kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Илем. Телем. Көнем.

Үзең утырган ботакны кисү

Республикада дәүләт телен укытуга каршы русларның кинәт кенә күбәеп китүе беркадәр сәер тоела. РФ белән шартнамә озайтылмаган өчен дә сөенүчеләре, мондый килешүгә каршылык белдерүчеләре хәтсез булган иде бугай. «Татарстан — аерым дәүләт түгел, үзе өчен махсус шартлар таләп итәргә хакы юк. Бөтен төбәкләр дә бертигез шартларда булырга тиеш!» — дип пыр туздылар.
Менә монсын берничек тә аңлап булмый. Әлбәттә, милли хисләр булуы — әйбәт, үзеңне бөек милләт вәкиле итеп тоеп башкаларны мыскылларга тырышу да… ну, монсын да аңлап була… Ләкин Татарстанга аерым шартлар тудырылуына каршы төшү… Үзең яшәгән Татарстан ич ул! Бу инде чикләнгәнлекнең коллыктан һәм сантыйлыктан да авыррак формасы сыман тоела.
Үзең утырган ботакны үзең кисү дигән әйтем бар. Татарстандагы рус шовинистларының кыланмышы шушы әйтемгә туры килә.
Мин РФ буйлап күп сәяхәт итәм. Башка өлкәләрдә, республикаларда булам. Казан кебек шәһәр беркайда юк. Ул европа шәһәрләре кебек әллә кайдан балкып тора. Матур да, чиста да, уңайлы да. Урамнары — ремонт, йортлары буяу күрмәгән башкалалар бар. Исемнәрен санап тормыйм. Өлкә үзәге, әйтик, шулай булгач, аның төпкелдәге шәһәрләре нинди була инде? Авыллары нинди? Кайчагында мин: «Бер Россиядә дә шулай төрлечә яшәп була икән!» — дип аптырыйм да. Бу җәһәттән Татарстан башкалардан күпкә аерылып тора. Әйбәтлеге белән. Үзеңнең шушы республикадан икәнеңне белсәләр, шундук хөрмәтләре арта. «О, сезнең бит анда!..» — дип тезеп китәләр. Кем төзелешнең алга киткәнлеген әйтә, кем авыл хуҗалыгында шартларның яхшырак булуын, кем — иҗат, кем технологияләр мәсәләсендәге хөрлекләрне.
Һәм чынлап та шулай. Россиядәге өлкәләр һәм республикалар арасында Татарстан чынлап та бар җәһәттән үрнәк булырлык. Мин монда һәртөрле статистика, саннар китереп тормыйм. Хәзер интернет заманы — теләсәгез, үзегез эзләп табыгыз. Башка тарафларда йөргәнегез булса, статистикасыз да килешерсез. Гаделлек өчен Башкортостанны да искә алып китәргә мөмкин. Әлбәттә, Уфа — Казан, ә Башкортостан — Татарстан түгел. Ләкин Россиянең бүтән төбәкләре белән чагыштырганда, ул да үрнәк булырлык.
Ник алай соң?
Әлбәттә, монда: «Без бит татарлар, без булдырабыз!» — дип мактанасы килеп тора. Ләкин Самарада да, Саратовта да, Оренбургта да, Чиләбедә дә — татарлар. Россия борыңгы татар дәүләтләре биләмәсендә урнашкан бит, кайда карасаң да — татар. Димәк, эш монда аз гына башка нәрсәдә. Нәрсәдә соң?
Чөнки үз мәсләген тоткан республика булу — уен эш түгел. Ул безнең җитәкчеләргә Россия хөкүмәте белән Татарстан мәнфәгатьләрен дә кайгыртып сөйләшү мөмкинлеге бирә. Республиканың статусы — аның бүгенге һәм киләчәктәге үсеше өчен төп нигез ул. Монда сүз милли хисләр турында гына бармый. Татарстанның аерым статусы, аның тулы канлы дәүләт булырга омтылуы иктисади яктан үсү өчен дә хәлиткеч нигез. Һәм ул бүгенге Россиядә иң алга киткән төбәкләрнең берсе икән, бу фәкать аның Республика булуыннан. Ә Россия белән Татарстан арасында төзелгән Килешү шушы статусны саклаучы да, ныгытучы да. Икенче төрле әйтсәк, ул Татарстанның Россия белән мөнәсәбәтләрендә кечкенә бер таяну ноктасы.
