kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча смс

***
Күк йөзе йолдыз гына…
Ай йөри ялгыз гына.
Бердәнберем, күз нурым
Татлы төшләр, матурым!

***
Спит куян һәм спит лиса,
Син дә, гүзәлем, йокла!
Пусть тебе приснится мин,
А не какой-то там пингвин.

***
Матурымка, улыбнись,
Авызың ач, не ленись.
За ерунду борчылма,
Пошли барсына чуртыма.
Жизнь әйбәт бит ул всегда!
Ни булса да — не беда.
Килер тиздән чуваклар,
Берсе кысып кочаклар,
Счастье свое куенында,
Всю ночь йокларсың син гырлап

***
Одеял ябынасыңмы,
Юрган ябынасыңмы?
Мамык юрган асларында
Мине сагынасыңмы?

***
Чәчләреңнән сыйпар төн җилләре,
Үбәр назлап алсу йөзеңне.
Шыпырт кына «Йоклыйсыңмы син бүген, юкмы анаңны cатыйм?!» — диеп
Таңга кадәр саклар үзеңне.

***
Шундый килә минем сине бүген
Бер кочаклап — назлап үбәсем.
Яннарына очып киләсем һәм
«Тыныч йокы бәгърем!» — диясем.

***
Йомры йомгак песием,
Йомшаккаем, тәтием.
Бит очыннан «әп» итәм,
Тыныч йокы Фәрештәм!!!

***
Өй артына ат бәйләдем
Тәрәзәңә типмәсен….
Юрганыңны ябынып ят
Җеннәр сөеп китмәсен!

***
Шушы назлы, жылы төндә,
Күктә йолдызлар янганда
Миннән сиңа тик бер теләк:
Мине уйлап тәмле йокла!
Елмай күбрәк!

***
Күктән звездочка упала
Һәм нашла себе урын,
Син да йокла дорогая,
Тәмле төшләр, матурым

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

***
..Ак…
Пак…
Якты…
Тәмле…
Назлы…
Саф…
Йомшак…
Җылы…
Матур төшлэр керсен сина буген!!!

***
Төннәрнең телим иң айлысын!
Төшләрнен иң татлысын!
Йолдызларның иң яктысы
Бүген бары синен өчен балкысын.

***
Күзен кысып тәрәзәдән карап тора миңа ай.
Җаным, әйдә, бергә йоклыйк, минем янга кил давай!
Тыныч йокы,тәмле төш!

***
Бит очларыңнан үбеп
Татлы төшләр телимче,
Керфекләрең арасыннан
Төшләреңә керимче.
Тыныч йокы, җимешем!

***
Серле төн йокыга күмсен,
Төшенә мәчеләр керсен!
Яласыннар битеңне,
Тырмасыннар күтеңне!
Иртән соңга калмасың…
Бүтән соңга калмассың…

***
Ночь җитте, пора всем спать
Дустым тебя ждет кровать.
Тизрәк глазки закрывай
Тыныч йокы җаныкай.

***
Матур гына кичләр җитте,
Күзләреңне йом дустым!
Матур төшләр күреп йокла,
Төннәрең тыныч булсын!!

***
Йокла, җаным, тәмле төшләр күреп,
Мин керермен синең төшеңә.
Йомшак итеп кочып, назлап үбәм
Тыныч йокы телим үзеңә!

***
Сандугачның моңлы тавышын тынлап,
Чишмә чыңын кушып җырыма
Йокың татлы, сихри булсын өчен
Тыныч йокы телим мин сина!

* * *
Тәмле йокы, җимешем,
Тыныч кына син йокла,
Мине искә алган чакта
Мендәреңне кочакла!

***
Көннәрең матур узамы
Алмы, гөлме эшләрең?
Кояшлымы иртәләрең,
Йолдызлымы кичләрең?

***
10 эшалун матур теләк
5 эшалун җылы сүз,
Җибәреп торам әлегә,
Күрешербез, бераз түз!

***
Сине сөям дип пышылдый,
Һәрбер язган теләгем;
Шушы юлларга өстәде
Һәр тибешен йөрәгем.

(Барлыгы 3 706 карау, бүген - 13 кеше)
@Mail.ru .