганлык өчен көрәшүчеләр дип тәкъдим итәләр иде. Без ышана идек. Ни әйтсәң дә, халыкны изү көчле булган ич инде… Байлары баеган да баеган, ә ярлысы ярлыланган да ярлыланган, бөлгенлеккә төшеп туктаган. Ышанмас җиреңнән ышанырсың.
Бүген аны дөнья аренасында калыккан Россияне эчтән таркатып көчсезләндерү һәм юкка чыгару өчен җибәрелгән чит ил шпионы булган, диләр. Без ышанабыз. Ни әйтсәң дә, халык бәхете өчен көрәшергә дә акча кирәк, ә ул акчаны халыктан взнос түләтеп кенә җыеп булмый. Үз бәхете өчен нәрсәдер түләргә риза булса, халык була мени инде ул… Ышанмас җиреңнән ышанырсың.
Без ышанабыз. Һәм моның кабатланмас дәрәҗәдәге шәп мисалы – әле күптән түгел генә берәүне кулга алдылар. Төрле басмаларга шундый гади генә белдерү биргән бу: «Артык ышанучанлыктан һәм беркатлылыктан дәвалый торган бетеү сатам. Алдан түләү буенча.» Һәм халыктан әллә ничә миллион акча җыйган.
Ниндидер идеяларга, тәгълиматләргә, менә шундый игъланнарга ышану үзең уйларга иренгәнлектән генә килмиме икән?

(Барлыгы 60 карау, бүген - 1 кеше)


@Mail.ru .