Әлбәттә, Татарстанда руслар да яши. Эшлиләр, салым түлиләр. Хокуклары да, мөмкинлекләре дә, бурычлары да тигез. Һәм шушы мөстәкыйль «Татарстан Республикасы» дигән статус нәтиҗәсендә, аларның да тормышлары Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләренекенә караганда күпкә яхшырак. Туксанынчы елларда татарлар мәйданнарга чыгып, пыр тузып яулап алган мөмкинлекләр белән рус шовинистлары да бар тулылыгында бик рәхәтләнеп файдалана. Татарстан республикасында түгел, ә, әйтик… Казан губернясында яшәсәләр ничек булыр иде икән? Татар телен укымаслар иде, әлбәттә… Ләкин мондый Казан аларның төшенә дә кермәс иде. Кайбер өлкәләрдәге кебек пычрак, ярым җимерек йортларда яшәсәләр, яргаланып беткән шәһәр урамнарыннан дыкылдап йөрсәләр, шовинистик хисләре тиз коелып бетәр иде.
Шуңа күрә, мин рус шовинистларының Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамә озайтылмаганга сөенүләрен аңлый алмыйм. «Татар теле мәҗбүри укытыла» — дип ТР-ның дәүләт теленә каршы шикаять яудыруларын да аңламыйм. Сез нәрсә, үзегез яшәгән җирнең республика булуын теләмисезме? Аның бүтән төбәкләр белән чагыштырганда алгарак китүе, яхшырак шартларда яшәве ошамыймы?
Әгәр сез барлык төбәкләрнең дә тигез дәрәҗәдә булуын телисез икән, рәхим итегез — артта калган өлкәләрне икътисади, мәдәни, һ.б. яктан Татартстан дәрәҗәсенә җиткерегез. Читтән торып эшләргә дә, шул якларга күченеп китәргә дә мөмкинсез.
Тик беркем дә җиң сызганырга ашыкмый. Димәк, максатлары Россиянең артта калган өлкәләрен күтәрү түгел, ә алга киткән Татарстан Республикасын шул төбәкләр дәрәҗәсенә төшерү булып чыга. Югыйсә, «Татарстан — аерым дәүләт түгел, үзе өчен махсус шартлар таләп итәргә хакы юк. Бөтен төбәкләр дә бертигез шартларда булырга тиеш!» — дигән сүзне ничек аңларга?

Телем — телем-телем…

Үземне рус ата-анасы урынына куеп карыйм. Сез дә куеп карагыз. Бер генә мизгелгә шундый хәлне күз алдына китерегез әле. Сезнең балагыз мәктәпкә бара һәм анда бөтен фәннәрне дә татар телендә укый. Туган телендә түгел, ә чит телдә. Бөтен фәннәрдән дә имтиханны ул татарча тапшыра. Вузга барса да русча укый алмый — бөтен вузлар да татар телендә. Рус теле бөтен мәктәпләрдә дә фән буларак кына укытыла. Һәм татар ата-аналары моңа да каршы төшә: рус теле татар теле белән бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш түгел, югыйсә безнең балаларыбыз надан кала, ди.
Сез, хөрмәтле рус ата-аналары, шундый хәлне күз алдына китерә аласызмы?
Ә татар шушы хәлгә куелган. Ул бөтен фәннәрне дә русча укырга мәҗбүр ителгән. Мәктәптә дә, югары уку йортларында да үз телендә укудан мәхрүм. Аның сайлау ирке юк. Сайлау ирке юк икән, бу — мәҗбүр ителү. Менә шундый шартларда руслар түгел, ә татарлар: «Ник безнең балаларыбыз үз телендә укудан мәхрүм? Бу бит РФ Конституциясен бозу була» — дип шикаять язарга тиеш иде бит. Язучылар да булды бугай. Тик аларны беркем дә ишетергә теләмәде. Бу ил хакимияте бер генә милләтне ишетергә сәләтлеме әллә?
