kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ташлады

(хатын-кыз монологы)

(Елый) Ой. Ирем минем… Ул да шулай җырлый торган иде… Ничә еллар буе бергә яшәгән идек… Һәм менә… Ташлады… Сәбсим ташлады… Бөтенләйгә… (Елавыннан туктый) Нәрсә, мине ташлаган икән дип уйлыйсыз мени?! Ташларсың мине! Эчүен ташлады, юньсез. Яңа елда да эчми, туган көнендә дә, мунча көнендә дә.

Элек тә бәйрәмдә генә эчә иде инде. Һәм мунча көнендә. Иртән тору белән сорый торган иде:«Хатын, бүген безнең нинди бәйрәм әле? Ә-ә-ә, бәйрәм түгел мени?! Алайса, мин мунчага киттем…»
Хәзер бөтенләй эчми. Качып кына да эчми ичмасам. Әле күптән түгел генә милициядән килделәр. Сагынганнар бахырны. Кабат очрашудан өмет өзәселәре килми: «Бәлки, ул качып кына келәй исни торгандыр»—диләр.

Һәм иң аламасы — кинәт кенә ташлады — алдан кисәтүсез-нисез. Кибеттән кайтып киләм, тукталышта көтеп тора. «Бир сумкаңны күтәрешим»— ди. Һушым китте. Я бу акылдан шашкан, мәйтәм, я сөяркәсе бар. Минем бер сумкада гына егерме кило бәрәңге, ә аның гомере буена ике йөз граммнан артыкны күтәргәне юк. Ну, мин аңа әйбәтләп әйтеп карыйм. Бир сумканы, мәйтәм, кеше карап тора бит… Гарьлек бит, мәйтәм. Соң үзегез дә беләсез бит инде, ирең сиңа үз теләге белән ярдәм итсен өчен аны күпме тәпәләргә кирәк! Соңгы вакытта сиңа чәнти бармак белән дә тигән юк бит, мәйтәм. Нигә кеше арасында оятка калдырасың? Әнә, күршенең ире! Ләх исерек, ә кер юу машинасын үзе күтәрмәгән! Башы эшли, шлангысына гына тотынып бара.

Бер карасаң, ирнең эчмәве әйбәт инде ул. Әйтик, аны келәм кагарга чыгарып була. Элек бит келәм кагарга чыгарсаң, дуслары аны шул келәмгә төреп алып кертә торганнар иде. Таракан агулыйм дисәң, дихлофос — урынында тора. Ванна юыйм дисәң — «трояр».
Хәзер бик сүгенми дә. Ә элек!.. Авылга кайтып кунак булгач, бер сүгенеп җибәрсә… колагың гына түгел, урмандагы гөмбәләр шиңә иде. Сыерларның сөте ачып чыга торган иде. Җиленендә килеш. Ә хәзер… Хәзер бозауламаган таналарны да «туташ» дип кенә йөртә.

Бер карасаң, рәхәт тә. Ләкин проблемасы да күп бит! Ашарга тәмле пешерергә кирәк.
Ә элек краннан су гына эчә дә… үзенең мухоморканалын тарта да… «Тавык шулпасы бик тәмле булды. Рәхмәт.» — дип йокларга да ята торган иде. Бер мәлне шулай зарланган була, бахыр: «Нинди май алдың син?! Балык мае мени? Тәрәзә төбендә? Өченче тапкыр ипигә ягып ашыйм инде, скипидар тәме генә килә» — ди. Тәрәзә төбенә барып карасам!.. Анда бит май түгел, анда — кер сабыны.

Элек кем очраса, шуның туганы булып, ләх исереп һәм пычранып кайта торган иде. Хәзер… Хәзер пөхтә генә йөри. Киемен көн дә юарга кирәк. Хәтта чәчәкләр күтәреп кайта! Хәтта табак-савытны юа, хәтта ашарга әзерли!
Юньсез!.. Туйганчы ачуыңны да чыгарып булмый бит үзендә. Рәхәтләнеп тиргәп тә, талашып та булмый. Ял итеп булмый, димәк, расслабиться итеп булмый. Стресс… Ун килога ябыктым хәзер.
Маникюр эшләргә, мода буенча киенергә куша. Нәрсә, миңа хәзер ел саен парикмахерскийга йөрергә что ли?! Мин шуның өчен кияүгә чыктым мени?!

Аннан соң, хәзер аны көнләргә дә туры килә. Бик фигуристый кеше түгел, канишны. Без, хатыннар, озынны яратабыз бит инде. Озын буйлыны. Ә аның буе түбәтәе белән бергә метр ярым тирәсе генә. Ну, түбәтәе шәп инде аның. Специально үзе өчен тегелгән түбәтәй. Ул аны егерме сантиметрга озынрак итеп күрсәтә. Шулаен шулай да, аннан соң бит әле икенче төрле хатыннар да бар, алар ирләрнең формасын түгел, ә эчтәлеген ярата…

Хәзер акыллы булырга омтыла. Китап укый башлады. Моңа кадәр үзебезнең өйдә булганы булмагач, балалардан урлап укый. Бер китапны укып та бетерде инде. Ярты елда. «Әлифба»ны. Хәзер икенче китапка ябеште. «Горький мать» дип атала.

Элек мине ничек бармын, шулай кабул итә торган иде. Үзен тиргәвемне дә дәшми-тынмый гына, радио тыңлаган кебек кенә тыңлый иде. Ә хәзер… Хәзер аңа тупас сүз әйтеп кара! Бер генә карап ала… Бер генә карап ала да, тагын бер карап куя. Шуннан уйлана башлыйсың… Бәлки, безгә дә, хатыннарга да, карашларыбызны үзгәртергә, киң күңеллерәк, якты хислерәк булырга кирәктер, дисең. Һәм үзең дә сизмәстән үзгәрә башлыйсың, һәм аны яратуыңы аңлыйсың. Яратуыңны! Йөз процент белән!

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 66 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .