Татарча анекдотлар
* * *
Матбугат конференциясе бара. Президент һәм югары җитәкчеләр катнашлыгында илдәге тәртипсезлекләрне тикшерәләр. Бәхәсләр кызганнан кыза. Сәбәбе дә бар: анда кризис, монда җитешсезлек, тегендә – кимчелек… Кемнәрнедер сүгәләр, нәрсәгәдер зарланалар. Һәм залдан бер журналист президентка сорау бирә:
— Ә сез “балык башыннан чери” дигән мәкальгә ничек карыйсыз?
Президент залга күз йөгертеп ала да елмаеп куя:
— Балык чынлап та башыннан чери. Ләкин аны койрыгыннан тазарта башлыйлар.
* * *
— Эй, рус, здавайс! — дип кычкыра әфган оппозиционеры.
Тынлык.
— Эй, рус, здавайс!
Тынлык.
— Эй, рус, здавайс!
Таш артыннан бер татар чыга:
— Руслар юк монда. Мин кирәкме соң?
* * *
Укытучы үзен тилегә исәпләгән балаларга басарга тәкъдим итә. Сыйныф бер мәлгә тын кала. Тирә-ягына карана-карана бер малай торып баса. Укытучы аңа кызганулы караш ташлый:
— Син үзеңне чынлап та тиле дип уйлыйсыңмы?
— Юк, уйламыйм. Уңайсызландым гына, берүзегез басып торасыз ич.
* * *
— Ой, сез бүген шундый чибәр.
— Сез бөтен матур кызларгада шулай дәшәсезме?
— Юк, матур кызларга башкача эндәшәм.
* * *
— Ало, Гали Галиевичны телефонга мөмкинме?
— Ммм-мөмкин. Тик ул әле аа-аз гына үзендәә-ә түгел.
— Ничек инде?
— А-аз гына-аа миндә.
* * *
Адәм иртән уянып китсә, бер кабыргасы да юк.
— Нәрсә булды? Нишләттең син мине?
— Үзең кичә исерек баштан кызлар таптырдың ич.
* * *
— Син кемне күбрәк тыңлыйсың, әниеңнеме, әтиеңнеме?
— Әнине инде.
— Нишләп алай, син бит малай кеше.
— Әни күбрәк сөйли бит.
* * *
— Кәккүк, кәккүк! Минем күпме гомерем калган?
— Кәк
— Ник шулай а…
* * *
Бер мужик мылтык тотып урам буеннан килә. Аңа танышы очрый.
— Кая киттең болай?
— Кайнәменең туган көненә. Менә, бүләккә алка да алдым.
— Ә ник мылтык күтәрдең?
— Колагын тишәргә.
* * *
Бер ханым таксида кайтып бара һәм кинәт кәшилүге югалганлыгын абайлый.
— Гафу итегез, минем акчам юк. Кәшилүгемне урлаганнар.
Таксист кинәт борыла да шәһәр читендәге урман аланына килеп туктый. Машинадан чыгып җиргә җәймә җәя. Моны күреп торган ханымны йөрәге табан астына төшә:
— Сез нәрсә?!. Минем бит өч балам бар.
— Ә минем кырык куяным бар. Әйдә, үлән йолкы.
* * *
— Җаным, ә туган көнемә син нәрсә бүләк итәрсең?
— Әнә, теге мерседесны күрәсеңме?
— Ой, җаным, күрәм, әлбәттә!
— Нәкъ шул төстәге колготки бүләк итәм.