Моңа җавап итеп гадәттә: «Татар теле белән бер кайда да барып булмый, ә рус теле киң таралган, ул Россиядә милләт-ара аралашу теле» — диләр. Төрле тыюлар, басымнар һәм хәйләләүләр белән татар телен гасырлар буена рәсми, фәнни, иҗтимагый өлкәләрдән кысрыклап чыгарганга күрә, аның куллану даирәсе тарайган бит инде. Бүген аның «дәүләт теле» дигән статусын да гамәлдән чыгарырга тырышалар. Димәк, куллану даирәсен тагы да ныграк тарайтырга. Татарлар үзләре үк: «Безнең тел нигә кирәк инде, аның белән кайда барып була» — дип әйтерлек булсын дип тырышалар бугай.
Татар теле белән бөтен җиргә дә барып була. Аны бөтен төрки дөньясы аңлый һәм бу җәһәттән ул Россиядән чыгу белән үк әһәмиятен югалтучы рус теленнән дә беркадәр отышлырак хәлдә. Бары тик Россия Федерациясендә рус теле бөтен милләтләргә дә көчләп тагылганга күрә генә, бүтән телләрнең әһәмияте юк кебек тоела. Бу иллюзия. Татар телен белмәгән килеш хәтта рус тарихын да нигезле өйрәнү авыр. Рус халкының ким дигәндә ике гасырлык тарихы — татар белән бәйле, һәм ул — татар язмаларында, татар чыганакларында. Һәм Россия тарихында тирән эз калдырган бик күп каһарманнарның да татар булуын онытмыйк.
Хәтта «беркайда барып булмый», «бернигә дә кирәкми» дигән сәбәп тә дәүләт телен өйрәнүдән баш тарту өчен аргумент була алмый. Әйтик, мин татар авылында туганмын һәм гомерем буена шушы җирдә калып дөнья көтәргә (яки чит илгә, мәсәлән, Төркиягә чыгып китәргә) телим икән, рус телен өйрәнүдән баш тартырга тиешменме? Дәүләт теле өйрәнелергә тиеш. Һәм аны «кайда барып була» дигән максаттан чыгып түгел, ә дәүләтнең бөтенлеген һәм тотырыклылыгын саклау өчен өйрәнәләр. Әллә шулай түгелме?
Әгәр без телләрне «бу тел нигә кирәк, аның белән кайда барып була» дигән исәптән чыгып өйрәнәбез икән… Алай булса, без балаларыбызны иңглиз телендә укытыйк. Ул рус теленнән дә ныграк таралган, ул дөньякүләм аралашу теле. Фәннәрне иңглизчә үзләштергән балаларыгыз дөньяның теләсә кайсы вузында укып, теләсә-кайсы илдә эшли алыр. Бөтен фәннәрне дә инглизчә укытыйк та «туган тел» дәресләрен сайлау мөмкинлеге бирик. Руслар — рус телен, татарлар — татар телен өйрәнсен. Әгәр Россия җитәкчелеге милләтләрнең РФ Конституциясендә язылган хокукларын тәэмин итә алмый икән, бу гадел юл булачак.
Әгәр балаларны милләт буенча бүлгәләү ихтыяҗы бар икән, чынлап та сайлау мөмкинлеге бирергә була. Руслар — рус мәктәбендә, татарлар татар мәктәбендә укысын. Бу очракта татарлар бөтен фәннәрне дә үз телендә үзләштерү һәм югары уку йортларында үз телендә белем алу, аннан соң үз телендә эшләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Дәүләт безгә моны гарантияли аламы? Ала, әлбәттә! Ләкин ул моны телиме?
Ике милләтне тигез шартларда дип күз алдына китерү дә Россия Федерациясендә гайре табигый хәл кебек тоела. Шулай булырга тиешме ул?

Дуслык — шартлы төшенчә?

Без еш кына: «Татарстанда милләтләр бертугандай дус, тату яши,» — дип мактанырга яратабыз. Татарга каршы мәсьәләләр кузгатылмаган чакта, бу чынлап та шулай.
Ләкин Мәскәү тарафыннан татарлар хокукын кысуга омтылыш сизелә башлау белән әлеге «бертугандай дуслык» әллә нишләп кала. Ниндидер астыртын тантана, «әһә, сезгә күптән шулай кирәк иде» — дигән карашлар өстенлек ала башлый. Кемнәрдер ачыктан-ачык дошманлык күрсәтергә тотына. Әлегә сүздә генә, социаль челтәрләрдә, төрле чатларда гына. Ләкин христианның «Сначало было слово» — дигәнен исәпкә алсаң, сүздән эшкә күчү өчен әлләни таләп ителмәвен аңлыйсың.
Югыйсә, бер илдә дус булып яшәгәч, бер-берең өчен терәк булырга кирәк иде бит. «Татарстан — республика, дәүләт. Аның закон буенча расланган дәүләт теле һәм шул дәүләт телен закон нигезендә укытуга тулы хакы бар!» — дигән сүзне Татарстанда яшәгән берәр рус кешесе әйтә аламы? Яки Мәскәүдә яшәгән? Объективлык өчен генә булса да. Әйтә ала, әлбәттә. Тик беркем дә дәшми.
Ә минем алардан нәрсәдер көтәргә хакым бар. Россия үз чорында күп сугышлар күргән. Һәм аны яклап һәр очракта да бөтен татар күтәрелгән. Икенче бөтендөнья сугышында да. Россияне, русны яклап һәләк булганнар, гарипләнгәннәр. Хәтта татар өчен аерым шартлар тәкъдим ителгәндә дә баш тартканнар, русны сатмаганнар. Җәлил шуның ачык бер мисалы. Россияне яклап һәлак булган татар каһарманнарын мин күпләп саный алам. Ә Татарстанны яклап нәрсәдер эшләгән русларны саный башласаң… әлләни майтарып булмый… Гафу итегез, бәлки мин генә надандыр… Бәлки, сез аларны күпләп беләсездер?
Бүген дә, Татарстан һәм татар язмышы киеренкелек кичергәндә, руслар дәшми. Татарга пычрак яудыручы милләттәшләренә каршы төшүче дә күренми.
Аларның яклашуы ник кирәк соң сиңа диләр. Кирәк! Бөтен рус та шовинист түгелдер бит инде, бөтенесе дә татарның һәм татар теленең юкка чыгуын теләмидер? Әллә телиләрме? Шушы шиктән котылу өчен һичьюгы бер абруйлы русның үз милләттәшләренә карап: «Туктагыз әле, туганнар, сез бит ялгышасыз…» — диюе кирәк. Һәм аны ишетүче, күтәреп алучы русларның булуы кирәк. Әллә мин, бик югары чиновниклардан алып гади генә күршеләремә кадәр, һәрбер урыс кешесенә минем телемне һәм милләтемне юкка чыгарырга тырышучы дошман итеп карарга тиешменме?
Чынбарлык шундый түгелдер бит инде?
* * *
Шулай да мин бүгенге вәзгыятьнең бары тик ата-аналар теләгеннән генә кубарылып чыгуына ышана алмыйм. Чөнки ата-аналар һәм балалар өчен күпкә әһәмиятлерәк ихтыяҗларның да бу кадәр үк киң яңгыраш ала алганы юк иде. Ниндидер яшерен көчләрнең кулы уйныйдыр, бу бик күптән һәм озакка исәпләнеп әзерләнгән гамәлдер кебек тоела. Кичә-бүген генә башланмады бит инде. Эзмә-эзлекле рәвештә барды. Хәтта татар теленнән баш тартсак та, хәлләр моның белән генә чикләнмәс кебек.
Һәм бүген үзләрен бик хәтәр итеп, «бөек милләтнең лаеклы вәкилләре» итеп тойсалар да, рус шовинистлары да әлләкем түгел, алар бары тик сәяси уеннар өчен файдаланылучы пешкалар гына. Пешкалар уен барышында ватылмаса да, кирәге беткәч, барыбер чүплеккә ташлана. Революционерлар революция ясау өчен генә кирәк. Тиешле көчләр тәхеткә килгәч, аларны атып-сатып-утыртып бетерәләр.
Милләтләр тату яши ала. Ләкин берсен кысрыклап, берсенә өстенлекләр биреп, аларны сәясәтчеләр дошманлаштыра. Шуның аркасында төрле низаглар, канкоешлар килеп чыга. Әгәр бу мәсьәләне дә кискенләштерәбез икән, ул кайчан да бер шартлаячак. Ләкин сәясәтчеләр өчен бу мөһим түгел. Алар үзләре дә, якыннары да канкоешлардан ерак булачак. Аларга халык язмышы түгел, ә үзләренең хакимлеген саклап калу мөһим.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 91 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .